Туган як

Акчаны ничек кире алырга

Иң беренче эш итеп, әйбер алганда касса чекларын (гарантиясе чыкканчы, гарантия талоннарын да) товарны кулланганга кадәр, ризыкның кабын ачканчы, я ашап караганчыга хәтле саклауны үзебезнең бик яхшы бер гадәтебез итәргә ияләшик. Игътибар иткәнегез бардыр, күпчелек кеше әйбер, бигрәк тә, азык-төлек алганда, касса чегын кирәкмәгән кәгазьгә санап, ташлап калдырырга гадәтләнгән. Сатып...

Иң беренче эш итеп, әйбер алганда касса чекларын (гарантиясе чыкканчы, гарантия талоннарын да) товарны кулланганга кадәр, ризыкның кабын ачканчы, я ашап караганчыга хәтле саклауны үзебезнең бик яхшы бер гадәтебез итәргә ияләшик.

Игътибар иткәнегез бардыр, күпчелек кеше әйбер, бигрәк тә, азык-төлек алганда, касса чегын кирәкмәгән кәгазьгә санап, ташлап калдырырга гадәтләнгән. Сатып алган товарның нинди дә булса кимчелеге ачыкланса, үлчәме буенча туры килмәсә, яки бөтенләй ошамаса, яисә башка сәбәп табылса, аны алмаштыру, я түләгән акчаны кире алу, закон нигезендә, чексыз эшләнергә тиеш. Әмма тормышта, әгәр кулыңда чегың юк икән, бу һич тә җиңел эшләнми. Шуңа күрә чекны сакларга киңәш ителә (товарный чек алуы да начар булмас, чөнки касса чегындагы хәрефләр һәм саннарның төсе тиз уңып, укып булмаслык хәлгә килә). Базардан сатып алган товарларга килгәндә, алар касса чегыннан башка гына сатылсалар да, кире кайтарырга мәҗбүр булсагыз, онытмагыз, кулланучының бөтен хокуклары да саклана. Шулай да, базар сәүдәгәрләренең кулына бер кергән акчаны һич тә ычкындырасы килмәгәнен исәпкә алып, нәрсә дә булса сатып алганда, янәшәгездә бер-ике шаһит булуы яхшырак (кулланучылар хокукын яклауга кагылышы законның 18нче статьясындагы 5нче пунктны истә калдырыгыз).

Үзегезгә ошамаган, ярамаган товарны, шул ук закон нигезендә, сез 14 көн эчендә кире кайтара аласыз. Бу, шул ук кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы законның 25нче статьясына таянып эшләнелә. Сәбәбе нидә икәнен аңлату мәҗбүри түгел. Кибеттә притензия язарга кушсалар, товарның кимчелеген эзләп, язып тормагыз (әгәр дә инде чыннан да "качественный" булса), бу очракта экспертизага җибәрәбез, диюләре бар. Бигрәк тә, телефон, компьютер кебек техник товарлар булганда. Бу очракта, сезнең, "ошамады, уңайсыз", дип әйтүегез дә җитә. Шул сүзегездә нык торыгыз, юкса, сатучы халкы чегән белән бер... Кием-салымга килгәндә, кибеттә сатучы мактап торганда ул сезгә ошаса да, өйгә кайтып киеп карагач, җитешмәгән яклары ачыкланырга мөмкин: моннан кыса, тегеннән тырпаеп тора һ.б.

Бу очракта ни эшләргә соң? Әгәр дә аягыгызны кыса торган туфли, яки сезгә ошамаган кием-салым икән, әйбәтләп төреп (кибеттән бирелгән тартмасына салып), касса чекын алып (әгәр дә булса), кибеткә барып башкасына алыштырырга, яки түләгән акчагызны кире алырга була. Тик кием киеп йөрелмәгән, өр-яңа, нәкъ кибеттәге шикелле булырга тиеш. Барлык этикеткалары, бәя язулары урынында булса, тагын да яхшырак. Шуңа күрә этикеткаларны кисеп алганчы өйдә әйбәтләп киеп карарга киңәш ителә. Төп максаты сатып акча эшләү булган кибетченең матур мактау сүзләренә ышанып алынган әйбер һәрчак җаның теләгәнчә булып чыкмый шул... Исегездә тотыгыз, үз акчагызга үзегезгә ошаган әйберне генә алырга хакыгыз бар! Сатучы, юмалый-юмалый, бернәрсәне дә көчләп сатып җибәрү хокуына ия түгел. Андый кибеттән тизрәк чыгып китү ягын карагыз. Хәзер товар кытлыгы түгел, бәягә очсыз булмаса да, бер генә сезон кияргә җитәрлек бер үк төрле товар белән күпме кибет тулган!

Шуны да кисәтәсе килә, бар товарны да алыштырып булмый. Алыштырылмый торганнар рәтендә: дарулар, эчке киемнәр, оекбашлар, китаплар, парфюмерия товарлары, метражлап алынган әйберләр, көнкүреш химиясе, үсемлекләр, автомобильләр, техник яктан катлаулы товарлар, кораллар һ.б.

Шулай да, әгәр дә сыйфаты начар икәне ачыкланса, хәтта, яңа гына без санап үткән товарларны да кире кайтарып була. Мәсәлән: тексты начар басылган китаплар һ.б. Андый очракта, ул товар "брак" дип санала.

Брак (сыйфатсыз) товарны кире кайтарырга хакыгыз бар. Бу очракта, кулланучы хокукын яклауга кагылышлы законның 18нче статьясын исегездә тотыгыз.

Хәер, болай да билгеле инде брак товарны шундый ук товарга (әмма яхшы сыйфатлысына!) алыштырып бирергә, яки кире кайтарырга бурычлы булулары. Әгәр дә ремонтларга тәкъдим итәләр икән, бу эш сатучы акчасына эшләнергә тиеш. Кулыгызда касса чекы һәм гарантия талоны булсын!

Товарның кимчелеге гарантия яки яраклылык срогы чыкканчы ачыкланса, товарны ремонтлау гына түгел, ә товарның бәясен кайтаруны тәләп итә аласыз, гәрчә инде аны кулланган булсагыз да. Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: гарантия срогы товарны куллана башлагач кына башлана, һич тә сатып алган көннән түгел! Мәсәлән: телевизорны кибеттән 1.07.2014 алгансыз икән, ә өегезгә аны 10.07.2014тә генә китергәннәр, димәк гарантия срогы 10.07.2014тә башлана. Аяк киеменә килгәндә, гарантия срогы аны киеп йөрү сезонына кергәч кенә башлана. Мәсәлән: кышкы аяк киемен җәй көне алгансыз икән, гарантия срогы 30 көн булса да, ул һич тә сез сатып алган көннән түгел, ә кыш (сезон) башланудан исәпләнә. Моның шулай икәнен күрәсегез килсә, бу язмада сүз бара торган законның 19нчы статьясына күз салыгыз.

Сатып алган товарны кире күтәреп килсәгез, сатучылар сезнең үзегезне гаепләргә тырышачаклар. Әйтик, кызыгыз яңа туфли киеп төне буе биегәч, үкчәләре сынып чыккан, ди. Бу очракта, сатучыларның, кызыгыз үзе гаепле, дип әйтәчәге көн кебек ачык. Әле алар сезгә, "неправильно эксплуатировали", дип тә әйтерләр, Каушап калмагыз, "рекомендации по правильной эксплуатации" дигән кәгазьдә, биергә һәм сикерергә ярамый дип язылмаган бит. Димәк, сезнең таләп дөрес! Яңа телефоныгызның батареясе тиз утыра, ди. "Зарядкага дөрес куймыйсыз", дип, сезне гаепләп калдырып, алыштырудан, яки акчасын кире кайтарудан баш тарталар ("Должны произвести полные циклы зарядки и разрядки, а не заряжать когда вздумается", дисәләр дә, үз сүзегездә нык торыгыз! Анда "рекомендуется" гына диелгән, ә "обязательно, обязаны" диелмәгән!

Әгәр дә сезнең белән мин югарыда язганга охшаш күңелсез хәл килеп чыкса, эт өере кебек кешене амалап алырга әзер торучы сатучылар белән сатулашып тормагыз. Һәр сәүдә йортында "ответственный за обмен некачественного товара", яки "товаровед", яисә администратор һәм директор белән аның урынбасары була. Алардан башка, гади сатучы берни дә эшли алмый. Шуңа күрә, сатулашмыйча, тавыш күтәрмичә, администраторны чакыртыгыз.

Әгәр дә эш тирәнгә китмәгән икән, "Претензия на имя директора ..." (кибетнең һәм директорның фамилиясен күрсәтеп) языгыз һәм җаваплы кешедән "Претензию принял" дип яздыртып, имзасын куйдыртыгыз. "Претензия" ике данәдә язылырга тиеш. Кибет хезмәткәре имза салганы сезнең үзегездә кала. Ә икенчесен аларга бирәсез. "Претензия"не алмыйлар икән, аны заказной хат белән җибәрергә була. Болай эшләгәч тә боз кузгалмый икән, "отдел прав потребителей" дигән оешмага мөрәҗәгать итә аласыз, ә соңыннан - судка.

Претензия язганда: "Менә шул газетадан укыдым әле, әнә теге кешедән ишеттем әле, шулай итергә тиешсез", дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Аның өчен закон бар. "На основании закона "О защите прав потребителя", статья ... (ситуациясенә карап, кайсысы туры килә) имею полное право на возврат и обмен товара ...", дип китәсез. "На основании статьи 21, 22 закона "О защите прав потребителей" прошу рассмотреть в течении десяти дней со дня предъявления данного требования", "Если сроки не будут соблюдены, требую выплатить неустойку в размере 1% за каждый просроченный день. В противном случае обратимся в суд", дип куйсагыз, һич тә артык булмас. Гадәттә, кибет хуҗасы мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөртүче сатып алучының дәгъвасын судка кадәр җиткерми.

Нәрсә булса да, сатып алучының һәрчак хаклы икәне билгеле. Әлбәттә, чик-чаманы югалтмасагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: