Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Авылда рәхәт ул, ял итәргә генә кайтсаң...

Җәйнең кызу чагы иде. Шәһәр стеналарыннан, юлдагы кызып эри башлаган асфальттан бөркелгән кайнар һаваны сулап, ашыга-ашыга барганда, ике хатын-кызның сөйләшүе колакка чалынды. «И-и, әйтмә дә инде. Бик авыр шәһәрдә яшәве. Акчаны җиткереп булмый. Сөт тә алган юк бу арада. Әнә, ичмасам, авыл халкы итен-каймагын ашап, рәхәтләнеп ята табигать кочагында». Янында...

Җәйнең кызу чагы иде. Шәһәр стеналарыннан, юлдагы кызып эри башлаган асфальттан бөркелгән кайнар һаваны сулап, ашыга-ашыга барганда, ике хатын-кызның сөйләшүе колакка чалынды. «И-и, әйтмә дә инде. Бик авыр шәһәрдә яшәве. Акчаны җиткереп булмый. Сөт тә алган юк бу арада. Әнә, ичмасам, авыл халкы итен-каймагын ашап, рәхәтләнеп ята табигать кочагында». Янында торучысы нәрсә дип җавап биргәндер, ишетмәдем. Һәрхәлдә, авыл кешесен яклагандыр дип әйтә алмыйм, ул да шәһәрдә яшәүче бер «мескен» бит. Ирен читем белән көлемсерәп: «Алып кайтырга иде сезне авылга берәр атнага. Күрер идегез анда ничек рәхәт яшәгәннәрен» дип уйлап куйдым...

Әйе, «җиңел яши» авыл кешесе. Интегеп иртәнге җидегә кадәр йоклап ятмый, таң әтәчләре белән тора. Шәһәрдә яшәүче затташлары мыш-мыш килеп, җылы урын өстендә йоклап ятканда, авыл хатын-кызы сыерларын сава, аларны көтүгә озата, сарык-ларын су буена куып төшерә, тавык-чебешләргә җим болгата, этне ашата... Һәм бу һәркөн шулай. «Хөкүмәттәге кебек шимбә, якшәмбе яллары да юк бит ичмасам сезнең» дип әниемә әйткәч, чын күңеленнән көлгән иде ул. Җитмәсә, йорт хайваннары нинди ел фасылы булуына карамастан - җәйме ул, кышмы - туктаусыз ашарга сорый.
Әниемне нык кызгансам да, хатын-кызның утызга да җитмичә кул-аяк сызлавы, бил авыртуына зарланганын бик яхшы белгәнгә, сыер саварга өйрәнмәдем. Берничә мәртәбә каты имчәкләрне тартып карадым-каравын, тик күпме генә кыссам да, бер тамчы да сөт чыкмады. Югыйсә, кечкенәдән тирес түгеп, таш ташып үскән куллар инде. Ә бит әнием ничә еллар буе ике сыер сава. Шәһәр кешесе боларны күз алдына китерә аламы икән?
Авыл кешеләре язын бил бөгеп бакчаларын, ишегалларын чүптән чистарта, бакчаларын казый, яшелчә утырта. Май аеннан исә олы-олы бәрәңге бакчаларында кайнаша башлый: бәрәңге утырта. И-и, ул бәрәңге бакчасы турында яза башласаң, үзе бер китап чыгарырлык (шәт, кайбер шәһәр кешеләре үзләре дә белә моның нинди зур хезмәт икәнен).
Хәтерлим, бәрәңгене утыртып җиңел сулап куярга да өлгермисең, атаң-анаң, энең-сеңлең - кыскасы, өйдә кем бар, җыйнаулашып, тырма тотып бакчаның вак чүпләрен тырмаларга чыгып китәсең. Ул чүп үләне бик әрсез нәрсә, атна да үтми, бакчада инде «матик» тотып эшләүчеләр күренә башлый. Ике-өч көн үтү белән тагын «күңелле» яңалык: мал чөгендере тишелгән, шуны сирәкләргә, чүбен утарга кирәк. Язуы гына җиңел, аяклар авыртуы түзә алмаслык булганда, кайвакыт, «Булды, туйдым, сыерлар үзләре чыгып сирәкләсен чөгендерне», дип сүгенгән чакларым аз булмады...
Бәрәңге баш калкыта башлау белән, безгә «Америка кунагы» - колорадо коңгызы килеп төшә. Димәк, агу сибәргә вакыт җиткән дигән сүз. Кем ничек булдыра ала, шуның белән коралланып (агач себеркесе, агу сиптергеч), колорадога каршы көрәш башлый. Озак та үтми, бәрәңгене икенче катка эшкәртү, рәт араларына туфрак өю, ә соңыннан эре чүпләрдән арындыру процесслары чиратка тезелә. Әле алар арасында кызу печән өсте дә бар.
Печән чабуда, элек-электән, хатын-кыз да ирләрдән калышмый. Әтием мине: «Кызым, әниеңнән үрнәк ал. Берәр авылга килен булып төшсәң, кирәге чыгар», дигән хәйлә белән оста печән чабучы ясарга теләгән иде дә, мин аннан да хәйләкәррәк булдым: «Курыкма, әти, шәһәргә төшәрмен килен булып» дидем һәм бу һөнәрне үзләштерүдән дә читтә калдым.
Печән күбәләргә (ягъни җыярга) исә өмә ясап барабыз. Кызу челләдә, чебен, черки, кигәвеннәр арасында көне буе печән җыеп йөрү, аннары аны биек машина арбаларына төяп өйгә алып кайтып бушату - бер дә җиңел эш түгел. Әдипләр генә ул китап-ларда: «И-и, рәхәт тә соң болыннарда селтәнеп-селтәнеп печән чабулары» дип язарга оста...
Көз җитә. Авылда әле һаман кызу эш өсте. Халык җәй буе чиләнгән бәрәңгесен алырга керешә. Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш җыя башлый. Шәһәр кешесе күз алдына китергәнчә, «алма пеш, авызыма төш» дип кенә көн үткәрсәң, кыш чыгарга җитәрлек уңыш алырмын димә. Яшелчәне җәй буе тәрбияләргә кирәк. Җитмәсә, соңгы елларда җәйләре дә бик эссе. Су ташып сибә-сибә хәлдән таясың...
Быел җәй көне чираттагы ялымда азрак кына әти-әниемә ярдәм итү уе белән авылга кайттым. Чынлап та, шәһәрдән елына бер кайтып чүп утау, су сибү, печәнгә бару бик күңелле икән ул. Тансыклаганмын авылның авыр эшен. Болыннарда онытылып китеп җырлап та җибәргәләдем әле, хәтта. Яшермим, августта кире шәһәргә китәм бит, дигән уй күңелне җылытып торганга күрә генә җиңел эшләнде барысы да. Ә бит әти-әнием һ.б. авыл кешеләре ел әйләнәсе кырмыска кебек кайнашуын дәвам итә.
Кайберәүләр, бу бигрәк ялкау авыл кызы икән, дип уйлагандыр инде. Әйе, шул авыр хезмәттән туеп киттем мин шәһәргә. Әти-әниемә дә шулай дип әйттем. Бердәнбер кызларының теләгенә каршы килеп, яннарында бәйләп утыртмаслар бит инде. Килештеләр. Авыр булса, малларыгызны бетерегез, дип киңәш биргән идем дә: «Әштән кайтып шулар белән бер сөйләшеп кермәсәк, күңелебез булмый шул, кызым. Көннәр буе өйдә нишләп ятмак кирәк»,- диделәр.
Андый эш дәрте совет чоры балаларының канына сеңгәндер инде, күрәсең. Безнең чордагыларга гына ул аз эшләргә, умырып акча алырга булсын.
Әлеге дә баягы, кызу җәйләрдә бәрәңге бакчасында, тузына-тузына, ник шуның хәтле бәрәңге утыртырга (авылларда бәрәңге бакчалары - бик зур), нигә сыер асрарга, хәзер бит бар әйберне кибеттән сатып алып була, дигән сүзләрем шәһәрдә яши башлагач, бик еш исемә төшә минем. Әле менә чираттагы ялымны бетереп шәһәргә юл тотканда да сумка тутырып итен, сөтен, йомыркасын һ.б. алып киттем. Автобустан автобуска күчеп утырасы булса да, күтәргесез сумка авырлыгыннан зарлану юк - өйдәгеләр биреп кенә торсын. Төяп килүе күңелле, әлбәттә. Бәлки, язма башында телгә алган теге ике хатын шикелле, шәһәрдә яшәүчеләр шул ягын гына күрәдер дә?!
Мин бу язмада тасвирлаганча, әнә шулай бик нык «җиңел» яшәп ята авыл кешесе. Ышанмасагыз, уттай урак өстендәме, язгы пычрактамы, яки кышкы бураннардамы - үзегез барып карагыз...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев