Туган як

Акчам артып калгач…

Акыллы кешеләр гел үз-үзләре белән сөйләшеп йөриләр бит, минем дә шундый гадәт бар. Әле алай гына түгел, кайчак үз башым белән киңәш-табыш итәм, кайчак хәтта ашказанымны юатам. Бер көнне газетадан бер мәзәк укыгач, «кара әле, минем турыда инде кайсыдыр берсе язып та өлгергән» дип, сөйләнеп утырам икән. Ә теге мәзәк...

Акыллы кешеләр гел үз-үзләре белән сөйләшеп йөриләр бит, минем дә шундый гадәт бар. Әле алай гына түгел, кайчак үз башым белән киңәш-табыш итәм, кайчак хәтта ашказанымны юатам. Бер көнне газетадан бер мәзәк укыгач, «кара әле, минем турыда инде кайсыдыр берсе язып та өлгергән» дип, сөйләнеп утырам икән. Ә теге мәзәк - күпсанлы түләүләрдән соң акчасы артып калганга гаҗәпләнгән бер гаилә турында.
Мин дә бит шулай хезмәт хакымны алуга, акчаны пунктлап бүлеп куям. Тик, билгеле, ул эш хакы - берничә җирдә эшләсәм дә (Россиядә ай буена яшәргә җитәрлек акча алып эшләүче бәхетлеләр күпме генәдер инде ул!), ай ахырына кадәр җитми, бурычка керергә туры килә.
Тик бу юлы акчам җитмәде генә түгел, артып та калды. Артып калганы әлләни күп түгел, бер ипигә һәм бер туңдырмага җитәрлек. Тик хикмәт башкада - ничек бурычка кермичә акча җиткерә алдым икән?! Бар түләү кәгазьләрен тартып чыгарып, яңадан санап чыктым. Әһә, кредит түләнгән. «Квартплата», телефон, телевизор, газдыр, уттыр, судыр, интернеттыр - барысының да түләү кәгазе бар.
Аптырагач, кич буе утырып, гадәттә бурычка акча алып тора торган танышларыма шалтыратып чыктым. Бәлки бурычымны бирергә онытканмындыр. Гаҗәп, анысы да онытылмаган. Беркемгә дә бирәсем дә, аласым да юк.
Кыргый капитализм чорына рәхмәт, «на широкую ногу» яшәгән совет халкын сакчыллыкка, саранлыкка өйрәтте. Чынлап бит, хәзер кунакка чакырулар, кунакка йөрүләр сирәгәйде, кешеләр үз эчләренә бикләнде.
«Башыңа төшсә, башмакчы булырсың», дигәннәре дә дөрес икән. Мин дә иренмичә, ай буе алган нәрсәләремне язып барырга, исәп-хисап эшләренә остарып җиттем, дипломлы бухгалтерларың бер якта торсын! Булмаса, күзлек киеп, шуларны тагын бер кат тикшереп-исәпләп чыгарга кирәк.
Төне буе утыргач, очына чыктым кебек үзе. Барып чыкканмын, хәтта капрон колготкины да тегеп кигәнмен! Монысына гына түзәргә була, организмны шактый көчләгәнмен - ай буе сепарат сөте майлылыгындагы сөт эчкәнмен; чери башлаганга акция ясап сатылган җиләк-җимеш алганмын; срогы чыккан, песи дә ашамый торган колбасага өстенлек биргәнмен; совет чорында «баҗа туган түгел, кильки балык түгел» дип мыскыл ителгән кильки балыгы белән тукланганмын. И, бичара ашказанкаем! Үзеңнән шулай мыскыллап, мәсхәрәләгәнгә миңа ачуың килмәсен, безне шундый хәлгә төшереп, шулай «рәхәт»тә яшәтүчеләргә рәнҗе! Мин гаепле түгел, берүк, миңа үпкәли күрмә. Үзем дә җүләр инде. кыш башлангач, түрәләрнең «җәй көне җылылык өчен акча түләтмибез», дигән матур сүзләренә ышанып, торт алып сыйлармын дип вәгъдә иткән идем үзеңә. Әмма апрельнең 27сендә үк туктаткан җылылык өчен, май аена да әле шактый гына түләү чәпәгәннәр. Болай булгач, ашказанкаем, тортны тагын бераз көтәрсең инде. Каешны кысып бусак, түзәрбез бит, иеме? Мин генә түгел, ил белән бергә шулай. Биш-алты мең сум пенсия алучы әби-бабайларга рәхәт дисеңме әллә?!
Чегән аты кебек, ач торырга өйрәнгәч кенә аяк сузмасак, яшәрбез әле. Әнә, тараканнарны, кандалаларны агулаган саен, үчләшә-үчләшә тагын да күбрәк үрчиләр. Без алардан киммени! Химия төтененә тончыкмаганны, сыйфатсыз ризыкка гына бирешеп тормабыз инде анысы...
Илһамия Гаффарова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: