Туган як

Америкада яшәр идегезме?

Җәен Америка Кушма Штатларыннан дүрт ел буе күрешмәгән дустым – Роза кайтты. Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыккач, ул ире белән Казанда да, Нигериядә дә, аннары озак вакыт Индонезиядә яшәде. Инде менә 2015 елда Америкага эшкә чакыру килгәч, җыенып шунда киттеләр. Сүз уңаеннан, хәзер гаилә биш кешедән тора: дустымның Мостафа һәм Тайлан исемле ике улы, кызы Гөлсәлин бар. Кайткач, аның белән очрашып, яшәгән урыннары турында сораштым. Күп кеше «Америкада яшәр идем», ди. Мәкаләне укыгач, сез нәрсә диярсез?

Үзе дә руль артына утырган

– Без Төньяк Каролина штатының Гринсборо шәһәренә күчендек. Ирем Касыйм мәктәпкә урнашып, балаларны математика буенча олимпиадаларга әзерли башлады. Ә мин өйдә утырдым, ник дигәндә, анда чакыру килгән кеше генә эшли, – ди Роза.
2018 елда «гринкарта» алгач, алар Американың тулы хокуклы гражданнары булган. Инглиз телен дустым белә, чөнки Индонезиядә яшәгәндә югары уку йортының инглиз теле факультетында белем алган. Балалары да яңа мохиткә тиз ияләшкән.
Штатның исеме Төньяк Каролина булуына карамастан, анда кыш кыска һәм җылы, ә җәй, киресенчә, бик озын, эссе һәм дымлы була икән. Шәһәрдә 290 мең (чагыштыру өчен, Түбән Камада – 270 мең) кеше яши, әмма ул калабыз кебек җыйнак түгел, киресенчә, җәелгән: анда йортлар бездәге кебек биш-ун түгел, ә иң югарысы өч катлы икән. Шуңа күрә җәяү йөрү җайсыз булганга, кап-карт әби-бабайларга кадәр машиналарда җилдерә. Транспорт исә бик сирәк йөри, аңа
ышаныч юк.
Роза үзе дә руль артына утырырга мәҗбүр булган. Гомумән, америкалылар сәяхәт итәргә ярата, әмма юлга үз машиналарында чыкмый, ә автомобильне арендага ала. Дустымның гаиләсе дә шулай. Мәсәлән, Гринсбородан өч сәгатьтә Төньяк Атлантика океанына барып җитеп була, сигез сәгать эчендә Нью-Йоркта буласың, ди.

Чәчәк утыртсаң – штраф

– Башта фатирда яшәдек. Йортларның диварлары, идәннәре юка, шуңа күрә яндагы, астагы, өстәге күршеләрнең өйләрендә ни булганын ишетеп торасың. Ә балаларың йөгерсә, кычкырса, я син тавышыңны күтәрсәң, полиция чакыртырга да күп сорамыйлар. Шуңа күрә йорт эзләргә туры килде. Анысы да арендага гына әлегә, – дип дәвам итә дустым.
«Йортыгыз булгач, янына чәчәк утыртасыздыр», дип сорыйм. Юк икән. Һәр йорт янында һичшиксез үлән үсәргә тиеш. Әмма аны карарга, чапкыч белән чабып торырга кирәк, юкса – штраф. Рөхсәтсез чәчәк, яшелчә утырттыңмы, полиция чакыртырга мөмкиннәр. Тагын штраф түләргә тиеш буласың. Шәһәр читендә үз йортыгыз булса, теләсә нишләгез! Шуңа күрә дустым йорт сатып алу турында хыяллана.
– Бездә урамнар бик чиста. Эт тотучылар күп, хуҗалары урамга алып чыкса, адым саен тизәк җыеп алыр өчен пакетлар урнаштырылган. Гомумән, хайваннарны яраталар, хуҗалары булмаганнары исә приютларда көн күрә, – дип дәвам итә Роза.

Укырга яраталар

Гринсборо шәһәрендә китапханәләр күп. Һәр районга караган аерым дәүләт китапханәсе бар. Биредә балаларны җыеп китап укыйлар, алар белән өй эшләре әзерлиләр. Инглиз теле өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итәләр. Олыларны төрле шагыйрьләр, белгечләр, мәсәлән, нотариус яки адвокат белән очраштыралар. Кешеләр китап укырга бик ярата икән.
Балалар кулында телефон күрмәссең, аны 15 яше тулганда гына сатып алып бирәләр. Ә нәрсәгә? Иртән әти-әнисе яки махсус автобус аны мәктәпкә илтә, кичен алып кайта. Автобус туктауга, аның артындагы һәм каршы яктагы барлык машиналар туктый. Балалар юл аша чыкмыйча, автобус та, машиналар да кузгалмый. Кузгалсаң, зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Их бездә, шундый тәртип булсамы!
Ә менә укытучыларга мөнәсәбәт бездәгечә. Балаң ялгыш кына егылса, әти-әни мәктәпкә килеп, канәгатьсезлеген белдерә, полициягә дә бара. Көндәлеген ачып та карамыйча, начар билгеләрен чирек ахырында гына күрүчеләр дә дәгъва белдерә. Шуңа күрә анда укучыларга йөгерергә ярамый, бер дәрес тә 1,5 сәгать бара, тәнәфес – дүрт минут кына. Бала тәртипсезләнсә, тәрбиячене чакырталар. Анысы укучыны үз кабинетына алып кереп, тынычландыра.
Мәктәптә уку бушлай булса, көллияттә, югары уку йортында түләргә туры килә. Мәсәлән, Мостафа өчен әти-әнисе университетта бер семестрга 800 доллар түли. Егет үзе дә тырыша, төрле эшләрдә эшли. Гомумән, анда студентларның укудан тыш эшләүләре (бай гаиләдән булсалар да) – гадәти күренеш икән. Стипендия түләнми. Әмма бала ярлы гаиләдә үсеп, мәктәпне бик яхшыга тәмамласа, университет укуы өчен үзе түләргә мөмкин. Үзең яшәгән штатта югары уку йортында уку арзанрак, ә менә башка штатларда кыйммәткә төшәчәк икән, чөнки һәр штат – аерым ил кебек. Анда үз кануннары да бар.

Яһүдләр бер-берсенә булышалар

Узган ел дустым социаль хезмәткәр булып эшли башлаган. Ул ике әбине карарга ялланган. Өлкәннәрнең балалары үзләре белән яшәсәләр дә, социаль хезмәт күрсәтү оешмасына барып: «без әнине яки әбине карый алмыйбыз, ярдәм кирәк», дип сорасалар, ярдәмче җибәрергә тиешләр. Аларга хезмәт бушлай күрсәтелә.
Роза караган 89 яшьлек әбекәйнең улы Америка кешесенә өйләнгән булган, узган гасырның 90 нчы елларында Санкт-Петербургтан чит илгә күченгәндә әнисен дә алып киткән. 85 яшьлек тагын бер яһүд әби Бакудан икән. Америкада яһүдләр үзләренекенә ярдәм итәләр.
– Алар бу әбигә, кызына һәм оныгына чакыру җибәргәннәр, аннары каршы алып, фатирга урнаштырганнар, аренданы да үзләре түләгәннәр, иминиятләштерүне дә үз өсләренә алганнар. Кызына югары уку йортында белем алу өчен түләгәннәр, баласын балалар бакчасына йөрткәннәр, – дип сөйли Роза.
Аның эшенә әбиләргә аш пешерү, бүлмәләрен җыештыру, алар белән урамга чыгу керә. Яһүд әбисе бик хәрәкәтчән, фитнеска да йөри. Гомумән, андагы кешеләр бик ачык, мәрхәмәтле. Авыр булса, килеп «Барысы да тәртиптәме? Ярдәм
кирәкме?» – дип сорыйлар. Комплиментлар да ясарга яраталар икән. Матур кием кигән, яулык бәйләгән бөтенләй чит кеше янына килеп, «сезгә бик килешә» дип әйтәләр. Мөселманнарга карата дошманлык юк. Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә балалар мәктәпкә бармый, мәчетләрдә исә ифтарлар оештырыла.

Кредитсыз яшәп булмый

Әлбәттә, бәяләр турында да белештем. Анда иң кыйммәте – медицина хезмәте. Табиб булырга һәм юристлыкка уку өчен шактый акча – 400 мең доллар тирәсе кирәк. Әмма дәвалану да бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә, Роза монда кайткач, табибларга күренгән. Арендалы йорт, торак-коммуналь хезмәтләре дә кыйбат. Кешеләр электр утына аз түләр өчен Раштуа бәйрәмендә төсле лампочкалы гирлянда элми. Чүп чыгару өчен дә күп түлисе икән. Өстәвенә аны аерырга кирәк: көнкүреш калдыклары – бер урынга, картон – икенче, пластик өченче урынга ташлана. Машинаны иминиятләштерү дә кыйммәткә төшә. Ә гаиләдә алар өчәү, чөнки 20 яшьлек Мостафага университетка укырга йөрергә кирәк.
Ризыкларга бәя төрле була. Мәсәлән, гади кибетләрдә алар арзан, ә байлар өчен махсус кибетләрдә бәя бермә-бер арткан, чөнки, үзләре әйтүенчә, мондагы җиләк-җимеш һәм яшелчә химикатсыз үстерелгән. Әлбәттә, бу әкият, әмма ышанучылар бар.
Кызыклы факт: статистика буенча америкалыларның 75 проценты кредит түли. Әгәр дә түләп торган кредитың («кредитная история») булмаса, йорт та, машина да сатып ала гына түгел, арендага да ала алмыйсың икән. Әмма кредитыңны түләмәсәң дә, шул ук хәл була.

Түбән Камада яшәү рәхәт!

Роза үзе төректә кияүдә, шуңа күрә, үзе дә, балалары да төрек телендә сөйләшә. Үзе ул рус, татар, индонезия, инглиз телләрендә аралаша. Олы улы да әби-бабасы белән татар телендә сөйләшә, үзлегеннән рус телен үзләштерә. Уртанчы улы Тайлан Түбән Камага кайткач, матур гына сөйли башлады. Карагыз әле, берничә телдә сөйләшүдә бер дә кыенлык юк икән! Татар телен укытуга каршы чыгып, рус телен ныграк өйрәтергә кирәк дигән ата-аналарга үрнәк бит бу!
– Түбән Каманы бик сагынганмын. Шәһәребез бик матурланган. Паркларда йөрергә бик яратабыз. Барысы да якында гына. Социаль тормыш кайнап тора. Гринсборода паркка кадәр машинада 10 минут барырга кирәк. Балалар да мәктәптә генә аралаша, чөнки транспорт йөрмәгәч, кунакка бару юк инде ул. Әти-әни машинага утыртып алып барса гына, кинога да бер олы кеше берничә баланы алып бара. Түбән Камадагы кебек шәһәркүләм бәйрәмнәр дә уздырылмый, – ди Роза.
Тайлан да әнисе сүзләрен җөпләп, «монда кызыграк», дип куйды. Ул Алабугага, Казанга барып кайткан. Абыйсы Санкт-Петербургка кадәр үзе генә барган. Рәсәйнең икенче башкаласы Мостафаны купшылыгы белән шаккатырган, ул «Ал җилкәннәр» фестивалендә булган, ак төннәрдә Нева елгасы янында йөргән, Петергофны күргән, тик үзе әйтүенчә, андагы матурлыкта «иман юк». Бу яктан Истанбул шәһәре, мәсәлән, игътибарга лаек.
Роза белән сөйләшүдән соң уйланып утырдым... Юк, бармас идем, яшәмәс идем мин Америкада. Паркларыбызны,Кама елгасын, әниләрнең бакчасын, авылымны сагынып, саргаер идем кебек. Ә сез, чакырсалар, күченеп китәр идегезме?
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Р. Улудаг шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: