Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Аңламассың бу дөньяны

Язмамны мәзәктән башлыйм.

Аһ-уһ килгән зарлардан туеп, илебезнең автомобиль чыгаручы заводларның берсе, күп акчалар түгеп, чит илдән кыйммәтле белгечләр чакыра. Киләләр тегеләр Рәсәй җиренә, берсеннән-берсе остарак идеяләр, планнар белән. Вакытны озак сузмыйча эшкә керешәләр. Тик ни хәл, ни генә кыландырсалар да, барыбер элекке машина төшә конвейердан. Аптырагач, бар детальләрен дә чит илдән кертеп, шәп кенә «иномарка» ясарга уйлыйлар. Юк, тагын үзебезнең машина килеп чыга. Баш кашый, тел шартлата теге оста белгечләр – тик сәбәбен ачыклый алмый. Заводтагы бар Рәсәй халкын читтән килгән эшчеләр белән алыштырып карыйлар – нәтиҗә шул ук. Сәбәбен таба алмый аптырагач, теге белгечләр: «Сезнең җирегез шундый», – дип чыгып качалар. 
Ни өчен яздым бу тапталган мәзәкне дисезме? Ышанырсызмы, юкмы, минем дә шундый хәл бит. Бакчада дим. Ел саен әллә нинди сортлы кыяр орлыклары сатып алам – нәтиҗә бер, беләк буе кыяр! Ни тозлап булмый, ни кешегә күрсәтергә оят. Әллә җирем шундый, әллә үзем оста бакчачы? Ул кишерләрне күрсәгез! Сирәкләгәнем, утаганым да юк бит инде – ярты метр үсә. Шунысы сөендерде быел – помидорлар чыпчык башы кадәрле булды. Ә менә анысын, зур помидор ашыйсым килә, дип «Үгез йөрәге» дигән сортлысын сайлаган идем. Нишли икән бичара үгез, мондый кечкенә йөрәк белән дип, кызганып утырам.
Кеше инде бәрәңгесен казып бетерде, ә минем әле бәрәңгене казып караганым юк – куркам. Нишләрсең, көрәк тыккан саен чиләк кадәр бәрәңге чыкса?..
Энҗе ГАЛИЕВА.
Фотода: минем кыяр уңышы.
Автор фотосы. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X