Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Ашыгыч ярдәм» килергә ашыкмый...

Ничек уйлыйсыз, кеше 03 номерына кызык өчен, тик торганнан шалтыратамы, әллә чарасызлыктан, үлем белән көрәшкәндә, кемнеңдер гомеренә куркыныч янаганда «Ашыгыч ярдәм» чакыртамы? Миңа калса, соңгысы чынбарлыкка туры килә төшә. Бездә халык болай да табибка йөрергә яратмый, уен өчен генә, бер дә юктан, кем өйгә медиклар дәшеп ятар иде микән? Тик,...

Ничек уйлыйсыз, кеше 03 номерына кызык өчен, тик торганнан шалтыратамы, әллә чарасызлыктан, үлем белән көрәшкәндә, кемнеңдер гомеренә куркыныч янаганда «Ашыгыч ярдәм» чакыртамы? Миңа калса, соңгысы чынбарлыкка туры килә төшә. Бездә халык болай да табибка йөрергә яратмый, уен өчен генә, бер дә юктан, кем өйгә медиклар дәшеп ятар иде микән? Тик, ни кызганыч, тиз арада килеп, шунда ук авыруга беренче медицина ярдәме күрсәтергә тиешле «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре үзләрен 40-50шәр минут, кайчакта хәтта берничә сәгать көттерә. Әллә инде озын-озак сузылуларының сәбәбе «дөмексеннәр, үлсеннәр» дип фикер йөртүләрендә?.. Алай димәс идең, «Ашыгыч ярдәм» көтеп интеккән 40-50 минут эчендә бакый дөньяга күчеп куюың да бик ихтимал!

Бер якшәмбедә, әнинең тыны кысыла башлагач, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан идек, килмичә, 50 минут көттерделәр. Шушы бер сәгать вакыт эчендә әнинең интегүләрен күреп, барыбызның да йөрәк әрнеде-әрнүен, әмма без генә ярдәм итә алсак иде... Чарасызлыктан нишләргә белмичә, 03 номерына тагын әллә ничә мәртәбә телефоннан шалтыратып карадык, тик «ждите, вызовов много» дигән сүздән башкасын ишетергә туры килмәде. Соңыннан билгеле булганча, диспетчер 19.30да килеп ирешкән «вызов»ны «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә ярты сәгать вакыт узганнан соң гына хәбәр иткән. Телефон чыбыгының теге ягында туганы я баласы булса, шулай ваемсыз кыланыр идеме икән ул?
Әни 12 елдан артык астма белән авырый. Алай да, чиргә бирешмәскә, әледән-әле халык медицинасы ысуллары белән дәваланып торырга тырыша. Әмма астма дигәнең шуның кадәр зәһәр нәрсә икән - әнинең хәле елдан-ел начарлана гына, бүген ул инде дарусыз тора алмый. Табиблар эчәргә кушкан дарулар исә, бер чирне дәвалаган булып, организмны көчсезләндерә, башка авырулар барлыкка килүгә сәбәп кенә була. Шулай итеп, бер чир янына икенчесе, өченчесе өстәлә. Авыру «тотканда», ягъни приступ вакытында исә «Ашыгыч ярдәм» чакырмый чараң калмый. Ә медицина ярдәме вакытында күрсәтелми икән, кеше үләчәк - яшәү белән үлем көрәшкәндә, бер минут та хәлиткеч роль уйный. Мес-кен авыруларга гына «Ашыгыч ярдәм»не 50шәр минут көтәргә туры килә. Ярый да, көтеп ала алсаң...
Гадәттә, әнигә ике көн рәттән «Ашыгыч ярдәм» чакырткан чаклар бик сирәк була, әмма ул атнада шушы сирәк очракларның берсе булды булса кирәк. Якшәмбедә «скорая»да эшләүчеләрне 50 минут көткән булсак, дүшәмбе көнне 45 минут көттерделәр. Әле ишектән кергәч тә, авыру янына кереп ярдәм күрсәтергә ашыкмадылар, бусага төбендә таптанып: «Дайте бахилы», - дип маташтылар. Без медицина учреждениесе түгел, ләбаса, өйдә андый нәрсә тотмыйбыз - чиста пакетлар тоттырдык үзләренә. Аларны ашыкмыйча гына киделәр, ниһаять, тыны бетеп утыручы әни янына килделәр. Укол кадагач, әнинең хәле бераз җиңеләя башлады кебек.
- Бу вакыт эчендә Чаллыдан килеп җитеп була иде бит инде, нигә шулай озак көттерәсез? - дип шелтәләп алды аларны әни.
- Бригадалар җитми, өлгерә алмыйбыз. Бөтен халык «озак йөрисез» дип зарлана, әмма без нишлик соң, унга ярыла алмыйбыз! Зарланучылар күп булса да, хәл үзгәрешсез кала бирә: «Ашыгыч ярдәм» машиналары аз, кешеләр җитми. Дәгъвагызны В.Овчинниковның үзенә шалтыратып әйтсәгез, бәлки, берәр нәрсә үзгәрер, - дип акланырга маташты тегеләр.
«Ашыгыч ярдәм»дә эшләүче бу ике хатынның сүзләрендә дә хаклык бар. Җитәкчеләребезнең «акыллы карарлары»на шаккатырлык инде! Һәрвакыттагыча, беренче чиратта «халык мәнфәгатьләрен күздә тотып» эш итәләр! Гади кешеләр ник кырылып бетмиләр шунда! Түрәләргә барыбер. Кесәләре калынайса, шул җитә.
«Ашыгыч ярдәм»не сәгатьләр буе (бу һич арттыру түгел, Түбән Кама халкына «скорая»ны 40-50 минут кына түгел, 2-3 сәгать тә көтәргә туры килә) көтү бер бәла булса, бригадада эшләүче медикларның компетентсыз, булдыксыз булуы, үз эшен җиренә җиткереп үти алмавы - тагын бер проблема. Бик еш укол кадаучы медсестра авыруның кан тамырын таба алмыйча 15әр минут, ә кайчакта күбрәк тә, кайнаша, мескен чирле кешенең кулларын авырттырып, тишкәләп, канатып бетерә. Мондый хәлне бер генә күрергә туры килмәде миңа, югыйсә бу турыда сүз кузгатмас идем. «Ашыгыч ярдәм» машинасына утырып килүче медикларның икесе дә чагыштырмача тәҗрибәле булырга мөмкин - ул вакытта кан тамыры эзләп алай озак кыймылдамыйлар. Ә була шундый очраклар: өлкәнрәк хезмәткәр белән яшь (тәҗрибәсез) егет яки кыз килә. Боларының укол ясарга маташып интегүләрен карап торуы да күңелсез. Кайчакта түзмисең, документлар тутырып утыручы өлкәнрәгенә (һичьюгы, анысының кулдагы венаны таба алуына өметләнеп): «Авыруны үтерергә телисезме соң? Үзегез булса да ярдәм итегез инде!» - дип мөрәҗәгать итәсең. Махсус уку йортын тәмамлап (димәк, ул практика үткән, кирәкле имтиханнарны тапшырган, кулына диплом алган), «Ашыгыч ярдәм»гә эшкә килгән икән, кан тамырына укол гына ясый белергә тиештер бит инде ул яшь «белгеч»ләр?! Әллә алар кеше гомере бәрабәренә тәҗрибә тупларга җыенамы?.. Миңа калса, кулыңнан килми икән, ул эштән китүең хәерлерәк. Ә медицина өлкәсе кешедән бигрәк тә зур җаваплылык таләп итә.
Үзебезнең шәһәрдәге медицина училищесында белем алган, бүген «Ашыгыч ярдәм»дә эшләүче егетләрнең сөйләшеп торганын ишеткәнем бар. «Гомерем буе ак халат киеп эшләргә, кешеләрне үлемнән коткарырга хыялландым. Ә бүген мин ниндидер кирәксез бер эш белән шөгыльләнәмдер сыман тоела. «Ашыгыч ярдәм»гә эшкә керүемнең дә сәбәбе халыкка файдалы булу иде, ә мин урамнан исерекләр җыеп йөрергә мәҗбүрмен... Ак халатлы шәфкать ияләрен хөрмәт итәргә тиешләр, югыйсә, ә миңа көн дәверендә нинди генә пычрак, әшәке сүзләр ишетергә туры килми шушы йолкышлардан», - дип зарлана иде аларның берсе икенчесенә. «Әйе шул, бүген «Ашыгыч ярдәм» машинасы исерекләр ташучы таксига әйләнеп бара», - дип сүзгә кушылды тегесе дә. Менә сиңа тагын бер чишелмәгән проблема.
Билгеле ки, медицина өлкәсенә, шул исәптән «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә дә, кагылышлы җитешсезлекләр бик күп. Алар арасында, шәһәрдә медицина училищесы була торып та, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медиклар җитмәү проблемасы да бар. Яхшы укучы студентлар укуларын башкалада яки башка регионнарда урнашкан вузларда дәвам итә һәм еш кына кире Түбән Камага әйләнеп кайтмый. Күбесен медикларга түләнгән хезмәт хакының аз булуы канәгатьләндерми, ә кемдер медицина училищесында ата-анасы кушканга гына укып йөргән булып чыга. Сәбәпләре төрледән-төрле. Бик үк яхшы укымаганнар, медицинага эшкә керсә дә, озак кына кан тамырына укол ясарга өйрәнә алмый интегә (һ.б.)...
Әлегә хәл ителмәгән һәм якын киләчәктә хәл ителергә җыенмаган күпсанлы проблемалар исемлеген озак дәвам итәргә булыр иде... Әле табибларның һәм башка медицина хезмәткәрләренең дорфалыгы, тупаслыгы турында бер сүз дә әйтелмәде. Ник дигәндә, бу турыда болай да күп сөйлибез, язабыз, тик нәтиҗәсе генә юк. Аңа карап кына авыруларга булган мөнәсәбәт үзгәрми. Барыбер һаман шул бер гади халык интегә...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев