Туган як

Артыбыздан чүп калдырмыйк

Көннәр бозылып китте әле, җәмәгать. Хәзер инде бозылса да ярый, матур, кояшлы көннәр дә шактый булды бит. Көзен табигать үзенчә матур бит. Әле күптән түгел кызыл, сары, көрән яфраклардан җиргә искиткеч матур келәм җәелгән иде. Ә хәзер бер суытып, бер җылытып җибәреп табигатьнең дә яме китте. Ә шушы матурлыкны күрә...

Көннәр бозылып китте әле, җәмәгать. Хәзер инде бозылса да ярый, матур, кояшлы көннәр дә шактый булды бит. Көзен табигать үзенчә матур бит. Әле күптән түгел кызыл, сары, көрән яфраклардан җиргә искиткеч матур келәм җәелгән иде. Ә хәзер бер суытып, бер җылытып җибәреп табигатьнең дә яме китте.

Ә шушы матурлыкны күрә беләбезме соң? Ял көннәрендә табигатькә шашлыкка чыгучылар санына караганда, көзнең матурлыгы белән хозурланырга теләүчеләр шактый булган дигән фикердә калам. Тик матурлыкны күрә белү генә җитми шул, ә табигатькә сакчыл карашта да торырга кирәк. Бер буш вакыт табып, шәһәр яны урманнарына чыгып карагыз әле сез. Күрмәгәнегезне күреп, гарык булып кайтырсыз. Красный Ключ поселогына төшүче "Кояшлы алан" паркы сукмагыннан бераз гына эчкәрәк кереп карагыз. Буш шешәләр, тәмәке каплары, иске пакетлар тулып ята. Безнең "табигать җанлы" шәһәрдәшләребез шулай тырыша. Ике метр ераклыкта гына чүп савытлары тезелеп торса да, чүпләрен җыеп атуны уйламыйлар да.

Корабельная роща, Ильинка якларына баручы урманнарда хәл тагын да аянычлырак. Олы юлдан урман эченә әллә ничә юл кереп китә. Урманның саф һавасын сулап, шул сукмакларның берсеннән җир өсте тулып яткан яфракларны кыштырдата-кыштырдата урман эченә таба атладым. Тик урманның матурлыгы белән бик озак хозурланып булмады: бер-ике метр үтүгә чүп өеменә юлыктым. Мондый чүп өемнәре урман эчендә шактый. "Урман - планетабызның үпкәсе" дигән лозунгны онытып, ничек кенә мыскылламыйлар шәһәр яны урманнарын. Кемнәрдер табигать кочагына шашлык ашарга, матурлык белән хозурланырга дип килә, ашап-эчеп, күңел ачкач, бик сирәкләре генә үз артларыннан чүпләрен җыеп ала. Бер ишләре шау-шулы шәһәрдән качып, яки башка барыр җире булмаганга, "мәхәббәт" уеннары белән шөгыльләнергә дип килә. Бу "ирекле мәхәббәт" чыпчыклары да артларыннан чүп-чарларны җыеп мәшәкатьләнми. Әгәр киләчәктә дә шулай барса, урман ял итү зонасыннан керергә тыелган зур чүплеккә әйләнүе дә мөмкин.

Озакламый көннәр суытып, җир өстенә кар ятар. Халык үз кулы белән тудырган чүплек кар астында калып күренми башлар, тик табигатьне пычратучылар кышын да урманнарга кереп, хозурлануын дәвам итәр. Авыр түгел бит инде, ашадың эчтең, кирәкле эшеңне эшләдең - чүп-чарыңны пакетка саласың да беренче очраган контейнерга томырасың. Шулай эшләсәң, икенче мәртәбә килгәндә чүп-чарсыз урын эзләп йөрмичә, гел бер урында ял итеп, икенче килүегезгә чиста, матур урманда ял итәрсез. Хайваннар да үз артларыннан җыештыралар, без бит акыллырак җан ияләре. Артыбыздан җыештырып йөрергә өйрәник әле, кадерле шәһәрдәшләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: