Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Агачлар өстенә кар эттерелмәсме

Безнең республикада 2013 ел - "Экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы" дип игълан ителгән иде. Бу зур, җаваплы чарага урамда куак-агач утырту гына кермидер бит? Иң элек, елга-күлләрне пычрактан арындырырга, аларны чиста тотуга игътибар бирелергә тиеш иде кебек. Ни кызганыч, бу турыда берәү дә уйламады, шунлыктан бернинди чаралар да күрелмәде....

Безнең республикада 2013 ел - "Экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы" дип игълан ителгән иде. Бу зур, җаваплы чарага урамда куак-агач утырту гына кермидер бит?
Иң элек, елга-күлләрне пычрактан арындырырга, аларны чиста тотуга игътибар бирелергә тиеш иде кебек. Ни кызганыч, бу турыда берәү дә уйламады, шунлыктан бернинди чаралар да күрелмәде.
Соңгы елларда Аккош күленә матур кошларыбыз күпләп кайта. Анда аккошлар гына түгел, кыр үрдәкләре һ.б. да кайта, оя корып, бала үстереп китәләр. Машинада Зәй елгасы күпереннән үтеп йөрүчеләр ул күлдәге матурлык белән хозурлана, рухи ләззәт ала.
Әлеге күлне кеше рәтенә кертергә күптән кирәктер инде. Коммерция белән бәйләгән башка эшләр бик тиз эшләнә бездә, әнә шундый табигать бүләк иткән мирасны саклап калу, үзебездән соң яшь буынга калдыру турында уйлаган кеше юктыр сыман.
Агачлар күп утыртылды. Бу эшкә иң беренче булып идәрәче компания хезмәткәрләре һәм йортлар буенча җаваплы кешеләр кереште. Утыртуын да утыртылды, машина белән алып килеп булмаса да, чиләкләп ташып су да сибелде. Ләкин күңел үз урынында түгел. Ник дисезме?
Кышын яуган кардан урамнардагы юллар сәгате-минуты белән чистартылмыйча, ашык-пошык кына юл читеннән эчкәрәк эттерелүен барыбыз да беләбез. Әгәр улхәл киләсе кышта да кабатланса, бу көздә утыртылган агач-куаклар кар астында калып, сынып бетәчәк, язга аларның бик сирәге, санаулысы гына исән калачак.
Бездә бит бик күп нәрсә кампаниячел төстә эшләнелә, гадиләштеретеп әйтсәк, "миннән киткәнче, иясенә җиткәнче" дип кенә. Шәһәр хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкчеләр моны үз күзәтүләрендә тотсыннар иде.
Әгәр дә барыбыз күмәк төстә утырткан ул куак-агачлар үсеп китә алсалар, буш урыннар да, тапталып изелеп беткән җирләр дә яшәреп, ямьләнеп китәр.
"Яшел дулкын" барышында Тынычлык урамындагы үзебезнең 83нче йорт ишегалдында ике дистәдән артык яшь үсенте утыртылды, ә микрорайоныбыздагы яшеллеккә барлыгы 500дән артык яшь агач өстәлде.
Шулай да, экология елында табигать һәм Җир-ана каршындагы бурычыбыз тулысынча үтәлде дип әйтсәк, хата булыр. Шәһәрдә алабута һәм сарут үсеп утырган газоннар, үләне чабылмый калган буш урыннар аз түгел. "Яшел дулкын" башлангычы сөендерсә дә, башкарылмаган эшләр күңелгә тынычлык бирми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X