Туган як

Аптыратыйммы-йөдәтимме уены, яки Химия тәэсире түгел, ә Себер урманнары яну шаукымы икән...

«15 июль кичендә үк квартирга кереп тулган ис, гафу итегез, бәдрәфтәге «свежий» б..к исен хәтерләтә башлаган иде. Этилен заводында капиталь ремонтка, үзләре хәбәр иткәнчә, 18ендә түгел, хәзердән үк тотынганнар икән дип уйлап куйдык. Тик ул ис ял көннәрен эшнекенә ялгап тарала бирде. 21 июль иртәсендә бу искә асфальт яки ташкүмер...

«15 июль кичендә үк квартирга кереп тулган ис, гафу итегез, бәдрәфтәге «свежий» б..к исен хәтерләтә башлаган иде. Этилен заводында капиталь ремонтка, үзләре хәбәр иткәнчә, 18ендә түгел, хәзердән үк тотынганнар икән дип уйлап куйдык. Тик ул ис ял көннәрен эшнекенә ялгап тарала бирде. 21 июль иртәсендә бу искә асфальт яки ташкүмер янганда чыга торган тагын да сасырак ис өстәлде. Шәһәрне зәңгәр төтен каплады».
«НПЗда янгын чыккан. Шул тарала шәһәргә. Ник берни язмыйсыз?!».
«Июнь аенда сары яңгыр яуды, кислоталы инде, анысын да күрмәмешкә салыштыгыз. Хәзер сасы исле төтенгә тончыгабыз...».
«Гайнуллин урамына килегез. Сабыйлар көйсезләнә, елый. Күңел болгана, тамак төбе кытыкланып кычыта. Сулыш алгысыз».
«36нчы микрорайонныурап китегез. Афанас ягындагы чистарту корыл-маларын барып карагыз. Рәсми оешмалар ялганын язып утырмагыз».
Узган атна дәвамында редакциягә әнә шулай дәгъва белдерүчеләр тынып тормады. Массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы законга таянып, бездән җавап көтте, таләп итте, аты-юлы белән борчылу белдерүчеләре дә булды. Редакциягә йомыш белән килгән олы яшьтәгеләр дә сулыш алмаслык истән, зәңгәр төтеннән зарландылар.
21 июльдә Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов та шәһәр белән «Нефтехим» арасында зәңгәр төтен икә-
нен, завод торбалары күрен-мәвен җиткереп, сәбәбен ачыкларга киңәш итте.
22 июльдә Түбән Уратмадан ук шалтыраткан Гөлчирә Әхмәтгәрәева сөйлә-гәннәрне исә тулысынча китерәм:
«32 ел Себердә яшәдек. Урман янганда, торф янганда нинди ис чыкканын, кешенең хәле ничек булганын бик яхшы беләм. Ямал-Ненец округындагы Ноябрьск шәһәрендә «Почтамт» начальнигы идем. Туганнар янына дип, Түбән Уратмага кайтканыбызга ике ел. Бездә анда торф яна, урманнар яна иде, әмма сездәге кебек исне күргәнебез булмады. Алтынчы көнгә китте, кояш та, ай да күренми күктә. Зәңгәр төтен... Түзәр хәл юк. Йөткертә, сулышны буа, күз ачмалы түгел. Илледә генә булсам да, бу көннәрдә үземне хәлсез, җегәрсез сиксән яшьлек кешедәй хис итәм... Иртәнге намазга торгач кояшның кызарып чыкканын күрергә була иде, бүген күренмәде, кап-кара иде һава... Себердә торф янганда әчкелтем нарат сумаласы янгандагы ис тарала, ә мондый зәңгәр газлы ис түгел. Бу химикатлы газ исе! Торф янганда җиңелрәк булды -урын-җир җәймәсен суда чылатып тәрәзәләргә элеп куя һәм ул һаваны чистартып кертә иде. Ә монда ул да ярдәм итми.
Улым Азат Ноябрьскида яши. Әле кичә генә сөй-ләштем. Себер урманнары янганлыктан, анда смог. Әмма бездәге кебек начар түгел. Ә Татарстан белән ике ара - өч мең чакрым.
Ноябрьскида мин 43 милләт кешеләре белән эшләдем. Халык арасында Татарстанны югары күтә-реп сөйлиләр (үзәк телевидение дә мактап күрсәтә). Хәтта татар Сабантуе белән котлыйлар иде... Монда кайткач кына белдем, без булдырабыз дип әйтүнең дөреслеккә туры килмәвен. Показуха күп. Без берни дә булдыра алмыйбыз икән. Тормыш дәрәҗәсе буенча җир белән күк арасы: авылларда юньле юл юк, медицина хезмәте начар, «квартплата» бәяләре коточкыч зур. Алдашу, урлашу күп. Сәүдә тармагында бигрәк тә. Клиентны җәлеп итәргә тырышмыйлар, бер алдыйлар да, яңадан клиент киләме-юкмы, анысы кызыксындырмый. Димәк, татар үзен дә, башка мил-ләтне дә яратмый.
Әйтәсе сүзем шул: Себер урманнары, торф янганда мондый исле зәңгәр төтен тормый. Кичә шәһәргә барып кайттык. Ширәмәт тавына менгәч төтен азая. Ә сез расларга теләгән смог, белегез, бөтен җиргә бөртөрле тарала ул...».
Менә шуларны игътибар белән тыңлагач, телефон белән коралланып, узган җомгада көнозын экология бүлегенә, «Рос-потребнадзор»ның территориаль идарәсе белгечләренә, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә, «Росприроднадзор»ның Казандагы һәм Чаллыдагы дәүләт инспекторларына һ.б. оешмаларга шалтыраттым. Нәтиҗәсе ничек булды дисезме? Бәк тә әйбәт! Нәтиҗә: безнең төбәктә халыкны кызыксындыра торган, халык сәламәтлеге, көндәлек тормышы өчен кирәкле мәгълүматны бюрократлыкның катлы-катлы йозагы астына яшерәләр. Халык үтенече белән үзләренә чыккан журналист белән аптыратыйммы-йөдәтимме уены уйныйлар.
Ә бит дөреслекне ачарга омтылучы журналистлар эшли торган массакүләм мәгълүмат чаралары - рәсми оешмалар белән гади халык арасын бәйли торган үзенчәлекле күпер! Минем сүзләр түгел, акыллырак кеше фикере. Әмма бүгенге көнгә туры килә. Алга таба ничек булыр, бил-гесез. Гаделлеккә, халык хокукын яклауга (һичьюгы, дөреслекне ишетергә булган хокукын!) хезмәт итүче журналистларның авызын томалап, һәр язган сүзне тикшерү һәм чыдап булмаслык басым тагын да көчәйсә, газеталар калырмы? Калсалар да, газетадан, аның бүгенге тормышыннан бик ерак торган өстәге боеручыларның акылсыз күрсәтмәләреннән, өйрәтүләреннән арып, профессионал журналистлар матбугатны ташлап китмәсме? Чөнки мондый басымның, отчет язып-җибәреп утыруны таләп итүче «белгеч»ләрнең һәм редакцияне акча эшләү чыганагына әйләндерергә омтылучы өстәге җитәкчеләрнең газета эше белән шөгыль-ләнергә вакыт калдырмавы - мондый хәлнең әле моңа кадәр беркайчан да күрелгәне булмады... Һәм бу, газеталарның халык ияләнгән гадәти кәгазь вариантларын калдырмау өчен махсус эшләнәдер кебек тоела...
Гафу итегез, телефон аша сөйләшүләрдән баш әйләнеп бетте, Түбән Кама күген каплаган зәңгәр төтен (смог) турында яза идем бит.
Калганнар үзләрен яшертен разведчиклардай тот-канда, без кагылган тема буенча кирәкле мәгълүмат биргән бердәнбер оешма - Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Түбән Кама идарәсе булды.
Экология бүлегендә-геләр, безнең үтенеч буенча, 21 июльдәге мәгъ-лүматны җиткерделәр: «Нефть эшкәртү заводларыннан һ.б. янгынга яки гадәттән тыш хәлгә кагылышлы бернинди дә хәбәр кермәде. Шәһәрдә, атмосфера һавасы пычрануын автомат рәвештә күзәтүдә тота торган станцияләрнең бишесе дә нормаль режимда эшли. Ул станцияләр 39 ингредиентның, шул исәптән продукт януны да контрольдә тота. 21 июльдә Южная урамындагы 17нче йорт янындагысында күкерт водороды
концентрациясенең тиешле норма чиген 7,7 мәртәбә (норма - 0,008) артуының дүрт очрагы теркәлгән. Ә бу ике көндә һавадагы смог буенча түбәнкамалылардан бер хәбәр дә кермәде. Кама Аланында гына смог. Метеорологик фараз әйбәт түге: эссе, җил исми, машиналар агымы - болар барысы бергә җыела».
«Нижнекамскнефтехим»-дагы этилен заводын капиталь ремонттан соң эшләтеп җибәрә торган көнгә төтен катламының (смог) туры килүе хакында әйтеп, шуның белән бәйле түгелме икән, дигән соравыбызга экология идарәсендәгеләрдән, 2015
елның сентябреннән башлап, «химия»нең үз заводлары капиталь ремонтка туктатылуы хакында хәбәр җиткерүдән туктаганнарын ишеттек.
«Росприроднадзор»ның дәүләт инспекторы белән сөйләшергә теләгән идем, алары Казанда һәм Чаллыда утыра икән. Казанга шалтыраткач, үзен Елена Павловна дип таныштырган белгечтән Түбән Камадагы дәүләт инспекторының декрет ялында булуын ишеттем. Шулай ук ул, бернинди дә ЧП юклыгын, ситуациянең контрольдә тотылуын, «Гидрометцентр»ның алдагы көннәргә булган фаразы буенча, яңгыр явып үтсә, һаваның сафланасын әйтеп тынычландырды. Аның киңәше буенча Чаллыга чыктым һәм РФның мохитне саклау өлкәсе буенча дәүләт инспекторы Екатерина Тихонова Чаллыда утырган килеш Түбән Камадагы хәлне белә, күрә алмаулары турында әйтте.
Нәтиҗә: Түбән Каманың үзендә дә «Росприрод-надзор»ның мохит иминлеген саклау-күзәтү буенча белгече утырырга тиеш!
«Роспотребнадзор» бел-гечләре белән, иртәнге якта бик озак аңлаштык. Бер белгеч җавапны «по-моему, в течение семи дней» бирелер дип, соравыбызны рәсми рәвештә юлларга киңәш итте. Рәхмәт, гигиена һәм эпидимеология үзәгенең химик лаборатория мөдире телефонын бирде. Ул үзәккә берничә мәртәбә шалтыраттык. Матур һәм җайлы сөйләшәләр, рәхмәт яугырлары. Үзләре кушкач, унбиш минуттан соң тагын шалтыраттык. Кирәк бит, мөдир видеоконференциягә кереп киткән булып чыкты. Рус әйтмешли, мы люди не гордые, тагын шалтыраттык. «Сезнең сорауга җавап бирү минем компетенциямә керми», дигән сүз яңгырады трубканың теге башында. Ярый, анысы да җавап бит. Монысына да рәхмәт, «Роспотребнадзор» ида-рәсенең яшәү мохите торышына күзәтчелек өчен җаваплы белгече телефонын бирде. Анысы - башка номерны атады...
Кыскасы, сумалалы түбәгә килеп кунган саескандай (койрыгын алса - томшыгы, томшыгын алса койрыгы ябышкан), җомгада көне буе телефоннан бер «служба»дан икенчесенә чыксам да, бу хәл буенча тиешле җавап ала алмадым.
Дүшәмбе иртәсендә, эш көне башланыр алдыннан «Роспотребнадзор»ның территориаль идарәсе җитәкчесе Рөстәм Изиятуллинны күреп сөйләштем. Идарә белгечләренең начальникның үзен-нән башка бернинди дә мәгълүмат бирмәү-ләреннән зарланмакчы идем, баксаң, чыннан да, рәсми җавапны бары тик Рөстәм Маратовичтан гына алырга була икән.
Газета укучыларны кызыксындырган сорауларны зур игътибар белән тыңлады һәм үзенең шушы көннәрдә генә Чувашстанда һәм Марий-Элда булганын, анда да смог икәнен әйтте. Безнең шәһәрдәге һәм райондагы смогка «Нижнекам-скнефтехим»ның этилен заводындагы капиталь ремонтның начар йогынтысы юк икәнен дә ишеттем. Атмосфера һавасының пычрак матдәләр белән зарарлануына өч нәрсәнең - метеошартларның уңай булмавының, автотранспорт һәм химиягә бәйле заводлар эшчәнлекләренең бергә туры килүе тәэсир итә икән. Рөстәм Маратович әйтүенчә, соңгы ярты елда бездә нибары өч (!) мәртәбә генә зарарлы матдәләрдән булган фенол һәм күкерт водородының норма чигеннән артып китүе күзәтелгән.
Беренче НПЗ төзел-гәннән бирле Түбән Камада йөткерүдән, сулыш кысылудан, баш авыртудан зарланучы кешеләрнең күбәйгәнен, халыкның моны да химиягә бәйле производство эшчәнлеге нәтиҗәсеннән күрүен әйттем. Әмма болай уйлау дөрес түгел икән. Хикмәт башкада: химиядә инде түбәнкамалыларның өченче (!) буыны эшли. Химиядәге акчалы эшме, яки шәһәрдәге оешмаларда өч-дүрт меңгә йөрүме - кеше үзе сайлый инде...
Рөстәм Изиятуллин әйтү-енчә, бүгенге көндә бездә ТЭЦның берсе табигый газ ягудан өлешчә сыек мазутка күчүгә бәйле кайбер проблемалар бар икән. «Роспотребнадзор» белгечләре зарарлы матдәләрне (күкертле һәм, шулай ук, азотлы кушылмалар һ.б. ) ачык-лау максатыннан махсус тикшеренүләр уздырганнар һәм соңгы өч-дүрт айда ул матдәләрнең шәһәргә тәэсире юклыгын ачыклаганнар. Авыл хуҗалыгы, «Водоканал» һ.б. тармак эшчәнлегенең дә һава сафлыгына тәэсире булмый калмый. Әмма атмосфера һавасының пычрак матдәләр белән зарарлануы сәбәпле кешеләрнең күпләп агулану очрагы теркәлмәгән. Димәк, бездә хәлләр әйбәт...
Рөстәм Изиятуллинның дәлилләр китереп сөйлә-венә, ышандыру осталыгына сокланып чыктым урамга. Адәм баласының җанына сары май булып ята торган сөйләшүдән канатланган күңелемә, урамга аяк атлауга, кинәт кенә сулышның кысыла башлавы (үзем юкса химияле предприятиедә эшләүче икенче буын да түгел инде) пүчтәк булып тоелды. Химия эшчәнлеге калдыкларына таралырга ирек бирмәгән смог дигәннәренә дә, яндыргыч кояш нурларын җиргә уздырмавы өчен рәхмәтле халәттә редакциягә очтым гына. Шулкадәр кәефем шәп иде, хәтта, каршыга килә торган машиналар агымыннан борынны ярып керә торган газлы, начар бензинлы һ.б. ис тә атаклы француз хушбуйларыдай тоелды...
Бары тик компьютерым каршына килеп утырып, мониторда җомгадагы язмам пәйда булгач кына, смоглы-химияле татлы хыялдан айнып кит-кәндәй булдым. Һәм соңгы нәтиҗәне язып куйдым: Түбән Кама төбәгенең экологик хәлен дөрес чагылдыра һәм беркемгә дә бәйлелектә булмаган, басымга бирешми торган мөстәкыйль күзәтү оешмасы кирәк! Ул оешмада Түбән Камадагы нефть эшкәртүгә һәм химиягә бәйле предприятиеләрдән тарала торган производство калдыкларының кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнә торган аерым төркем булдыру - бүгенге көннең кичектергесез таләбе...
Әмма бу бары тик бер очракта гына тормышка ашар - әгәр Татарстан бәдрәфе булган Түбән Камада яшәүче халыкның сәламәтлеген бюрократларча түгел, ә чынлыкта да кайгырта, шуның өчен борчыла торган җитәкчеләр булып, бу проблема белән кызыксынсалар...
Күз яшьләре белән елаган сабыйны кәнфит биреп юмалаган кебек, халыкны да төрлечә юмалап тынычландырырга була, әмма Себер урманнары янганлыктан тарала торган смогның нефть эшкәртү һәм химиягә бәйле предприятиеләр эшчәнлеге аркасында тарала торган зәһәр иснең Түбән Кама өстендә асылынып торуын бу көннәрдә шәһәрдә калган һәркайсыбыз үзендә тойды...
Фирая МОРАТОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: