Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Андый «Чудо» безгә кирәкми!

Кечкенә улыбыз мәктәптә башлангыч сыйныфта укый. Алдагы елларда мәктәптә начар ашаталар дип зарлана иде. Быел сентябрь аеннан мәктәп ашханәләре системасы Казандагы департаментка күчкәч, ашау яхшырды дип шатланган идек. Бераз түләү дә артты. Ярый, яхшы сыйфат өчен акча җәл түгел, дип килештек. Әмма ай саен туклану өчен акча түләү суммалары арта...

Кечкенә улыбыз мәктәптә башлангыч сыйныфта укый. Алдагы елларда мәктәптә начар ашаталар дип зарлана иде. Быел сентябрь аеннан мәктәп ашханәләре системасы Казандагы департаментка күчкәч, ашау яхшырды дип шатланган идек. Бераз түләү дә артты. Ярый, яхшы сыйфат өчен акча җәл түгел, дип килештек. Әмма ай саен туклану өчен акча түләү суммалары арта барды. Чираттагы бәя арту декабрьдән башлана дип белдерделәр...
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәктәпләрдә буфетлар ачып, анда камыр ризыклары һәм соклар сатуны оештырдылар. Пирожки-коржиклар бәясе кибетләрдәгечә булса, баллы эчемлекләр бәясе бик аптырата. Мәсәлән, яшел этикеткалы 0,5 литр «салкын чәй» 46 сум 50 тиен тора. Анда тагы ниндидер «Чудо-шоколад» дип аталган эчемлек (180 мг) һәм «Мажетель» бар - бәяләре 27 сум 50 тиен. Бу баллы эчемлекләрнең бала организмы өчен зарарлы булуы турында медиклар күптән искәртеп килә. Ни өчен соң минераль су, гади лимонад һәм соклар сатуда юк?
Авылда минем бер күршем кибет тота. Ул миңа кибеттә очсыз товарларның ни өчен аз булуы турында бик тәфсилләп аңлаткан иде. «Минералка» сату табышлы түгел, чөнки очсыз товарга артык өстәмә бәя куеп булмый икән. Ә «салкын чәй» (порошоктан ясалган булса да), башка шундый «чудо-юдо»ларга, бигрәк тә этикеткасы матур булса, 20-30 процентны рәхәтләнеп өстәп чәпәргә була икән. Андый әйберләрне бала-чага ала, алар өчен, үзегез беләсез, акча кызганыч түгел.
Кулыма каләм алырга Казандагы мәктәп ашханәләре департаменты турында Интернетта «бик кызыклы» фактлар белән танышу сәбәпче булды. Күптән түгел генә бу оешма администрациясе бик кыйммәт бәяле бизнес-авто сатып алган, дип язганнар. Бәлкем, мәктәпләргә ризык ташу өчендер? Ялгышасыз... Андый җиңел машиналарда пирожкилар ташып булмыйдыр шул. Табышлары яхшы күрәсең, мәктәп ашханәләрендә бәяләр һичбер тик тормый бит...
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X