Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ата-аналары исән булып та...

Хәзерге вакытта Түбән Камада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 628 бала яши. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов җиткерде.

Быел исәпкә 59 бала куелган, шуларның 45енең ата-аналары исән. Аларын социаль ятимнәр дип атыйлар. Быел бала туу йортларында 12 нарасыйдан аналары баш тарткан, узган ел бу сан дүрткә кимрәк иде. Баш тарту сәбәпләре итеп «хыянәт итү нәтиҗәсендә туган бала», «алкоголь яки наркотик бәйлелек», «психик тайпылыш» һ.б. күрсәтелә.
«Хәзерге вакытта 27 баланы туганнары үз яннарына сыендырган, 10сын башка гаиләләр канатлары астына алган, 8ен уллыкка алганнар. Гомумән алганда, опека һәм попечительлек бүлегендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган 628 бала исәптә тора, шуларның 244е – уллыкка, 267се туганнары тарафыннан опекага алынган, 30ы ятимнәр йортына җибәрелгән, 74е башка гаиләләрдә яши, 13е көллиятләрдә укый», – дип, төгәл саннар белән таныштырды Айдар Фәретдинов.
Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев