Туган як

Ау-у-у, почтальоннар, кайда сез?

Заманасында почтальоннар турында бик матур җырлар бар иде. Аларны инде күптән ишеткәнем юк. Бәлки ишетелер иде дә... почтальоннар начар эшли бугай хәзер. Дөрес, барысын да бер калыпка саласым килми. Ә менә минем үземә соңгы вакытларда почта килми. Яисә соңара, язылган газеталарны алыр өчен байтак көтәргә туры килә.

«Туган як»ның сишәмбе санын, бик яхшы дигәндә, якшәмбе генә алам. Җомга санын, әгәр уңыш елмайса, чәршәмбе генә китерәләр. Көтә-көтә көтек булам менә. Газеталар киләсе көнне, почта әрҗәсен карау өчен, беренче катка төшәм дә буш менәм, төшәм дә тагын уңышсызлыкка дучар булам. Лифт кенә чыдасын! 
Аптырагач, почтаның доставка бүлегенә дә барып карадым. Анда: «Не успеваем» дигән җавап ишеттем. Бүтән сүз әйтеп, сөйләшеп торучы юк. Совет заманында газетаны соңга калдырулар юк иде. Ничек «успевать» иткәннәрдер?! Хәләл акчаны түләп язылган матбугатны ала алмагач, ачу килә, әлбәттә. Бу хәлне кемдер үзгәртергә тиештер бит инде! Бушлай алына торган «Народная медицина»ны почта әрҗәсенә даими салалар, «Единство»ны да тукталышларда артыңнан йөгереп килеп кулыңа тоттыралар, ә ул реклама кәгазьләрен әйткән дә юк инде...
Нишләргә белгән юк. Алдагы елга язылмас идең, аласы килә. Аннан соң бит әле, «милләт» дибез, «тел» дибез. Шә-һәрдә, районда чыга торган бердәнбер татар газетасына да язылмагач, тел белән генә кайгырткан булып азаплануда ни файда! Менә шулай нервыларны какшатып яшибез инде. Кайчан рәтләнер икән бу почта тарату эше. Болай барса, тәмам халыкның гайрәтен чигереп бетерәләр бит. Җитәкчеләре нәрсә карый икән?
Мин үзем тарату хезмәткәрләре белән дә сөйләштем, җирле үзидарәгә дә, хәтта депутатка да мөрәҗәгать итеп карадым, файдасы күренми әлегә. Бу «чир»гә нинди дә булса дәва бармы икән?
Юкса, язмам башында искә алган теге җырның сүзләрен менә болайрак җырларга туры килмәгәе: 
Почтальон, почтальон, 
Почтальон алып килми,
Почтальон алып кайтмый,
Почтальон хәбәр бирми...»

Васил КАМАЛОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: