Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

30 еллык тарихыбыз бар

Кама Аланындагы 1нче мәктәпнең 30 еллыгы уңаеннан, «Чулман-Су» кинотеатрында укучылар, укытучылар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы кичә уздырылды. Заманча бизәлгән залның халык белән шыгрым тулуы - поселокта безнең мәктәпнең тоткан урынына ачык дәлил. Бәйрәм мәктәп директоры Фәнис Мостафинның бу тантанада катанашучыларны, чакырылган кунакларны котлау сүзләре белән башланып китте. Ул хәзерге...

Кама Аланындагы 1нче мәктәпнең 30 еллыгы уңаеннан, «Чулман-Су» кинотеатрында укучылар, укытучылар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы кичә уздырылды. Заманча бизәлгән залның халык белән шыгрым тулуы - поселокта безнең мәктәпнең тоткан урынына ачык дәлил.
Бәйрәм мәктәп директоры Фәнис Мостафинның бу тантанада катанашучыларны, чакырылган кунакларны котлау сүзләре белән башланып китте. Ул хәзерге заманда мәктәп тормышының укучылардан, ата-аналардан, укытучылардан, шәфкатьле иганәчеләр һәм җитәкчеләрдән башка гөрләп тормавын ассызык-лады. Шул уңайдан, педагог-лар коллективы исеменнән, безнең мәктәпкә капиталь төзекләндерү ясарга булышкан Татарстан хөкүмәте җитәкчеләренә, төрле мәсьәләләрдә олы ярдәм күрсәткән дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевкә, Кама Аланы поселогы башлыгы Александр Павловка рәхмәтләрен белдерде.
Үз чиратында, Александр Павлов залда утыручыларны мәктәбебезнең уңышлары, коллектив алдында торган бурычлар белән таныштырды. Гомерләренең егерме биш елдан елдан артыгын балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог-лар Руфия Габдрахманова, Ләйсән Сәгыйрова, Резидә Сәхипова, Рауза Сәлахова, Фәния Сибгатуллинага һ.б. Мактау хатлары тапшырды.
Әлбәттә, мәктәп гөрләп торсын өчен, аның бар яктан да мактанырлык укучылары булырга тиеш. Ә 1нче мәктәп коллективының бүген мактанырлыгы бар. Укучылар, укытучылар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашып, мәктәп, район, республика данын яклыйлар, тарих битләрендә данлы исемнәрен калдыралар. Тантанада боларның һәммәсе турында зур горурлык хисләре белән искә алдылар.
Тантананы алып баручылар мәктәпнең барлыкка килүеннән алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихы белән таныштырганда, экранда кадрлар алмашынып торды. Мәктәп бүген зур үзгәрешләр кичерә: капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә, тәрәзәләр, ишекләр, җылыткычлар, яктырткыч лампалар алыштырылды, бассейн яңадан сафка басты, актлар залы яңартылды, коридорлар буялды. Боларның һәммәсе тагын да ныграк тырышып эшләргә рухландыра. Укытучылар моңа һәрвакыттагыча әзер, 1нче мәктәптә вакыт белән хисаплашып тормау-чы, ярдәмчел һәм иҗади коллектив эшли. Педагоглар һәртөрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен күрсәтәләр, бу юбилей кичәсендә дә алар җыр-моңга булган осталыклары белән сокландырдылар.
Тантанага Казаннан махсус кайткан Бакировлар турында аерым әйтү дөрес булыр. 1984-1990 елларда директор булып эшләгән Альберт һәм абыйсыннан соң, 1990-1994 елларда мәктәпне үз кулына алган Тәлгать Сәйфулла уллары инде безнең арабызда юк. Ә шулай да олы җанлы ике ир туганнары - Рөстәм һәм Равил Бакировлар, аларның балалары, мәрхүм туганнарының хакларын зурлап, шушы тантанага кунак булып килгәннәр иде. Бу гаилә үзләренең юбилейдагы чыгышлары белән халыкка олы әхлакый тәрбия үрнәге күрсәтте. Бары тик чын туганнар гына халык алдында берсен-берсе шулай олылый, мактый беләдер!
Коллектив бу тантанага бик зурлап, ныклап, җентекләп әзерләнгән, һәр чыгыш җыр, бию шигъри юллар белән үрелеп барды! Әлбәттә, тантананың шулай бер тында, күңелле итеп узуында кинотеатр җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, «Калейдоскоп» бию коллективы (җитәкчесе Надежда Кочурова) ярдәм итте. Мәктәп коллективы бу тантананы уздыруга ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт хисләрен юллый.
Юбилей мәңге онытылмаслык зур вакыйга булып хәтердә сакланыр, ә хәзер -
дәресләр аша укучыларыбызга ныклы белем бирүне, төрле чараларда балаларга дөрес тәрбия бирүне максат итеп куйган мәктәбебез үзенең гадәти эшенә чумды.
Гөлчәчәк ГӘРӘЕВА,
Кама Аланындагы 1нче мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев