Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Һаваларда торна тавышлары

Яз җитүгә, туган якларыбызга көзен киткән күчмә кошлар кайта башлый. Көннәр язга авышуга ук кара каргалар, артларыннан сыерчыклар һәм башка кошлар кайтып җитә. Һәр ел саен шундый ерак һәм авыр юл үтәргә нәрсә этәрәдер бу кошкайларны - белмәссең. Киткәндә кызганып, исән-сау барып җитүләрен, хәерле юл теләп озатып калсак, туган якларыбызга...

Яз җитүгә, туган якларыбызга көзен киткән күчмә кошлар кайта башлый. Көннәр язга авышуга ук кара каргалар, артларыннан сыерчыклар һәм башка кошлар кайтып җитә. Һәр ел саен шундый ерак һәм авыр юл үтәргә нәрсә этәрәдер бу кошкайларны - белмәссең. Киткәндә кызганып, исән-сау барып җитүләрен, хәерле юл теләп озатып калсак, туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын күрүгә күңел сөенә. Көзен кычкыра-кычкыра тезелешеп очкан кыр казларын, торналарны күрүгә күңелне моңсулык биләп ала. Ә язын инде ул кошларның кайтуы табигатьнең уянуын, тормыш дәвам итүен хәбәр итә.
Балачакта сыерчык күрүгә карга ятып аунасак, хәзер мондый беркатлы җүләрләр юктыр инде ул. Ә менә сыерчыкларны матур оялар ясап көтүчеләр бар. Күчмә кошлардан башка урман-күлләребезнең, басу-кырларыбызның матурлыгы күренмәс, хозурлыкның бер чите китек булыр иде.
Үзегез дә уйлап карагыз әле, басу-кырлар өстендә нокта гына кебек күренгән тургай сайравыннан башка, өй кыегына оя корып бала чыгарган карлыгачлардан, иртәнге тынлыкны сихри моңга күмеп сайраучы сандугачлардан, әллә безнең гомер озынлыгын санап, әллә үзенең тән температурасы югары булганга йомыркалары өстендә утырып бала чыгара алмыйча моңайган күкеләрсез табигатебез ятим булыр иде, шулай бит?
Канатлы дусларыбызга багышлап күпме шигырьләр язылган, җырлар иҗат ителгән. Кошлар бу турыда үзләре аңлый алсалар кешеләр безне, чынлап та, ярата ахры, дип уйлар иде.
Тик кешеләр йомшак күңеллелек белән беррәттән кансыз, миһербансыз да була беләләр. Кешедән дә ерткычрак җан ияләре юктыр да әле ул дөньяда. Хайваннар ачтан үлмәс өчен үзеннән көчсезрәкне ауласа, кешеләр ни өчен аучылык белән шөгыльләнә? Ашарына җитмиме, кияренә юкмы - сәбәбе нидә...
Туган якларын сагынып кайткан кыр казларының, кыр үрдәкләренең, аккошларның, торналарның җанын кыючы аучылар турында тагын ни әйтергә була соң? Ул олы кешенең кулы кадәр зурлыктагы кыр үрдәкләренең ите ничек тамагыннан үтә икән?!
Зәй елгасыннан ерак булмаган Аккош күленә кайтучы аккошлар бәхетле. Алар күленнән ерак түгел генә ГАИ посты булганга, монда мылтык асып ауга килүчеләр юк. Ә Березовая Грива, Красный Ключ, Ильинка, Дмитриевка авыллары яннарындагы эреле-ваклы күлләрдә мылтык тавышлары тынып тормый. Әткә кошмы ул, әнкәсеме - карап тору юк, камышлар арасына кереп качалар да"шарт" та "шорт". Үз туган якларыбызга исән-сау кайтып җиттек, нәсел дәвам итәрбез дип сөенгән кошкайларның оясында йомыркалары кала, ялгыз пары кала...
Кошлар кешеләр кебек түгел, характерлар туры килмәде дип кенә гаилә таркатмый, алар үзләренә парны гомерлеккә дип сайлый. Югалткан очракта, калган гомерләрен ялгыз үткәрәләр. Бу кемдер уйлап тапкан нәрсә түгел, чынбарлык. Безнең авылдан ерак түгел таллыкка бер ялгыз торна әллә ничә ел кайтып йөрде. Соңыннан ул да юкка чыкты, әллә аттылар, әллә башка сәбәп белән башка күренмәде... Саный китсәң, мондый мисаллар бик күп бит.
Бәлки әллә ничә меңлек мылтыкны иңгә салып ауга чыгып киткәндә, юкка җан кыюның кирәксезлеге турында уйлаучы аучылар табылыр. Атыгыз сез, мишеньнәргә, тик тереләренә түгел. Кошлар каһәреннән куркыгыз, яралы язмышлар турында уйлагыз...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев