Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Авыр еллар хатирәсе, Газинурлар, Мусалар булырмы...

Авыр еллар дигәндә, сугыш чорын гына күз алдында тотмыйм мин. Чөнки 1930нчы еллар да рәхәтләрдән булмады. Әле 1950 елларга кадәр ипигә туймадык дисәк тә була.

Бүгенгедәй хәтеремдә, 1938 елны хатын-кызларны «утау» дигән хезмәт белән иза чиктерделәр. 7-8 яшьлек кыз бала булсам да, еш кына басуга мине дә ияртәләр. Иң үзәккә үткәне – тары җирен утау иде дип истә калган. Ял иткәндә әниләр чыш-пыш кына, без ишетмәсен дип, дөнья яңалыкларын сөйләшәләр.
Өстебездән ямаулы кием төшәргә өлгермәде, күпләрне тол, әтисез калдырган сугыш башланды. Сугыш темасына бик күп язылды. Минем бер генә нәрсәне искә алып китәсе килә. Берәү истәлекләрендә «Бабай үзе теләп сугышка китте, хәрби комиссариатка гариза язганда «за Ленина, за Сталина» дип язган дип сөйли. Чынлыкта «за Ленина» дип язучылар булдымы икән?.. «За Родину, за Сталина, за Победу» дип язалар иде – анысы дөрес. Бу сүзләр язылган хатлар югалмый, нинди телдә язылган булса да цензура үтә иде.
Совет чорында патриотизм бик көчле булды. «Туган ил өчен» дигән лозунг буш сүзләр генә булмады. Ә хәзер калдымы илебездә чын патриотлар?.. Гаделлек булмаган җирдә ватанпәрвәрлек булырмы икән, шикләнәм. Авыр эштә хезмәт куеп, тиеннәр алучылар яки пенсия тиеннәрен ай буенча сузучыларны купшы сүзләр белән кызыктырып булмый инде хәзер.
Ә иң күңелне борчыганы – яшьләрне бала табарга кызыктыралар. Ничек таба ул аны, әтисезме, никахтамы, гаиләсендә бар да яхшымы, үзе сәламәтме – монысы барыбер. Соңрак ДНК ясап, әтисен эзлиләр. Сыер дәрәҗәсенә төшерделәр бит хатын-кызларны. Имештер, илебездә елдан-ел эшче көчләр кими. Эш кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Шулай ук авылларны да яңадан торгызу өчен бар көчне куярга. Авылны бетерергә тырышмасалар, авыл халкы шәһәргә агылмас иде.
Без эшләгән елларны балаларга дөрес тәрбия бирдек. Илебезне, халкыбызны яратырга, эш сөяргә өйрәттек. Олыны – олы, кечене кече итсеннәр дип тырыштык. Ә хәзер иле өчен гомерен бирергә әзер торган Газинурлар, Мусалар, Матросовлар табылырмы?..

Саимә Сөләйманова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X