Туган як

Акыллы гамәлләр, үтемле сүзләр кирәк

Соңгы вакытта тел, милләт язмышы турында күп сөйлиләр, еш кына бәхәсләр куерталар. Тик ни өчендер, миңа калса, бу тема күбрәк гади халыкны гына кызыксындыра кебек. Әйтерсең, тел-милләт язмышы бары тик аларга гына кирәк. Ә Дәүләт думасында депутат кәнәфиендә утыручы «халык хезмәтчеләре» ни өчендер читтә кала. Кайчак, анда утыручылар арасында берәр татар кешесе юк микән, дип тә уйлап куям…

Татарча укыту һәм уку нигә шулай көннән-көн сүлпәнләнә бара соң? Сүз дә юк, шул хакта сүз кузгалса, әнә бит, ата-аналар (татарлар турында сүз бара) үз балаларын татарча укытырга теләми диючеләр бар. Мәктәпләрдә очрашулар вакытында андыйлар белән үземнең дә әңгәмә корганым булды. Һәм аларның ышандырырлык дәлиләре дә бар. Әйе, Бердәм дәүләт имтиханнары русча булгач, нишләп баласын татарча укытып йөрсен соң?! Шуңа күрә татар сыйныфларына биреп, үзләренең балаларын «интектерүгә» кайбер ата-аналар каршы. Әгәр имтиханнарны татарча бирсәләр, урта мәктәпне тәмамлагач, белемне татар телендә дәвам итү мөмкин булса, милли югары уку йортлары эшләсә – гомумән, тиешле бөтен шартлар тудырылса, иманым камил, татар ата-аналарының барысы да диярлек үз балаларын ана телендә укытыр иде. Ә бит Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә дә бирүне гади халык хәл итә алмый, югары уку йортлары ачылу да гади халык теләге белән генә хәл ителми. Монда инде ил җитәкчеләренең акыллы гамәлләре, депутатларның үтемле сүзләре кирәк. Ник эндәшмиләр? Без бит аларны, кәнәфиләрдә утырып ыштан төпләрен шомарту өчен түгел, үзебезнең мәнфәгатьләрне якласыннар дип, зур өметләр белән сайлыйбыз… 
Инде тел мәсьәләсен кузгатканмын икән, бу язмамда тагын бер проблемага тукталасым килә. Монысы инде вак нәрсә дияргә ашыкмагыз. Телебезнең дәрәҗәсен күтәрүдә вак нәрсә юк һәм була да алмый. ТНВ каналында тапшырулар белән бер рәттән, «бегущая строка» дип аталган язмалар аркылы бик күпләрнең үзләренең  якыннарын, танышларын татар телендә туган көннәре белән котлауларны карыйбыз. Аңлавымча, бу котлауларны мобиль телефон аркылы ТНВ каналына  җибәрәләр. Сүз дә юк, бик ансат. Әмма ләкин телефоннарда татар алфавитына кергән өстәмә хәрефләр каралмаган. Нәтиҗәдә, рус алфавитына кергән хәрефләр белән генә татарча котлау үзе бер комедиягә әйләнә. Татар сүзләрен кем ничек бозып язып җибәрә, ТНВ каналында шулай кабул итәләр һәм халыкка шул бозык рәвештә җиткерәләр. Бу нәрсә дигән сүз инде? Миңа калса, ТНВ җитәкчеләренә бу турыда уйлап карарга вакыт җитмәдеме икән? Чөнки бу каналны миллионлаган милләттәшләребез, шул исәптән балалар да карый бит. XXI гасырның техника һәм технология таләпләренә һич тә туры килми торган бу «гариплекне» балаларга ничек аңлатырга? 
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: