Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ашау әдәбе хакында

Нутрициология – дөрес туклану турында фән. Кызганыч, соңгы вакытларда нәкъ менә дөрес туклану һәм ашау әдәбе җитми безгә.

Без европалыларга караганда күбрәк ашый, күбрәк спиртлы эчемлекләр эчә, тәмәкене күбрәк тарта башлаганбыз. Шул ук вакытта узган 2018 елда туучыларга караганда, үлүчеләр күбрәк булган. Шулай итеп, илебез халкы әкренләп кими бара.
Безнең сәламәтлегебезнең 50 проценты дөрес туклануга бәйле икәнен игътибарга алсак, үлем-китемнәр санын күпмедер дәрәҗәдә киметер өчен, сәламәт яшәү һәм дөрес туклануга күчү зарур. Моның белән дәүләт тә, һәр кеше үзе дә шөгыльләнергә тиеш. Статистикага күз салсак, 2017 елда балык, сөт ризыклары, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш, үсемлек майларын куллану 40 процентка кимегән. Ышанасызмы, хәтта бәрәңгене дә азрак ашый башлаганбыз. Ә менә камыр ризыклары, баллы әйберләр һәм ит ашау күпкә арткан. Нәтиҗәдә, организмда холестерин, сахароза күләме арта. Менә шуңа инде, күпләрнең симезлектән интегүенә гаҗәпләнәсе түгел. Замана кешесе табигатенә каршы килеп күп ашый һәм артык килокалорияләр җыя.
Балачактан ук ашау әдәбенә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк. Без бит укырга-язарга, санарга өйрәнәбез. Фәндә «мең көн» дигән термин бар. Бу – тугыз ай йөклелек чоры һәм яшәвебезнең беренче ике елы. Нәкъ менә шушы вакыт аралыгы кеше сәламәтлегенә зур йогынты ясый.
Сәламәтлеккә зур йогынты ясаучы факторның тагын берсе – күкрәк сөте.
Күпләр дөрес тукланыр өчен акчаң күп булырга кирәк, дип саный. Тик аз акча белән дә дөрес тукланырга мөмкин. Әйтик, яшелчәләрдән – кәбестә. Кыйммәт торамы ул? Чи кәбестә булсынмы, тозланганымы, маринадланганымы – витаминнар хәзинәсе. Омега-3 кислотасы да скумбриядә, селедкада, навага балыгында бар.
Туклануның максаты – һәр күзәнәкне кирәкле күләмдә химик матдәләр белән тәэмин итү. Организмда аксым дефициты бүгенге көндә юк диярлек. Ә менә микронутриентлар (аларга12 витамин керә) белән әлегә кыенрак. Халыкның яртысы витаминнар җитмәүдән интегә. Нәтиҗәдә җитди авырулар, хәтта онкология килеп чыгарга мөмкин. Яшәвебез күрсәткәнчә, табигый ризыклар белән генә организмны витаминнар белән тулыландырып булмый. Моның өчен витаминнар комплексы эчәргә кирәк. Мисалга, японнарның 90 проценты даими рәвештә витаминнар комплексы кабул итә һәм уртача 86 яшькә кадәр яши.
Советлар Союзында микробиология промышленносте сәламәтлек саклау өлкәсендә витаминнар белән тулаем тәэмин итеп торса, ил белән бу өлкә дә таркалды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа юнәлеш – интеграцион нутрициология кертү – замана таләбе. Сүз дөрес туклануны өйрәнү турында бара. Аңа өйрәткәндә генетика, биология, химия, математика, физика һәм авыл хуҗалыгы фәннәренә дә таяну зарур.
Сигез ел көткәннән соң, ниһаять миңа да октябрь аенда Төньяк Кавказга санаторийга бушлай юллама бирделәр. Без 16 көн Кавказ кояшы белән ләззәтләнеп, тау һавасы сулап кайттык. Кире кайтканда вагоныбызга Екатеринбург шәһәреннән тугызынчы сыйныф укучылары кереп тулды. Аларга да спортта ирешкән уңышлары өчен Кисловодскидагы спорт базасына бушлай юллама биргәннәр икән.
Өлкән кеше буларак, мин игътибар үзәгендә. Әңгәмә барышында мин болардан мәктәптә гендер тәрбия укытыламы дип сорыйм. Билгеле, бу турыда ишеткәннәре дә юк, аңламыйлар да. Гендер тәрбиянең җенси тәрбия икәнен аңлатып, сорауны җайлап кына дөрес туклануга күчердем. Монда инде бергәләп мәктәптә тәмле ашатмауларыннан зарлана башладылар. Мин сөйләшүне ашауның начар сыйфатыннан, дөрес туклануга бордым. «Я әйтегез әле, безнең вагонда баручыларның күпмесе артык авырлыктан интегә икән? Кеше авырлыгы чама белән 20 килога артык тоела икән, димәк, симерү куркынычы яный». Вагондагы пассажирларның яртысының авырлыгы нормадан артык булып чыкты. Бу Россия халкының ашарга яратуын күрсәтүче бер дәлил. Әгәр дә әле без бу артык авырлыгы булган кешеләрдән «Сез диабет белән авырмыйсызмы?», – дип тә сораган булсак, аларның унлабы «Әйе» дип җавап биргән булыр иде.
Россиялеләрне артык авырлыктан коткаруның бер юлы – мәктәпләрдә дөрес тукланырга өйрәтү. Гиппократ «Безнең ризык дару булырга тиеш» – дип әйтеп калдырган.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, безнең сәламәтлек саклау өлкәсе һәм табиблар кешене төрле чирләрдән дәвалыйлар. Ә сәламәтлекне саклау белән шөгыльләнүчеләр аз. Кичекмәстән, балаларны дөрес туклануга юнәлтеп, фастфуд, баллы кәнфитләр, тортларны чамасыз ашаудан тыярга кирәк. Мәктәпләрдә дә туклану әдәбе фән буларак кертелә башласа яхшы булыр иде.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.
Фотода: язма авторы Г. Исмәгыйлев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев