Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Аларда мәктәп киеме мәҗбүри түгел

Түбән Камага Франциянең Реймс университеты мөгаллимнәре килеп китте. Алар шәһәребезнең белем бирү системасы белән танышып, тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Кунаклар 27 нче мәктәптә математика, рус теле, химия дәресләрен карадылар. Аларны, шулай ук балаларны тукландыру, методик ярдәмлекләр һ.б. кызыксындырды. Үзләре әйтүенчә, белем бирү алымнары охшаш, ә менә укучылар өчен махсус мәктәп киеме мәҗбүри түгел икән. Укучылар да кунаклар белән француз телендә теләп аралаштылар.
Сүз уңаеннан, француз мәктәпләрендә укучыларның белемнәре 20 балл буенча бәяләнә, ә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханны барлык фәннәр буенча тапшыра.
Чит ил белгечләре менә 10 еллап инде Яр Чаллы педагогия университеты белән хезмәттәшлек итә, тәҗрибә уртаклаша, лекцияләр укый.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев