85 яшьтә – беренче китабы
Шөкер, каләм ияләре аз түгел бездә, «Кама таңнары» әгъзалары да бер-бер артлы яңа әсәрләр бастырып кына тора. Тик бу юлы гаҗәпләнерлек тә шул: шушы араларда беренче китабын чыгарган мәгариф ветераны Суфиян ага Минһаҗев сиксән алты яшен тутырып килә.
Сөенчене Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов алган. Бу очраклы түгел, типография юлын ул таптады һәм менә 14 октябрьдә яңа «табадан төшкән» китапларны Казаннан да ул алып кайтып бирде. Туры килүен кара инде, әзер булуы хакында нәкъ Укытучылар көне алдыннан хәбәр иткәннәр. 60 ел гомерен мәгарифкә багышлаган якташыбыз өчен үзенә бер бүләк дияргә була!
Суфиян Минһаҗевның «Җилкәнеп яши күңел» дигән китабы унбер бүлектән тора. Аксакаллар шурасы әгъзалары арасында иң өлкәне буларак, элекке чараларны бер-бер артлы искә төшергән. Аеруча татар телен саклап калу вәзгыятенә игътибары зур, Муса Җәлил һәйкәлен төзүнең бик озакка сузылуына борчылганы күренә. Шуның кадәр яшәп тә җинаять кылуларның кимүгә барачагына һаман ышана. Бу фикер күктән төшмәгән, ә күзәтү нәтиҗәсе, чөнки 40 ел 1нче колониянең кичке мәктәбендә тоткыннарга тарих укыткан. Шурада тәрбияви юнәлешкә басым ясавы да шуннандыр, гаилә кыйммәтләрен саклауны, мәктәптә камил үсеш бирүне, сабый чактан гореф-гадәтләребезгә хөрмәт уятуны төп бурычыбыз дип саный. Сугыш чоры баласы ул, шуңа да, мәктәп очрашуларында калайдан кисеп ясалган каләм белән гәҗит кырыйларына язганнарын, дүрт елга бер итле аш тәтегәнен искә төшерми калмый. Бүгенге буынга аның балачак хатирәләре кызык, авыз ачып тыңлыйлар...
1965 елда гаиләсе белән Түбән Камага килеп төпләнгән еллардан диярлек Суфиян Минһаҗев татар матбугатына язып килә. Шунысы куанычлы, Россиянең атказанган укытучысы әлеге китабына, нигездә, «Туган як» газетасында төрле елларда басылган язмаларын җыйган. Аларда гадәти вакыйгалар аша тормышта, мәгарифтә, милли мохиттә күзәтелгән үзгәрешләрне тасвирлаган.
Теле бик гади, туган ягының җирле сөйләме гаять оста үрелеп киткән, ә гомер итү күзлегеннән җиткерергә теләгән фикерләре үтә дә гыйбрәтле. Гаиләләрнең яртысы диярлек таркалуы сәбәпләрен, хыянәтнең ачы язмышка китерүен, кеше бәхете бәрабәренә бәхетле булу мөмкин түгеллеген ачып бирә. Яхшы кешеләр белән соклана, әнә бит, бер чордашының алты улы да хәрби хезмәт үткән, икенче язмасында трамвайда баручылар бер бабайның чәчәк бәйләме күтәреп хастаханәдә ятучы әбисен гомер юбилее белән котларга баруына сөенеп утыра, ә районыбызның бер авыл мәктәбендә саф татарча сөйләшүләрен, парталарда шаян малайлар кулы сырлаган язу-сызу да булмавын күреп кайткан ...
Шөкер, бүген дә Суфиян ага яңа яз сулышының тәмен тоеп, көзләр хозурлыгына куанып, яңа эшләргә күңеле җилкенеп яши, бары яхшыга өметләнә. Үзе күргән кызыклы хәлләрне китабында аерым бүлеккә туплаган, җор телле ул, тик кирәк урында җитди мәсьәләләрне катгый итеп күтәрә белә. Әйдә, алга таба да шулай булсын, «Туган як»та язмалары даими чыгып тора, икенче китабы да озак көттермәсен дип телик!
Әлфия ХАФИЗОВА.
Фото С. Минһаҗевның шәхси архивыннан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев