Туган як

Алда ниләр булмас...

Медицина өлкәсендә кешеләрне төрле чирләрдән котылдыруда даруларга гына исәп тоту - инде узылган этап. Яңадан-яңа дәвалау ысулларын эзләү буенча эшнең беркайчан да тукталганы юк. Чирле кешенең авыру органын сәламәт кеше органына алыштыру - шул юлларның берсе, һәм ул дөнья илләрендә байтак еллар кулланылып килә. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы (ВОЗ) мәгълүматына...

Медицина өлкәсендә кешеләрне төрле чирләрдән котылдыруда даруларга гына исәп тоту - инде узылган этап. Яңадан-яңа дәвалау ысулларын эзләү буенча эшнең беркайчан да тукталганы юк. Чирле кешенең авыру органын сәламәт кеше органына алыштыру - шул юлларның берсе, һәм ул дөнья илләрендә байтак еллар кулланылып килә. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы (ВОЗ) мәгълүматына караганда, дөньяда һәр елны орган күчереп урнаштыру буенча 120 мең операция ясала икән. Сөенергәме, көенергәме? Чөнки берәүләрнең гомере озайтыла, ә икенчеләре дөньядан китә. Ул 120 мең үз вакыты җитеп үлүчеләр генәме икән? Әллә җинаятьчел бизнес корбаннары да булганмы? Чөнки органнар күчерү буенча 20 меңләп яшерен операция ясалуы турындагы мәгълүмат та саркып чыкты. Пакистан, Кытай, Һиндстан һәм Филиппинда ярым яшерен клиникалар булуы, органнар сатуның яшерен базарында Кытайның алдынгы урында торуы да мәгълүм.

Безнең илдә дә андый операцияләр ясалуын барыбыз да диярлек беләдер. Дөрес ул Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм кайбер төбәкләрдә генә булып, бик аз санда башкарыла. Бу яктан Россия дөньяда артта кала. Ә ел саен сәламәт бөергә ия булу өчен ихтыяҗ - 6 мең, бавырга - 2 мең, йөрәккә 1 мең чамасы булып, шуларның нибары 15,6, 13,6 һәм 16,4 процентына гына андый операция ясала икән.

Россиядә бу өлкәдә хәлне Европа илләре дәрәҗәсенә җиткерү турында хыялланучылар булуы мәгълүм. Әле менә күптән түгел генә Федерация Советы әгъзасы Антон Беляков, кешенең, үзе үлгәч органнарын алу өчен донор булырга теләү-теләмәве паспортына яки машина йөртү таныклыгына язылырга тиеш, дигән закон проекты тәкъдим иткән. Әле алай гына да түгел, яраклы донорларның электрон базасын булдыру кирәклеге дә урын алган әлеге проектта. Имеш, АКШның кайбер штатларында, Европа берлеге илләрендә шофер таныклыгына яки иминият таныклыгына андый билге куелгач, нигә безгә дә шулай эшләмәскә?! Илнең теләсә кайсы почмагында хирурглар электрон мәгълүмат буенча кирәкле органнарны тиз таба алачак, янәсе.

Ә табиб куллана алган ул мәгълүматлардан җиңаятьчеләр файдаланмаячагына кем гарантия бирә ала? Әйтик, шул закон проектын тәкъдим итүче Антон Беляковның органнары кемгәдер күчереп утырту өчен бик тә яраклы булды ди... Уйларга да куркыныч бизнеска юл ачылмасмы?

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы узган ел ук донорлык һәм кеше органнарын күчереп урнаштыру турында закон проектын эшләгән булган инде. Анда донор булырга ризалыкны паспортка язу турында каралмаган, ә үлгән кешенең туганнары ризалыгын алу күздә тотылган.

Сенаторлар, депутатлар, министрлыклар әллә нинди законнар кабул итәләр. Ә халык андый законлаштыруларга риза булырмы икән соң? Дөрес, якыннарының гомерен саклап калу өчен, яки акча кирәккә бөерен сату очраклары турында укырга туры килгәләгәне бар. Әмма Россия бүген җиңаятьчелек гөрләп чәчәк аткан кыргый капитализм системасында бәргәләнгән, күрше илләрдә сугыш дөрләтелгән, "идарә ителә торган хаос" тудырылган шартларда, андый закон кабул ителүнең нәтиҗәләре яман булмасмы? Польша алмасын, Мисыр бәрәңгесен, чит илләр даруларын ике-өч бәясенә арттырып сату "бизнес"ы гына түгел бит бу. Калын кесәлеләр сәламәтлеген кайгырткан җинаятьчел бизнес тамыр җибәрмәячәгенә кем ышана ала? Дин күзлегеннән моңа ничек карала?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: