Туган як

Авылым мәзәкләре

Әпитит начар Гомерләре буе күрше булып яшәгән, 75 яшьләрен тутырган Минзакир белән Сираҗетдин абыйлар кичлә-рен капка төбендә утыралар иде. Бер көнне - берсенең капка төбендә, икенче көнне икенчесенекендә дөнья хәл-ләрен сөйләшәләр, хәл-әхвәл белешәләр, авылдашларын «барлыйлар». Берсендә Минзакир абый болай дип сүз башлый: - Сираҗ, кордаш, сәламәт-лек бетә башлады бит әле....

Әпитит начар
Гомерләре буе күрше булып яшәгән, 75 яшьләрен тутырган Минзакир белән Сираҗетдин абыйлар кичлә-рен капка төбендә утыралар иде. Бер көнне - берсенең капка төбендә, икенче көнне икенчесенекендә дөнья хәл-ләрен сөйләшәләр, хәл-әхвәл белешәләр, авылдашларын «барлыйлар». Берсендә Минзакир абый болай дип сүз башлый:
- Сираҗ, кордаш, сәламәт-лек бетә башлады бит әле. Ыһы! Әпитит начар, ашау үтми...
- Әле ару күренәсең бит, ашый алмаганга охшамагансың.
- Әй, кордаш! Өч литр сөт белән биш-алты таба кабартма, бер-ике өем коймак ашау - ашау мени инде ул? Гомумән, таба ашы - аш түгел, дип уйлыйм мин...
- Әй, күрше, үземдә дә шул ук хәл. Ашау анысы вак мәсьәлә, чурт с ним! Мине икенче нәрсә борчый. Хәтерлисеңме, әрмиядә вакытта безгә ак, түгәрәк төймә, дару бирәләр иде. Ну инде, марҗалар янына йөрмәсеннәр дип. Менә шулар хәзер действовать итә башлады, ахры. Марҗага түгел, әбигә дә борылып карыйсы килми. Шуңа борчылып, төн йокыларым качты, - дип хәсрәте белән уртаклашкан Сираҗетдин абый да.
«Алмый бит, җизни...»
Авылдашым Нигъмәт абыйның әтисе Гариф бик оста гармунчы иде. Ул авылның бер башында уйнаса, икенче башында уйнавыннан танып: «Әнә, Гариф кайтып килә», - ди торганнар иде. Аның таланты улына да күчкәндер, күрәсең, Нигъмәт абый да җырга, моңга әвәс кеше. Кашык кагып, идәнгә тибә-тибә такмак әйтә, шул арада көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат итә. Кыскасы, «Ложкари» ансамблен берүзе алыштыра торган, кемнең исеме теленә килсә, шуңа атап җыр чыгара торган иде.
Мөнирә, Мөнирә,
Мөнирә сөяк кимерә.
Староста өйдә микән,
Кызлар идән җимерә!
Шуңа күрәдер инде, авылда бер генә туй, мәҗлес тә ансыз үтми. Ак фитр итекләрен акбур белән агартып (ул заманда фитр итек модада иде), башын горур күтәреп урамнан узуы әле дә күз алдында тора.
Бервакыт, бу үзешчән артистны олы апасының улының туена чакыралар. Якын туганы буларак, туйга иртәрәк килеп, кунаклар килгәнче, бераз тамак чылатып алырга була Нигъмәт абый. Туй алдыннан, гадәттәгечә, ыгы-зыгы - барысы да табын кора, ашарга әзерли. Моңа салып бирүче юк. Көтеп утыра торгач, түземлеге бетә моның. Шул тирәдә кайнашкан җизнәсенә: «Җизни, берәр «стопка» салып бир әле. Бик каты башым авырта, туйда утыра алмам, ахрысы», - ди. Артистны туйдан җибәреп булмый бит инде. Җизни кеше салып бирә дә, үз эше белән шөгыльләнә башлый. Нигъмәт абыйга әллә аз тоела, ул елларда күбрәк самогон кулланалар иде бит, әллә градусы җитеп бетми, тагын җизнәсен чакыра: «Ну, җизни, алмый бит бу гына! Алмый! Сал тагын берне!». Ачуы чыккан җизни кеше шешәсе белән самогонны кулына тоттыра да, тозлап-борычлап берничә сүз әйтеп чыгып китә. Кунаклар килә башлаганда, Нигъмәт абзый: «Алды бит җизни, тәки алды», - дип, өстәл астына шуып төшеп китә. Туй ансыз үтә. Кунаклар җырлашып утырганда, безнең «ложкарь», мич арасында рәхәтләнеп гырлап йоклый. Шул туйдан соң, аракы җитмәсә, авылның салгаларга ярата торган ир-атлары арасында: «Алмый бит, җизни! Алмый!», - дигән әйтем барлыкка килде.
Бияләйме, суганмы?
Гомере буе склад мөдире булып эшләгән Салихҗан абзый эштән бер төргәк бияләйләр «чәлдереп» алып кайта. Хатыны Галиянең кулына тоттыра да, кисәтеп: «Кара аны, берүк кешегә күрсәтмә! Бу рукавицалар - неучтенный товар», - ди ул урысчалатып.
Икенче көнне ире эшкә китүгә, шуны гына көтеп торган диярсең, боларга күршеләре, рус хатыны килеп керә. Исәнлек-саулык сорашкач, үзенең гозерен белдерә: «Галя! Дай, пожалуйста, пару луковиц». Урысчасы да, ишетүе дә чамалы булган хатынның күңеленә «корт керә». Ире алдагы көнне генә алып кайткан «рукавица»ны инде сорап та кергән күршесе! Аптырап, Галия бер пар бияләйне чыгарып тоттыра күршесенә. «Спасибо, конечно, ну дай, пожалуйста, пару луковиц», - дип кабат сорый күршесе. Иренә дә сорый инде, дип тагын бер пар бияләй алып чыгып бирә Галия, тәмам аптырап.
- Нет, Галя! Мне в суп надо класть, - дип кулларын бутап тәкърарлый икән күрше хатыны. Ниһаять, Галия апа күршесенең гозерен аңлап, суган чыгарып бирә дә, бер-берсен аңлауларына шатланып, рәхәтләнеп көлә хатыннар. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: