Туган як

Ә аларны кая куярга?

Шәһәрдә ел саен машиналар саны арта бара. Бу, бер яктан караганда, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыру билгесе. Ә икенче яктан, машиналар күпләп «үрчүнең» тискәре яклары да байтак. Беренчедән, алар шә-һәребезнең экологиясенә тискәре йогынты ясый. Завод торбаларыннан чыккан газлар күкне төтәсләү белән беррәттән, машина двигательләреннән чыккан төтен дә атмосфераны агулауга зур өлеш...

Шәһәрдә ел саен машиналар саны арта бара. Бу, бер яктан караганда, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыру билгесе. Ә икенче яктан, машиналар күпләп «үрчүнең» тискәре яклары да байтак.

Беренчедән, алар шә-һәребезнең экологиясенә тискәре йогынты ясый. Завод торбаларыннан чыккан газлар күкне төтәсләү белән беррәттән, машина двигательләреннән чыккан төтен дә атмосфераны агулауга зур өлеш кертә һәм ул өлеш машиналар саны артуга пропорциональ рәвештә үсү ягына бара. Икенчедән, урамнарны тутырып әрле-бирле чабышкан машиналар җәяүлеләргә йөрергә комачаулый. Әле алай гынамы, юл фаҗигасенә очрап кешеләрнең гомерләре өзелү очраклары елдан-ел арта.
Ишегалларына шыплап тулган машиналар да проблемага әверелде кебек. Иске микрорайоннардагы ишегаллары машиналар өчен аеруча кысан. Беренче төзүчеләр, берничә дистә елдан шәһәрдә машиналар шулай күп буласын күз алдына да китермәгәннәрдер, әлбәттә. Ә тагын дистә еллап вакыт узгач, аларның ишегалларына да, урамнарга да сыймавы көн кебек ачык. Хәер, алдагысы өчен шайтан кайгырган, ә менә ишегалларындагы машиналар йортларда яшәүчеләрдә хәзер үк зур ризасызлык тудыра. Кешеләрдән: «Атлап йөрергә дә урын калдырмыйлар», «Пандус янына куеп, бала һәм инвалид коляскаларына комачаулык тудыралар», «Ашыгыч ярдәм» кебек махсус машиналарга туктар урын юк» дигән зарлану сүзләрен көннән-көн ешрак ишетергә туры килә.
Әйе, машиналарны тротуарларга, хәтта газоннарга кую очраклары күбәйде, кышын кар чистартырга комачаулык тудыралар, сигналларын кычкыртып йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозалар - әле тагын санарга булыр иде, тик аңа карап кына хәл яхшы якка үзгәрсә икән. Болар, чыннан да, кешеләрнең ачуын китерә. Ишегалларында машиналарның күпләп үрчүенә теш кайрау-чы кешеләрне аңларга да була. Һәм каерыйлар да, әле ничек кенә! Кемдер, эх, тәгәрмәчләрен тишкәләсәң иде шуларның ди, икенче берәүләр, тәрзәләрен ватып чыгарга кызыга, хәтта, эх, берәрсен шартлатырга иде, диючеләр дә бар. Тик, аек акыл белән уйлап карасаң, тишеп, ватып, шартлатып кына ишегалларындагы машиналардан котылып булырмы икән?!
Бу бер безнең шәһәр проблемасы гына түгел. Үзәк телевидениедән, Мәскәүдә яшәүче бер өлкән кешенең үзләренең ишегалдына тезеп куелган машиналарга ачу итеп, рәттән һәрберсен кадак очы белән тырнап чыкканлыгы турында күрсәткәннәр иде. Аларны тырнауга карап кына ишегалдында машиналар саны кимемәгән. Ә теге абзыйга суд булган. Күрәләтә торып кеше милкенә зыян салу өчен законда статья каралган шул.
Югарыда санап киткән гамәлләр куллануның берсе дә ишегалларындагы машиналар санын киметмәячәге көн кебек ачык. Кая инде ул бер чебен дулап, төрәзә ватсын ди?! Әле дистә еллар элек ишегалларында законсыз оештырылган төнге стоянкаларга каршы хокук саклау органнары да көрәш башлап караган иде. Тик халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башланган бу изге ниятләре тормышка ашмады. «Экология милициясе» дигән оешма да машиналарны теләсе кая куюга каршы көрәшеп карады. Тик барыбер хәл яхшы якка үзгәрмәде. Машиналар бетмәде дә, кимемәде дә, ә экология милициясе үзе таркалды. Хокук сак-лау органнарының машиналарны ишегалдына куючыларга каршы көрәше штрафка тарту, куркыту, тыю, җәза бирүгә корылган шул.
Аерым кешеләр үзара зарланышып кына да хәл уңай якка үзгәрмәячәк. Ни өченме? Чөнки ишегалдында машиналарның күплегеннән ни кадәр генә зарлансак та, аларның хуҗаларын начар дип сүксәк тә, ишегалдыннан алгач, машиналарны кая куярга икәнлеге ачыкланмаган көе, яисә заман таләпләренә туры килердәй машина кую урыннары булдырмаганда, бу кыен хәлдән чыга алмаячакбыз.
Машиналарны ишегалларына кую каян башланды соң? Югыйсә, шәһәрләрдә законлы стоянкалар да бар, гараж кооперативлары да шактый. Дөрес, алар шәһәрдәге машиналар саныннан күпкә аз. Ә бәяләре?! Машинаңны стоянкага бер көн генә куйганда 35-40 сум (кайда булуына карап) түләргә кирәк. Ә машиналарын даими куючылар өчен, ай буена бер мәртәбә түләгәндә, уртача 1000 сум дип исәплик. Калынрак кесәле кешеләр өчен болар төкерек кенәдер, бәлки. Ә акчасы аз булганнарның кесәсенә суга.
Дөрес, арзанрак стоянкалар да бар. Аларында урыннар җитәрлек булса да, шәһәрдән читтәрәк урнашканнар. Анда машинаңны илтеп кую һәм барып алу өчен өстәмә бензинны, автобуска түләргә кирәклеген исәпләсәң, алар да үзләрен акламый, әле күбрәк тә акча чыгадыр.
Гаражларга килгәндә, алары һәркемдә дә юк. Булганнары да яшәгән урыннарыннан бик ерак. Гаражлары булмаганнар машиналарын ишегалдына куйганда, гаражы булган икенче берәү, машина куям дип, шәһәрнең икенче башына йөгерми. Мәсәлән, мин машинамны Сүбәләктәге гаражыма илтеп куеп кына, безнең ишегалдында машиналар саны кимемәячәк. Моның шулай икәнлегенә моннан берничә ел элек үз тәҗрибәмдә ышандым (әгәр проблеманы шулай җиңел генә хәл итеп булса, иртәгә үк илтеп куя башлыйм).
Ә менә стоянкалар һәм гаражлар яшәү урыннарына якын урнашса, бу хәл булмас иде. Балаларны бакчага урнаштырганда беребез дә баласын шәһәрнең икенче микрорайонына йөртми бит. Мәктәпләр белән дә шулай. Гадәттә, кеше көнкүреше өчен әһәмиятле андый социаль биналарны, проект нигезендә, микрорайон төзелгәндә үк салып куялар. Кибетләрне һәм сәүдә үзәкләрен генә алыйк: соңгы елларда, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле, һәр микрорайонга дистәләгән кибет салдылар. Машиналар кую урыннары белән дә шулай булырга тиеш, минемчә, Чөнки, хәзерге заманда шәхси машиналар да кешеләр көнкүрешенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
Ишегалларына машиналарны куйдырмауның конкрет юлларын, әлеге хәлгә зарланучы ризасыз кешеләр түгел, хөкүмәт органнары билгеләргә тиештер, минемчә. Нәрсә начар икәнлеген күрсәткәнче, башта аларны хәл итәрдәй тәкъдимнәр, конкрет эш-гамәлләр кирәктер?! Машиналарның күпләп артуын исәпкә алып, хөкүмәт программалары булдырып (андый программалар хәзер җәмгыятебездәге бик күп тармакларда нәтиҗәле кулланыла), цивилизацияле кайбер илләрдәге кебек һәр микрорайон янәшәсенә күп яруслы машиналар кую урыннары төзесәләр, бик яхшы булыр иде дә бит! Мондый стоянкалар урынны да аз алыр, ишегалларын да бушатыр иде. Менә шуннан соң машиналарын ишегалларына куеп карасыннар! Инде ул чакта, шундый мөмкинлек була торып та, машиналарын ишегалларына куеп һаман закон бозучыларга, чыннан да, штраф та салырга, башкача да җәзага тартырга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: