Туган як

«Аксакаллар сүзе үтемле була»

Ул гомеренең күпчелек өлешен җаваплы урыннарда эшләгән. Шулай да Түбән Кама шәһәре һәм районы халкына ул соңгы бер дистә ел эчендә генә танылып өлгерде. Шулай булмый соң, аның фамилиясе газета битләрендә еш басылып чыга, радио-телевидениедән ишетелә, әледән-әле үткәрелә торган мөһим чараларда да күп вакыт аның чыгыш ясаганын күрергә була, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында үткәрелә торган очрашуларда актив катнаша һәм, иң мөһиме, хәл ителәсе мәсьәләләргә карата үзенең төпле сүзен әйтә белә... Сүз Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ШИҺАПОВ турында бара. Түбәндә аның белән әңгәмә урнаштырабыз.

– Зирәк Гыйләҗевич, шәһәрдә һәм районда сезнең турыда ишетеп белмәгәннәр сирәктер. Ә менә тормыш юлыгыз турында бик азлар гына хәбәрдар. Кайчан, кайда туып үстегез, хезмәт юлыгызны ничек башладыгыз?
– Мин 1943 елда Югары Ослан районының Йолдыз авылында туганмын. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Үзбәкстанның Андиҗан шәһәренә китеп, шундагы һөнәр училищесына укырга кердем. Анда бетончы-монтажчы һөнәре алып, бер предприятиедә эшли башладым. Унынчы сыйныфны кичке мәктәптә үзбәк телендә тәмамладым.
– Туган якларга кайтырга нәрсә мәҗбүр итте?
– Туган як үзенә тарта икән ул. Яшьлек романтикасы бераз сүрелгәч, туган як турында ешрак уйлый башладым һәм, туганнарымны сагынуга түзә алмыйча, Татарстаныма кайттым. Чаллы шәһәренең күзәнәкле бетон заводында эшли башладым. 
– Сезгә күпчелек очракта эчке эшләр министрлыгы системасында эшләргә туры килгән. Бу армиядә хезмәт итүегез, ил каршында хәрби бурычыгызны үтәү белән бәйлеме? 
– Булачак һөнәрләремә армия хезмәтенең берникадәр йогынтысы булды, әлбәттә. Татарстанга кайткач, заводта озак эшләргә туры килмәде, шул ук елны армия хезмәтенә алындым. Анда стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Азот җитештерү җайланмасында смена начальнигы, батареяның старшинасы вазифаларын башкарырга туры килде. Кече офицерлар курсын да тәмамладым. Кыскасы, ил адындагы хәрби бурычымны намус белән үтәргә тырыштым. Егетләр белән аралашу, булдыра алган кадәр тәрбия эше алып бару тормышка карашымны җитдиләндерде. КПСС сафына да бик теләп кердем. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашу сәяси күзаллауларымны шактый тирәнәйтте.
–  Һәм сезне – яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан яшь егетне, эчке эшләр министрлыгына караган системага бик теләп кабул иттеләр инде, шулаймы?
– Юк. Аңа кадәр килеп җиткәнче күп тоз ашарга туры килде әле. Армиядән соң Казан химия-технология институтына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамладым. Хезмәт баскычларымны санап чыгу өчен кәгазъ битләре генә җитмәс. Иң мөһимнәренә тукталам. ТАССР эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә бүлек инспекторы, хәрбиләштерелгән янгын сүндерү часте начальнигы, Түбән Кама политехника көллияте директоры урынбасары, Татарстан республикасы ирекле янгын сүндерү дружинасы оешмасының Түбән Кама филиалы директоры вазифаларын башкарырга туры килде. Әнә шулай тынгысыз хезмәт белән гомеремнең иң егәрле вакытлары үтеп тә китте. Гомер көзенә кергәнне сизми дә калганмын (көлә).
– Төрле дәрәҗәдәге бүләкләр гомерегезне юкка гына үткәрмәвегез хакында сөйли. Белүемчә, хезмәтләрегезне югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм хөкүмәтебез югары бәяләгән?
– СССР һәм Россия Федерациясе медальләренә дә лаек булдым, шуларга өстәп, күпсанлы Мактау грамоталарым бар. Моннан биш ел элек кенә Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Аллага шөкер, хезмәтемне югары бәяләделәр. Бергә эшләгән хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт!
– Зирәк Гыйләҗевич, сез – тынгысыз җанлы кеше. Инде олыгайдым дип, тик ята торганнардан түгел. Лаеклы ялда булсагыз да, актив эшчәнлек алып барасыз, шәһәребезнең һәм районыбызның җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларның берсе.
– Тик яткан таш мүкләнә, диләр. Ялда булсам да, Аллага шөкер, тик утырырга җыенмыйм. Янгыннарны булдырмый калу буенча түбәнкамалылар арасында аңлату эшләре алып барам, лекцияләр укыйм, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашу максатыннан, киңәшмәләрдә катнашам һәм дәресләр үткәрәм, «Яшь янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар» клубын оештыруда башлап йөрергә туры килде. Муниципаль районның ирекле янгыннан саклау отряды җитәкчесе дә әле мин. Түбән Кама аксакалар шурасын җитәкли башлавыма да тиздән ун ел була. 
–  Аксакаллар шурасы эшчәнлеге турында кыскача гына әйтеп китсәгез иде?
– Шура күпкырлы эшчәнлек алып бара. Шәһәребездә һәм районыбызда  милли мәгариф, яшь буынга тәрбия бирү, мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә безнең дә саллы гына өлешебез бар. Кайвакыт инде хәл ителәсенә өмет югалган мәсьәләләр дә, аксакалларның үтемле сүзләре буенча хәл ителгән очраклар да аз түгел. 
– Аксакаллар шурасының элекке еллардан килгән тәҗрибәсенең дә әһәмияте аз түгелдер?..
– Чыннан да,  аксакаллар шурасы үзенең үткәне белән дә көчле. Әле узган гасырның туксанынчы еллары башында ук оешкан шура үзенең матур эшчәнлеге белән Түбән Камада гына түгел, республикада да танылуга  иреште. Аксакаллар хәрәкәте башында Мәсгуть Сибгатов, Камил Фатыйхов, Рифкать Гайнуллин, Әнвәр Хәсәнов, Азат Зыятдинов, Гариф Гыйләҗев, Нәкый Әхмәтшин, Рәис Әхмәтшин, Мисбах Мәүли улы, Василий Игнатьев һәм Рәшит Шәяхмәт улы кебек мөхтәрәм шәхесләр торды. Алар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, телебезне саклауга, гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны барлауга зур көч куйдылар. 
– Шураның бүгенге әгъзалары турында да берничә сүз әйтсәгезче.
– Теләсә нинди җитәкче алдында сүзеңне үткәзеп сөйләшү өчен тирән белем, зур тәҗрибә кирәк. Аксакаллар оешмасына тупланган кешеләр: минем урынбасарым, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Мәснәви Габдулла улы Һадиуллин; шураның сәркатибе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, һәвәскәр тарихчы һәм аналитик Мансур Корбангали улы Ганиев – барысы да зур тормыш тәҗрибәсенә ия мөхтәрәм кешеләр. Шура әгъзалары РСФСРның мәгариф отличнигы Суфиян Минһаҗ улы, Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Түбән Каманың мактаулы гражданы Гамир Гариф улы, хезмәт ветераны Кирам Кашафетдин улы, Татарстанның атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл байрагы һәм Ленин орденнары кавалеры, шәһәрнең мактаулы гражданы Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы,  Бөтенроссия адвокатлар палатасының беренче дәрәҗә алтын медале белән бүләкләнгән хезмәт ветераны һәм шагыйрь Рәфәт Сәмигулла улы, мактаулы хезмәт юлы узган төзүче-ветеран Миңнегаян ага Ягъфәров, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Нәкыйп Галимулла улы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Мансур Мөхетдин улы һ.б.
– Кешеләр мәңгелек түгел. Гел өлкән кешеләрдән генә торган оешмада  әгъзалар һәрчак яңарып торадыр? Монысы табигый. Шурага яңа кабул ителүчеләр бармы?
– Аксакаллар шурасы елдан-ел яңа әгъзалар белән тулыланып тора. Алар да – зур тормыш юлы узып, лаеклы ялга чыккан шәхесләр. Россиянең халык мәгарифе отличнигы Марс Егоров, Татарстанның атказанган химигы Галимҗан Җиһангәрәев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкләгән язучы, хезмәт ветераны Фәтхулла ага Абдуллин, Татарстанның мактаулы төзүчесе, шәһәрнең мактаулы гражданы Рәшид Әбделхәкимов, хезмәт ветераны Альберт Саттаров – менә шундыйлардан.
– Районыбыз авылларында аксакаллар шурасы вәкилләре бармы?
– Район авыл җирлекләрендә дә шура вәкилләрен булдыруны күптән күз уңында тота идек инде. Бу эшне Мансур Шәрәфетдиновка йөкләдек. Өч ай дигәндә, ул Түбән Кама районының ундүрт авылында халык өчен янып йөрүче мөхтәрәм аксакалларны шурага җәлеп итте. Аларның күбесе халыкның ихтирамын яулаган мәчет картлары, яшь буынга тәрбияви үрнәк күрсәтәләр, мөһим чараларда башлап йөриләр, актив катнашалар, халыкка терәк булып торалар.
– Димәк, аксакаллар шурасы максатчан эш алып бара торган, сүзе үтемле иҗтимагый оешма?
– Әйе, башка кайбер оешмалар шикелле безнең шура таркалуга йөз тотмый. Без курыкмыйча үз сүзебезне әйтә алабыз, алга куйган максатларга ирешү юлларын бергәләп хәл итәбез, башлаган эш-гамәлләребезне ахырынача башкарырга тырышабыз. Түбән Кама аксакаллар шурасы үзен бәйсез тотып, мөстәкыйль рәвештә эшли белә. Без шәһәр хакимияте белән дә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, мөхтәсибәт һәм башка иҗтимагый оешмалар белән дә үзара аңлашып эшлибез, яшибез. Җирле һәм республика матбугат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Үзебезнең башкарган эшләр хакында, милләт, туган тел турында мәкаләләребезне еш бастырабыз. Хәзерге вакытта мөхтәсибәт белән берлектә җеназаханәнең һавасын тазарту, суын чистарту җайланмалары белән тәэмин итү, зиратка мәет алып бару өчен тагын бер машина алу мәшәкате белән йөрибез. Кама Аланы бистәсендә дә җеназаханә булдыру буенча эш башланды. Аксакалларыбызны шәһәр мәктәпләрендә дә көтеп алалар. Очрашулар оештырабыз, әңгәмәләр уздырабыз, шәһәр һәм район кешеләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларда да теләп катнашабыз. Халыкны чиста су белән тәэмин итү, автобуслар хәрәкәтен яхшырту, транспортта тукталышларны ике телдә белдерү һ.б. проблемалар хакында хакимияткә мөрәҗәгатьләр юллыйбыз һәм аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итәбез. Урам, кибет исемнәрен татарча язуда да Түбән Кама башка шәһәр һәм район үзәкләренә үрнәк булып тора. 
Аксакаллар шурасының төп бурычы – Россия халыклары арасында эчкерсез дуслык тойгысы тәрбияләү. Бу бик мөһим. Андый эшне башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясе таләпләрен үтәү зарур. Кызганычка каршы, әле кайбер сәясәтчеләр, түрәләр, чит ил идеологлары тегермәненә су коеп, Конституцияне какшату юлы белән Россия Федерациясен көчсезләндерергә, республикаларны юкка чыгарырга этәрәләр. Минемчә, иң көенечлесе шул – бу аларның иң теләп һәм тырышып башкара торган гамәлләре.
– Зирәк ага, тиздән 75 яшегез тула икән. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә үзегезнең күркәм эш-гамәлләрегез белән халкыбызны куандырып торыгыз!
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ алып барды.
Фото шәхси архивтан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: