Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Җанисәп - 21 тәмамлана, ләкин...

Рәсәйдә 15 октябрьда башланган халык саны алу кампаниясендә исәп алучыларга бирелгән электрон планшетлар программасында 41 сорау бар. Шуларның бишесе тел һәм милләт белән бәйләнгән.

Әлбәттә, баштагы икесенә – “рус телен беләсезме?” һәм “аны көндәлек тормышта кулланасызмы?” дигән сорауларга бар кеше диярлек уңай җавап бирә. “Нинди чит телләр беләсез?” графасын, киресенчә, бик аз кеше тутыра. Ә менә “сезнең туган телегез?” соравына җавап биргәндә күпләр, бигрәк тә яшьләр, башын кашый башлыйлар... 

– Әти-әниләрем татар, тик мин “татарча суляшмим”, – дип  әйтәләр  һәм аларның җаваплары ничек буласын алдан фараз кылып була.        

Әлбәттә, Татарстан халкын борчыган төп сорау милләт мәсъәләсенә кагыла. Элек туу турында таныклыкта һәм паспортта бу мәгълүмәт бик төгәл теркәлеп барса да, хәзер ул шактый буталчык хәлләр барлыкка килүгә сәбәпче булды. Хәтерлисезме, Рәсәйдә алдагы халык саны алуларда (2002, 2010 елларда), бигрәк тә яңа гасыр башында, кызу канлырак милләтчеләребез үзләрен “булгар” дип яздырдылар... Бу үзәктәге түрәләргә татар халкы санын киметү өчен бик уңай булгандыр? Бүген дә шәхсән үземә андый кешеләр очрамады түгел. Республикабызда яшәүче татар халкының төрле этник һәм этнографик төркем вәкилләре үзләрен аерым милләт кешеләре итеп яздыруга омтылучылар да булды. 

Бигрәк тә, катнаш никахта булганнар арасында үзләренең һәм балаларының милләтен төгәл билгели алмаучылар күп икән әле. 14 яше тулмаганнар өчен җанисәпнең бу графасына җавапны ата-аналары бирә. Кайбер катнаш гаиләләрдә бу турыда бәхәс еш купты. Фамилиясе, үз исеме һәм атасының исеме татарча язылып та, әнисенең басымы белән балаларын башка милләт вәкиле булып язган очраклар булгалады. Тырыш, эшчән, ләкин холык ягыннан йомшаграк шул безнең татар ирләре! Тагын шунысы да күзгә чалынды – чагыштырмача аз санлы халык вәкилләре (меңнәрчә чакрым җирләрдән күчеп килгән булсалар да)  үзләренең  туган телен һәм  милләтен горурланып танып әйттеләр.    

Бүген республикабызда Президент атамасын саклап калу өчен сәяси өлкәдә зур көч куела. Татарстан Президенты  җир шарының бар нокталарына чәчелгән татарларның Президенты булып санала. Җанисәпнең  нәтиҗәләре, безнең халык саны күбрәк булган саен бу мәсъәләне  уңай чишәргә саллы дәлилләр арта тора бит! Халык санын алу 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Вакыт аз калып бара, шуңа күрә шәһәр һәм авылдашларыбыз бу чарада аек акыл һәм җитди караш белән катнашырлар дип уйлыйсы килә. Җанисәп вакытында буталып, ялгыш адым ясамасыннар өчен газетабыз укучыларына Татарстан халык язучысы Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) шигыреннән өзек китерәсе килә: 

 Без - татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Керәшен татарлары,

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле  исем йөртсәк тә без

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә

Тик бер генә туган телебез! 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев