Туган як

6 гомер бәясе 16 мең бурычмы?

Унышар көнгә сузылган кышкы бәйрәмнәрнең эш кешесенә һич тә кирәге юк. Авыл халкы дөрес аңласын, аларны һич тә үзебез кебек андый мәҗбүри ялкаулык ялына тарыган шәһәр хөрәсәннәре исемлегенә кертүем түгел. Бәйрәм итәр өчен ике-өч көне дә бик җиткән, югыйсә. Совет чорында халыкны Яңа ел каникуллары белән бозмадылар бит. Шуңа күрә...

Унышар көнгә сузылган кышкы бәйрәмнәрнең эш кешесенә һич тә кирәге юк. Авыл халкы дөрес аңласын, аларны һич тә үзебез кебек андый мәҗбүри ялкаулык ялына тарыган шәһәр хөрәсәннәре исемлегенә кертүем түгел. Бәйрәм итәр өчен ике-өч көне дә бик җиткән, югыйсә. Совет чорында халыкны Яңа ел каникуллары белән бозмадылар бит. Шуңа күрә дә Яңа ел бәйрәмендә хәзерге кебек бөтен илне тетрәткән, безнең Татарстанның Лениногорски районындагы шикелле, матәм игълан итәргә этәргән фаҗигаләр дә булмады дип беләм.

Әлеге районның Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төнендә бер өйдәге янгында биш бала белән аларның 27 яшьлек аналары янып үлгән. "Сожителе", тән тиресенең 70 проценты янып, дәваханәгә илтелгән. Аналары эчкечелектән кодлаштырылган булгач тагын ни көтәсең инде дип, бар гаепне ата-анага өйсәң дә, иң олысы ун яшьтә булган биш сабыйны терелтеп булмаячак инде. Бу урында тагын шул совет чорын искә төшерәм инде. Гәрчә, "совет заманы", "партиянең нык кулы" дигән сүзләр хәзерге җитәкчеләр өчен - киртә җимереп чыгып, күзен алартып чапкан үгезне тагын да котыртып җибәргән кызыл чүпрәк төсле тоелса да... Совет елларында эчкече аналар, эшсез ятучылар һәм тәрбия тимәгән балалар булмады. Эчкечеләр урыны - ЛТПда, ә эш сөймәсләр исә әрәмтамаклык (тунеядство) өчен җинаять җаваплылыгына тартыла иде. Боларның барысы да - хәзерге заманның үз кесә калынлыгы гына төп баш авыртуы булган җавапсыз җитәкчеләр түгел, ә үз акыл көче белән һәм эш күрсәткәнлектән югары вазыйфалар ышанып тапшырылган, совет халкы ихтирамына лаек чын җитәкчеләр күрсәтмәсе буенча эшләнде...

Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырылып (соңгысы декабрь азагында, ягъни газ күптән өзелгәннән соң гына!), аналарына ныклап аңлатылды дип, җитәкчеләрнең үзләрен аклаулары бер хәл. Ни өчен салкын бер вакытта, газ өчен 16 мең сум бурычлары җыелган дип, газны өзәргә иде?! Кулдан ясалган электр приборлары кулланып өйне җылытуга калгач, юк инде ул, әмма яшь ата белән ананың уй-фикерләү дәрәҗәсе андый ук була алмый, гомер иткәннәр аңлыйдыр. Ә хәзер үлчәү тәлинкәсенең бер ягына шул 16 мең сумны салып карагыз, ә икенче ягына - алты гомерне...

Юк, һич тә бурычлы кешеләрне аклап язуым түгел, әмма бурычны кайтару бәһасе акыл ирешмәс дәрәҗәдә кыйммәткә төшкән шул.

Эш узгач, акыл сатудан файда юк, әмма совет чорыннан аермалы буларак, хәзерге вакытта гади кеше - үз проблемасы белән үзе япа-ялгыз калдырылган һәм, өстәвенә, һәртөрле түләүләр чокырына төртеп төшерелгән хокуксыз ярымкол тереклегенә дучар ителгән. Кайсы гына тармакны алсак та, Россия иленең куәтле СССР чорыннан калган хуҗалыгы тузып, таушалып беткәнен күрәбез: җир асты коммуникацияләре тәмам искергән, ә урамнарындагы юлларда асфальт әсәре дә калмаган шәһәрләр; салон тулы кешеләр белән, әле бер төбәкнең, әле икенчесенең күгендә һәлакәткә юлыгып торган самолетлар (андый фаҗига 2013 елда үз Казаныбыз күгендә дә булды), ут ялмап алган картлар йортлары, дәваханәләр... Кем боларның киресен исбатлый ала? Илебез яки үзе хакында "андый хәлдә түгел", дип әйтүчеләр табылса да аз булыр, аларының урыннары - эреле-ваклы җитәкчелектә яки эшмәкәрлектә (хәер, эшмәкәрне салымнар богавы чорнаган).

Телсез-тешсез һәм тамак хакына эшләүче ярымколга әйләнүебезгә үзебез гаепле кебек. 1991 елның 25 декабрендә Мәскәү Кремленең флагштогыннан СССРның дәүләт байрагы төшерелеп, аның урынын карчыга башлы Россия флагы алган минуттан башлап, без барыбыз да бүгенге хокуксызлыкка һәм хәерчелеккә китергән тайгак юлдан атладык. Күпләребез илдә ни-нәрсә эшләнгәнен дә аңламыйча, АКШ җибәргән хәзерлекле йөзләгән киңәшче җырын кабатлаучы исерек Ельцинның бугазыбыз тыгылырлык хәлгә җиткәнче демократия, азатлык вәгъдә итүенә алдандык. Россия дигән яңа ил җитәкчесен юнәлтә торган дилбегәне кулларына чорнап тоткан америкалы киңәшчеләр мәкерле булу өстенә, күпмилләтле ил халкына нәрсә җитмәгәнен дә бик яхшы аңлаганнар шул.

Азатлык таләп иткән СССР халкы, чыннан да, бүгенге көндә теләгенә иреште - без бөтен нәрсәдән дә азат - бушлай квартир алудан да, акча түләмичә югары белемгә ия булудан да, акча чагармыйча гына дәваланудан да; хәтта үз хезмәтебезгә тиешенчә хезмәт хакы алудан да. Шул ук вакытта вазыйфа-бурычларыбыз артканнан-арта бара: бәйдән ычкындырган котырган этне хәтерләтә торган "квартплата"лар; краннан ага торган эчәргә яраксыз су өчен түләүләр; бәдрәф зурлыгындагы лифт кабинасында 48әр-70шәр квадрат метрлы квартирың белән бергә "утырып" йөрергә дучар ителүләр; анасы сөтеннән башка азык барлыгын да белмәгән яңа туган сабый исәбеннән дә каты көнкүреш калдыгы өчен акча каерулар һ.б. башка сыймаслык башбаштаклыклар... Кыскасы, узган гасырның туксанынчы елларында без ачыгавызлар иленә килгән әнә шул азатлыкның кадерен белеп көн итик инде...

Иң мөһиме, Яңа ел бәйрәме ялларында Лениногорск ягында һәм илнең башка төбәкләрендә булган фаҗигаләр озын ялларын чит илләрдә уздыру гадәтенә ия булган кадерле түрәләребезне һәм төрле дәрәҗә җитәкчеләрне генә урап узсын. Алар булмаса, бүгенге көн азатлыгын бар тулылыгы белән тояр мөмкинлеккә һич тә ия була алмабыз...

Фирая МОРАТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: