Туган як

Атасы кайсы милләтнеке булса, баласы да шуныкы

«Туган як» газетасының 17 февраль санында урын алган «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән язманы бер генә кат укымадым. Башка язмаларга тынычрак карасам, әлегесе күңелдә бәхәс уятты. Шуңа дә үз фикерләремне җиткерергә булдым. Ләйсән Фәррахова бик кирәкле, көнүзәк теманы күтәргән. Әлеге мәсьәлә замана чиренә әйләнеп бара булса кирәк. Заманалар болгавырга әйләнде, ата...

«Туган як» газетасының 17 февраль санында урын алган «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән язманы бер генә кат укымадым. Башка язмаларга тынычрак карасам, әлегесе күңелдә бәхәс уятты. Шуңа дә үз фикерләремне җиткерергә булдым.

Ләйсән Фәррахова бик кирәкле, көнүзәк теманы күтәргән. Әлеге мәсьәлә замана чиренә әйләнеп бара булса кирәк. Заманалар болгавырга әйләнде, ата - улны, ана кызны белми торган чак.
Миңа калса, бу - кайсыдыр милләт начар, кайсысыдыр әйбәт, дигән гыйбарәне истә тотып язылмаган, киресенчә, генофондны саклап калуга юнәлтелгән мәкалә. Бу яңа төзелешләр, «үзгәртеп кыру»лар булмаса, милләтләр арасында буталышу, аралашу азрак килеп чыгар иде кебек. Җәмгыять тәрбия буенча бөтенләй кире якка тәгәрәде. Урыс арасында туып-үсеп, урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр булган татар һәм башка милләт балаларының шулар арбасына утырып китүдән башка чарасы калмады. Динеңне-нәселеңне оныттырып, хәтта, балалар бакчаларында «кызым», «улым» дип эндәшүдән тыйган чорда, татар үзенең мөселман булуын аңлар хәлдә идеме?! Ул буынның (мөселманы да, христианы да) ата-анасы, мәктәптә укыганда, «Алла юк» дип өйрәтелгән бит. Әле дә ярый дингә борылыр мөмкинлек булды. Шулай итмәгәндә, фаҗигаләрнең әллә ниндиләренә дучар булыр иде барлык милләтләр дә.
Язмада эчү турында да сүз кузгатылган. Ата-анасы канаты астыннан чыгып, таш калага юнәлгән яшьләрне азгынлык дигән иблис тәмам юлдан яздырды. «Дурной пример заразителен», ди бит рус мәкале. Менә бүген без шул афәт юлларына әйләндек. Күпләребез үзләре дә, балалары һәм, хәтта, оныклары да кая барып сугылырга белмичә, үз кыйбласын эзли.
Ихластан әйтәм, мин бер милләткә дә каршы килмим. Теләсә кайсы милләтнең телен, гореф-гадәтен белү - иң зур байлык минем өчен. Күптән түгел Марий-Элда санаторийда булдым, мари телендәге берничә сүзне генә булса да өйрәним дип, дәфтәремә язып куйдым.
Язмадагы, үз милләте белән кушылган кеше дә тора алмый, дигән фикер белән тулысынча килешәм. Бу - хәзерге татар яшьләренең авыр- лыкларга түзәргә өйрәнергә теләмәвен, тормыштагы кыенлыкларны җиңәргә әзер түгеллеген күрсәтә.
Ике диндәге ата-анадан туган балага, ул диннәрнең теләгәнен сайларга тәкъдим ителә язмада. Менә монысы инде - абсурд. Бу турыда миннән акыллырак, олпатрак кешеләр үз фикерләрен әйтер дип өметләнәм...
Бүгенге көндә Түбән Камада яшәп ятучы бер гаиләне мисалга китерим әле. Ир кеше - татар милләтеннән, 67 яшь. Хатыны, билгеле инде, марҗа. Ике кызлары да рус исемнәрен йөртә. Берсе - рус, икенчесе татар егетенә кияүгә чыктылар. Шул кызларга, әлбәттә, тәрбияне әни биргән, әтиләренең туган телендә бер авыз сүз дә белмиләр. Үсеп җитеп акыл кергәч, кызлар әниләренә үпкә белдерәләр: «Нишләп син безне татарча сөйләшергә өйрәтмәдең?»
Әти дигән кеше исә, үз милләтендәге кызга өйләнмә-гәненә үкенеп, гомер итүче хатыны белән авыз тутырып, рәхәтләнеп татарча сөйләшә алмавына тилмереп яши. Монысына мин үзем шаһит. Исемнәрен атасам, кардәшебез рәнҗер дип куркам.
Ә бит нәсел, шул ук рус милләтендә дә, татарда да ир ягыннан дәвам итә, атасы кайсы милләтнеке булса, кешелек кануннары буенча, бала да шул миллләт тәрбиясен алырга тиеш. Бу - табигый яшәеш аксиомасы. Әгәр дә татар үз милләте кануннарында тәрбияләнсә, оныкларга Элина, Эльвина, Алина, Ралина һәм башка тузга язмаган, тозсыз исемнәр кушмас иде.
Безнең генә кулдан килсә икән, дип уфтаныр чордашларым. Килешәм, картаеп баручы әби-бабайлар түгел, иң элек, җәмгыять тәэсир итә аларга. Шунлыктан, әби-бабайларның йөрәк ярасы зурайганнан-зурая бара, ә дәвасы авыр табыла.
Улымның игезәк кызларына мәгънәле татар исемнәре кушарга тәкъдим иткәч, киленемнең җавабы түбәндәгечә булды: «Минем кызларым икәү генә, сез инде утыз исем тәкъдим иттегез, кого только мне послушать?»
Апамның ире рус милләтеннән иде. Мәрхүм узган ел гүр иясе булды. Мөселман динендәге тату гаиләгә чиркәүдән руханилар чакырып, аларның күмү йоласын карап торуның күңелгә авырлыгын үз йөрәгем аша кичергәч, катнаш гаиләләрдәге хәлләрне күз алдына китерүе кыен түгел миңа. Ә андый мисаллар - һәр адымда. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә татар балаларының күңелләренә иман орлыгы салсын, үз динебездәге тиңе белән кавыштырсын иде, дип телим һәр намаз саен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: