Туган як

Ана телен белү зарур

Совет чорында татар балаларын укыту һәм аларга тәрбия бирү башлыча рус телендә алып барылганлыктан, татар теле бетү хәлендә иде. 1990 елда Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, кешеләрнең милли үзаңнары күтәрелде. Ләкин соңгы ун елда бу өлкәдә тагын чигенү күзәтелә. Татар мәктәпләре һәм татарча укытучылар кимеде. Татар-төрек гимназияләре турында әйтеп...

Совет чорында татар балаларын укыту һәм аларга тәрбия бирү башлыча рус телендә алып барылганлыктан, татар теле бетү хәлендә иде. 1990 елда Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, кешеләрнең милли үзаңнары күтәрелде. Ләкин соңгы ун елда бу өлкәдә тагын чигенү күзәтелә. Татар мәктәпләре һәм татарча укытучылар кимеде. Татар-төрек гимназияләре турында әйтеп тә торасы юк, БДИ русчага күчте һ.б. шундый хәлләр. Шул сәбәпле ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирә башладылар. Беркемгә дә сер түгел, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге балалары белән русча аралаша. Кибеттә яки табибка чират торганда ике татар туры килсә, үзара русча сөйләшәләр. Икесе ике милләт кешесе булса, моны аңларга да булыр иде. Тик үз милләттәшең белән чит телдә сөйләшү, ничектер, аңлашылып җитми. Минем үземә бу әдәпсезлек кебек тоела. Аның әле икенче ягы да бар: тел бетсә, милләт тә бетә бит.
Мәгълүм булганча, белемне дә, тәрбияне дә бала үз ана телендә алса яхшырак (моны фән дә раслый). Шул вакытта бала белемне тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерә. Ана телләрен белү балаларның зиһенен арттыра, сәләтен ачарга ярдәм итә. Ләкин бу башка телләрне өйрәнмәскә, дигән сүз түгел. Алдынгы илләрдә балалар ике-өч телне үзләштерә. Ә инде үз ана телләрен белмәүчеләрне анда наданнар исәбендә йөртәләр.
Америкада төрле телле балалар укыган техникумда караклык кылучы укучылар булуы ачыкланган. Ни өчен караклык белән шөгыльләнүләрен үзләреннән сорагач: «Бер без генә түгел бит!» - дип җавап биргәннәр. Ана телләрен белгән, үз милләтенең гореф-гадәтләрен саклаган укучылар исә караклык кылмаган. «Андый кыңгыр эшләр белән милләтебезне хурлыйсыбыз килми», - дип җавап биргәннәр алар.
Август башында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае булды. Анда 40тан артык илдән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат чакырылды һәм бүгенге көндә милләтебез һәм республикабыз алдында торган иң мөһим мәсьәләләр - беренче чиратта, Русия белән ике арадагы Шартнамәне, Президент исемен, татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү, БДИ-ны татар телендә дә тапшыру һ.б. мәсьәләләр тикшерелде һәм карарлар кабул ителде.
Республикабызны дөньяда таный башладылар. Татарлар зур милләтләр исәбенә керә. Аның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты дөньяда танылган. Ана телебез күп төрки телләргә якын. Ә тел һәм тәрбия гаиләдә бирелә. Балаларыгызның үз ана телебезне онытуларына юл куймагыз!
Равил ШИҺАБЕТДИНОВ,
Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: