Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Алтын кул»лар күбрәк кирәк!

Бирде дә соң быел кыш кирәген! Карлы-яңгырлы декабрьдән соң гыйнварда суыгын да жәлләмәде, көртләрне дә биек өйде. Ишегаллары кар өемнәренә күмелде, юллар бозлавыкка әйләнде. Шул уңайдан коммуналь оешма хезмәткәрләре көчле тәнкыйтькә дучар булдылар. 28 февральдә шәһәр газеталарының журналистларын җыеп, аларга кар полигоннары, ишегалларында эшләүче машиналарны күрсәтеп, акланырга тырыштылар. Җитәкчеләр, ике...

Бирде дә соң быел кыш кирәген! Карлы-яңгырлы декабрьдән соң гыйнварда суыгын да жәлләмәде, көртләрне дә биек өйде. Ишегаллары кар өемнәренә күмелде, юллар бозлавыкка әйләнде. Шул уңайдан коммуналь оешма хезмәткәрләре көчле тәнкыйтькә дучар булдылар. 28 февральдә шәһәр газеталарының журналистларын җыеп, аларга кар полигоннары, ишегалларында эшләүче машиналарны күрсәтеп, акланырга тырыштылар. Җитәкчеләр, ике сүзнең берендә, «аномаль» кышны гаепләделәр...
 
Бездә гел шулай бит - иген уңмаса да, табигать шартлары гаепле, кар күп яуса да… Быел язга күчтек инде, алдагы кышта да юлларны һәм торак ишегалларын тиешле чистарту проблемасы тагы килеп басачак. «Кар десанты»н җиңәр өчен нәрсә җитми соң? Беренче карашка, бар да тәртиптә! Һәр көз саен коммуналь оешмалар «парад» үткәрәләр: барысы да бар - кышка әзерлек бик шәп, фәлән берәмлек техника сафта, йөзләр-чә тонна ком әзерләнгән һ.б.
Ком турында шикләнмибез, аллага шөкер, Кама буенда яшибез. Ә менә техника турында мактану «комнан бау ишкәнне» хәтер-
ләтә. Кечкенә «чүмеч» элгән тәгәрмәчле тракторлар («Беларусь»), берничә грейдер һәм йөк төягеч урам юллары озынлыгы гына йөз чакрымнан артып киткән Түбән Камага җитәме икән?!!
 
Шәһәрне нигә кар баса? Сәбәп - вакытында карны җыеп-төяп, махсус полигоннарга алып чыгарга өлгермәүдә. Бездә карны инде 1-1,5 метрлы көртләргә җыелгач кына «К-701» тибындагы зур «чүмеч» куелган тракторлар белән үзбушаткычларга төяп, алып китә башлыйлар. Әмма бу эш юл чатларында, автомобиль хәрәкәтенә бик комачау ясый торган урыннарда гына алып барыла. Юлларны һәр көнне, буйдан-буйга чистарту өчен махсус үзйөрешле төягеч техника кирәк (кар транспортер лентасы буенча төялә). Юл хезмәткәрләре бу техниканы үзләре «алтын кул», дип атыйлар икән. Моннан бер ай элек шәһәр җитәкчеләренең 9нчы микрорайон халкы белән очрашуында бу темага сорау биргән идем. Безнең шәһәрдә шундый техниканың... бары бер экземплярда булуы турында мәгълүмат алдым! Иң кызыгы шунда - быел кыш буена шәһәр юлларында бер мәртәбә дә андый техника күренмәде. Үзем көн саен диярлек руль артында, кайчак кич-төнлә дә йөрештерергә туры килә - бер дә очрамады! Ә андый техниканың инде узган гасыр урталарында Казаннның Үзәк стадионы артындагы мәйданда колонналап торганын хәтерлим әле.
 
Әлбәттә, андый техника кыйммәттер, бигрәк тә бүгенге «кыргый» базар шартларында. Ә шәһәр юлларын чиста тотуга юнәлтелгән финанслар дөрес кулланыламы икән? Ноябрь азагы я декабрь башларында урамны иңләп килгән «Мехуборка» машиналарын күргәнегез бармы сезнең? Бишәр КамАЗ бер-бер артлы резин эттергечләре белән шәһәр буйлап тузан туздырып йөриләр (чөнки кар әле ятмаган, песи койрыгы белән дә җыеп алырлык түгел...) Күпме солярка яндыралар икән алар?
 
Әле узган атнада гына Бызов урамындагы «Сезам» кибете каршындагы мәйданчыкта йөк төягечнең эшен карап тордым. «Чүмеч»енә кар төягәч, аны күтәрә дә... үзе үк урман ягына ташый. Әгәр дә зур үзбушаткыч машина ташыса, әлеге дә баягы, ягулык азрак сарыф ителер иде. Бу тракторның эше миңа кашык белән коедан су ташуны хәтерләтте.
 
Техниканы нәтиҗәле куллану руль артында кемнәр утыру белән дә бәйле. Сезонлы эш булу аркасында тәҗрибәле механизаторлар табу да җиңел эш түгелдер. Әмма... акча яхшы түләсәләр, эшчеләр табарга, юлларны кардан чистартуны тәүлек буе сменалап оештырырга була. Эшчеләргә ничек түләүләрен яхшы беләбез, ә менә юл-коммуналь оешмаларының урта кул эреле-вак-лы җитәкчеләренеке ничек икәнен фаразларга була. Берничә ел элек шулай ук шәһәрне кар баскач, кайдандыр шул «алтын кул» техникаларын алып килгәннәр иде шәһәргә. Эшне оештырганда, юл һаләкәте булмас өчен, «аварийник»лары кушылган җиңел машиналар хәрәкәтне бүлеп торалар иде. Шуңа игътибар иттем, бигрәк затлы ялтырап торган кыйммәтле «джип»лар иде алар. Хуҗалары - яшь кенә егетләр. Кеше кесәсендәге акчаны санау яхшы эш түгел диләр, ә менә «джип»та йөргән механизаторларны бик сирәк күрәм мин...
 
Ниһаять, шагыйрь әйтмешли, «март аеның нечкә билле җиле» ярдәме белән кар көртләре кими башлады. Ләкин яңа кышкы сезонга бармак белән генә санарлык айлар кала. Быел да көз юл-коммуналь оешмалары Лемаев мәйданында парад үткәрерләрме икән? Анысы инде үз эшләре. Тик парадта яңа «алтын кул» техникасын да бик күрәсе килә иде...
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ.
 
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев