Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әни җылысы — кояш җылысы

Кояшлы, җылы сентябрь көнендә газиз әниебезне җир куенына салдык. «Әни, әниебез» дип дәшәр кешебез калмады.

Үзебез күптән әби-бабайлар булсак та, әни һәр кешегә кирәк шул! Көн саен шалтыратып хәлләрен белешергә, яңалыклар белән уртаклашырга, нәрсәгәдер сөенергә яки көенергә, ул яраткан әйберләрне алып янына барырга, озатканда догаларын укып, хәерле-имин юллар теләп калучы әниебез юк шул инде. 

Госман бабай белән Зөһрә әбиебезнең алты баласы бербер артлы туып, озак яшәмичә, дөньядан китеп баралар. Җиденче булып әниебез Наҗия тугач, ничек тә бу баланы саклап калырга тырышалар, Аллаһка ялынып дога кылалар, сәдакалар бирәләр. Аллаһка мең шөкерләр булсын, яңа туган сабый, аларны сөендереп, күзгә күренеп матур гына үсә, үрмәләп китә. Кызганыч, әтисе генә, кызының тәпи киткәнен күрә алмыйча, каты авырудан вафат була. 

Ятимлек үзен нык сиздерә, авыр еллар, сугыш, ачлык... Берәүгә дә җиңел булмагандыр, ләкин әтисез балаларга таякның тимер башы төшә. Мөгаен, әнисенә ошаптыр, әни кечкенәдән бик матур, моңлы тавышлы бала булып үсә. Әле дә хәтерлим, әни селтеле суда кер сабыны белән тактада керләр уганда бик матур итеп җырлый, мин, сабый, дөньяларымны онытып, шуларны тыңлый идем. 

Әниемә 13 яшьләр тирәсе булгандыр, әбием яңадан кияүгә чыга. Шулай итеп, кыз балага үгилек ачысы да татырга туры килә. Әни кечкенәдән үзенең тырыш, үҗәт булуы, түземлелеге һәм чыдамлыгы белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Сыер җигеп урманнан утын ташу, аны кисү, яру, көрәк белән бакча казу, физик көч сорый торган эшләрне санап бетерерлек түгел...

Кияүгә чыгып, үзе гаиләле булгач та, каенана-каената, әтинең туганнарын өйләндерү, йорт салышу, үзләренә каралты-кура торгызу... Әтиебез Вахит көне-төне колхоз эшендә булып, хуҗалыкны җигелеп тарту тагын әни өстендә була. Әле колхозда да эшлисе бар бит! Фермада сыер саву, тегермәнчеләр эшкә чыкмаса, колхоз сыерларына тегермәндә он тарту, ферма мөдире булып эшләүче әтигә булышу...

Әнием суга барганда да иңнәрендә көянтә-чиләк, кулы белән тарткан чанасында кечкенә арбага утыртылган фляга белән су булыр иде. Күз алдыма октябрьның салкынча көнендә ат җигеп, ел буе җыелган тиресне таратучы әнием килеп баса — арбага бер- үзе төяп бәрәңге бакчасына алып чыга, җилкә белән терәп арбаны аудара, тиресне бакчага чәчә. Ничек чыдады да, кайлардан көч алды икән газиз әнием?!. 

Әниемә бала хәсрәте татырга да туры килде — беренче туган кызы 13 яшендә вафат булды. Бары бер атна гына авырып, көтмәгәндә-уйламаганда апам мәңгелеккә күчте. 

Әнием үз гомерендә бер генә минут та эшсез утырмады. Ул эрләгән йоннарны бер өемгә өйсәң, зур бер тау булыр, ул бәйләгән бияләй-оекбашлар тулы бер армияне киендерергә җитәр иде. Намазын, уразасын да калдырмады, Коръән мәҗлесләрендә үзенең моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр әйтеп, күзләрне яшьләндерүче дә әнием иде. Дуслары, ахирәтләре бик күп булды, һәркемгә үтемле киңәшләрен кызганмады, юмарт булды. Энем Нәфис, киленебез Гөлнур белән бик матур яшәделәр. Килен белән әниле-кызлы кебек тату гомер кичерделәр. 

Әнидән дә кадерле, хөрмәткә лаеклы һичкем юк. Әниләребезне яратыйк, күңелләрен күрергә тырышыйк!..


Айсылу Могыйзова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    искиткеч матур язгансыз элхэмдулиллэх