Туган як

26 апрель: «Туган як»ның беренче саны чыгуга – 30 ел

Елы гына түгел һәр ае зур үзгәрешләр алып килгән хәзерге заманда 30 ел аз вакыт түгел.

Кулымда азрак саргая башлаган фоторәсем... Аклы-каралы фотокәгазьдә ясалган фоторәсем... Бу – «Туган як» редакциясе коллективы күмәк җыелып төшкән беренче фоторәсемдер, мөгаен. Аның әлегә кадәр бер мәртәбә дә матбугатта басылганы булмады. 1991 елның май аенда – газета чыга башлауга бер ел тулу һәм Матбугат көне уңаеннан – табигать кочагына җыелып чыккан көн иде ул. «Туган як»ның беренче саны 26 апрельдә чыккан булса да, без ул елны «юбилей»ны бераз соңрак, көннәр җылыткач билгеләп үттек.

Тарихи фото... Ул көннән соң 29 елга якын вакыт узып та киткән. Ә үзе кичә генә булган кебек. «Тарихи» дидем дә... Ә бит, чыннан да, ул еллар гына түгел, ул чактагы газета чыгару технологиясе дә инде күптән тарихка кереп калды ләбаса...
Шулай да, 90 еллардагы редакцияне ачык хәтерлим. Әле тегендә, әле монда кабинет ишекләре ачылып-ябыла... Бүлмәләрнең кайберләрендә кемнәрнеңдер эшлекле әңгәмә корганнары ишетелә... Кайсыдыр журналист, кабинеттан йөгереп чыгып, «задание»гә ашыга... Төп ишектән ара-тирә кешеләр кереп чыккалый, кайберләре кабинет ишекләренә язылган язуларны укып, кирәкле кабинетны озаклап эзли...Текст җыючылар утырган бүлмәдән «машинка» клавиатурасы төймәләренең шакылдаганы, анда эшләүче кызларның ара-тирә сөйләшеп алулары һәм тыелып кына көлешкән тавышлары ишетелә... Әнә фотограф, әле яңарак кына кибәргә өлгергән пленка бәйләмен сак кына тотып, редактор ишегенә юнәлә... Редакциянең машина йөртүчесе, бер кочак конвертлар күтәреп, хатлар бүлегенә кертә... «Туган як» газетасы редакциясен узган гасырның 90 еллар башында – моннан нәкъ 30 ел элек – әнә шулайрак күз алдына китерергә булыр иде...
Вакыт аккан су кебек – сизелмичә дә уза. Ул еллар инде күптән ерак үткәннәрдә калды. Бары тик шул елларны искә төшереп, иске газета тегелмәләренең саргайган битләре генә саклана. Хәер, 30 ел эчендә җәмгыятьтә дә нинди генә үзгәрешләр булып бетмәде! Тарих өчен бик аз вакыт булса да, илдә барган иң зур үзгәрешләр, реформалар нәкъ менә шушы 30 елга туры килде ләбаса...
Ул вакытта хәзерге шикелле компьютерлар да юк иде әле. Компьютерсыз һәм «айфон»нарсыз бу дөнья туктап калыр иде, дип уйлаучы яшь буынга никадәр генә гаҗәп тоелмасын, без ул чакта компьютер дигән нәрсәне ишетеп кенә белә идек, ә үзен күргәнебез дә булмады. Редакциядә эшләүче хәбәрчеләр мәкалә текстларын кәгазьгә ручка белән язалар иде. Башка редакцияләрдә ничек булгандыр, ул чакта «Туган як»та текстны «машинка» белән үзе җыючы журналистны хәтерләмим. Без мәкаләләрне ручка белән язып, машинасткага тапшыра, ә бик ашыгыч булганда, аңа әйтеп торып яздыра идек.
Дөрес, мәкаләне машинкада бастырдың да, эш шуның белән бетте, дигән сүз түгел әле. Мәкалә үзеннән-үзе газетага кереп урнашмый. Редакциянең дә үзенең «эчке кухня»сы бар. Гомумән, мәкаләләр газета битләрендә урнашып, укучыга һәркем күреп ияләнгән гадәти газета булып барып ирешсен өчен, күп юл узарга тиеш...
1990 елларда газета, аеруча катлаулы технология белән, кургаштан коелган хәрефләр ярдәмендә басыла иде типографиядә. Ә шәһәр типографиясе ерак түгел, редакция урнашкан Актүбә урамы 6 а йортның түбәнге беренче һәм икенче катларында гына урнашкан. Ул чакта анда булган полиграфия җиһазларын хәзер музейларда гына очратырга мөмкин инде.
Машинкада җыелган текстларга башта журналист, соңыннан редактор төзәтмә керткәч, аны астагы катка – типографиягә төшерә идек. Анда биеклеге идәннән түшәмгә кадәрле «линотип» дип аталган зур машиналар бар иде. Текст юлларын кургашка эретеп коя торган полиграфия җиһазы ул. Линотипта эшләүче типография хезмәткәре, текстны кабат җыя һәм ул текст кургашта аерым юллар булып чыга. Кургаш шрифтлы текстны кәгазьгә күчереп, мәкаләнең «оттиск»ын ала иделәр. Оттисклар җыелмасы «гранкалар» дип атала. Аны кабат тикшерү, өстәмә төзәтмәләр өчен редакциягә тапшыралар. Шуннан соң җаваплы сәркатип, редактор биргән план буенча, махсус макет кәгазендә газетаның макетын сыза иде. Анда текстлар да, фотосурәтләр дә махсус билгеләр белән, шартлы рәвештә күрсәтелә. Макетны кабат типографиягә биреп, андагы верстальщик, шуңа карап, газетаны калыпка сала – газета битләренең (полосаларның) оригинал-макетын ясый, ягъни текстларны, фотосурәтләрне, бизәү элементларын, мәкалә башларын урнаштыра. Бу эшне редакция хезмәткәрләре түгел, ә типография хезмәткәре башкаруын да искәртү урынлы булыр. Тагын шунысы да бар, «верстка» ясалган калыпта фоторәсем урыннары буш калдырыла иде. Фотоларны типографиядә газета басучы егетләр аерым позитив фотопленкага ясыйлар иде.
Калыпта «верстка» ясалган газета макетының күчермәсен махсус җайланмада кәгазъгә алгач, аны корректор тагын бер мәртәбә тикшерә, укый. Хаталы сүз юлларын линотипта кабат кургаштан коеп, үз урыннарына куялар. Редактор укыгач, төзәтелгән полосаларны типографиягә тапшыралар. Ә аннан соң пленкага һәм махсус пластинкага күчерәләр. Соңыннан газета басу машинасының барабанына урнаштырып, анда газетаны күбәйтеп бастыралар. Шулай итеп, ул кулга тотып укырлык гадәти газетага әверелә...
Ни өчен мин моны шулай тәфсилләп яздым соң? Югарыда телгә алынган газета чыгару технологиясе инде күптән тарихта гына калды. 30 ел эчендә җәмгыятьтә зур үзгәрешләр булган кебек, полиграфия системасы да әйтеп бетермәслек зур үзгәрешләр кичерде.
Әле узган гасырның 90нчы еллар уртасында ук, сирәк кенә оешмаларага әкренләп компьютер техникасы үтеп керә башлады. Шулар белән берлектә редакцияләр, типографияләр дә компьютерлар ярдәмендә эшләүгә күчте. Беренче мәртәбә компьютерны күргәч: «Монда ничек эшлиләр икән? Газетаны ничек чыгаралар икән? Газета битләре кайсы җиреннән чыга икән?» – дип, гаҗәпләнеп сөйләшкәнебез әлегечә хәтеремдә. Ләкин тиздән бу заманча техниканы, анда эшләү программаларын, газета чыгару технологиясен үзләштереп, аның уңайлы якларын тиз аңлап алдык. Ә иң кызыклысы, газетаның оригиналмакетын ясаучы «верстка» дигән нәрсәне, компьютер дип аталучы шушы кечкенә акыллы машина да башкара ала икән ләбаса. Хәзер инде олы-олы линотиплар да, кургашка коелган хәрефләр дә кирәк түгел...
Гомер аккан сулар кебек, диләр... Чыннан да, бик тиз уза ул... Өч дистә ел эчендә газетаны гамәлгә куючылар башта шәһәр һәм район хакимияте булса, 2000 еллар башында ул «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте, ә 2016 елдан башлап, «ТАТМЕДИА»ның Түбән Кама-информ филиалы составына кертелде.
Шушы утыз ел эчендә редакция коллективы да бик зур үзгәрешләр кичерде. Бик күп кешеләр эшләде анда. Алар төрле елларда, төрле вазифалар башкарсалар да, һәрберсе үз урынында «Туган як»ны, татар матбугатын үстерүгә үзләреннән бик зур өлеш керттеләр. Шушы утыз ел эчендә «Туган як»та хезмәт куйган кешеләр берничә дистәгә җыела. Бүгенге юбилей көннәрендә аларның исемнәрен санап чыгу урынлы булыр. Чөнки корреспондент булып эшләүчеләрнең газетада фамилияләре еш күренсә дә, гәрчә хезмәтләре аларныкыннан ким булмаган, шуңа да карамастан, исемнәре газета битләрендә бер мәртәбә дә күренмәгән хезмәткәрләр дә байтак булды редакциядә. Түбәндә аларның фамилияләрен башкарган вазифаларына карап түгел, ә алфавит тәртибендә бирәбез: Афзалова Ландыш, Әхмәтшина Ләйсән, Әхмәдуллова Рушания, Әһлиуллина Илһамия, Вафина Эльмира, Вәлиева Гамбәрия, Гайнетдинов Индус, Гаффарова Илһамия, Галләмова Лилия, Госманова Гөлназ, Рафис һәм Фәнгиз Гәрәевләр, Дәүләтшина Зөлхия, Дәүләтшин Илнур, Ермаков Федор, Заһретдинова Лилия, Закирова Мәхмүдә, Зәкиев Рәмис, Имамов Фәрит, Касыймов Хатип, Лотфуллина Фирдәвес, Макаров Михаил, Мөхәммәтханов Айрат, Мәрдәншин Разыйм, Миңнеханов Фәнил, Моратова Фирая, Низамова Лилия, Нуретдинова Мәрфуга, Садриева Мәрфуга, Туктарова Фәнүзә, Хәмәтшин Илдар, Ханнанова Гөлфия, Ханнанов Назиф, Фәррахова Ләйсән, Хәмидуллина Кафия, Хәйруллин Ринат, Шадрин Виктор, Шалафаева Гөлназ, Шәрифуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Миләүшә, Шиһапов Илфак, Юнысов Җәүдәт, Исмәгыйлева Диләрә. Аз вакыт һәм бер елдан да кимрәк эшләгәннәр бу исемлектә юк, шулай булса да хезмәтләре өчен аларга да рәхмәтебез зур.
Әле шуңа өстәп, редакция белән даими элемтәдә торып, газетаны тирән эчтәлекле итү өчен үзләреннән шактый өлеш керткән штаттан тыш хәбәрчеләребез дә байтак булды шушы өч дистә ел эчендә. Аларның һәрберсен санап чыгу һич мөмкин түгел. Фамилияләрен язу өчен үзенә бер газета бите кирәк булыр иде. Шушы юбилей көннәре уңаеннан аларның барчасына хөрмәтебезне җиткерәбез һәм зур рәхмәт белдерәбез.
Хәзер инде арабыздан киткән газетаның беренче редакторы Федор Ермаковны, җаваплы сәркатип Кафия Хәмидуллинаны, хәбәрчеләр Хатип Касыймов, Разыйм Мәрдәншин, Фәнил Миңнеханов һәм Илфак Шиһаповны шушы юбилей көннәребездә аерым искә аласым килә. Татар матбугатын үстерүдә аларның өлешләре дә әйтеп бетергесез зур булды. Исемнәре күңелләребездә озак сакланыр. Урыннары җәннәттә булсын!
30 ел матбугат өчен әллә ни күп вакыт та түгел кебек. Ләкин елы гына түгел һәр ае да зур үзгәрешләр алып килгән хәзерге заманда, бу вакыт аз да түгел. Соңгы берничә дистә ел эчендә җәмгыятебездә нинди үзгәрешләр генә булмады! Шул вакыт эчендә «инфляция», «кризис», «дефолт» һәм тагын әллә нәрсәләрне үттек. Сөйләмебезгә бөтенләй таныш булмаган сүзләр керде... Һәм, ниһаять, безнең эшчәнлеккә турыдан-туры катнашы булган «интернет чоры»на аяк бастык. Әйе, хәзер әнә шундый алдынгы технологияләр заманында, «Туган як» та алардан файдаланмыйча кала алмый. Беркемгә дә сер түгел: электрон системаларны файдалану мәгълүмат тапшыруда оперативлыкны арттыра. Хәзерге вакытта басма массакүләм мәгълүмат чаралары, әкренләп электрон челтәрләрне яулый башлады инде. Әлбәттә, бу кәгазь басмадагы газеталар, журналлар бетәчәк, мәгълүмат тапшыру тулысынча виртуаль нигезгә күчәчәк, дигән сүз түгел. Ләкин, бүгенге көн таләбен исәпкә алып һәм, әлбәттә, мәгълүмат тапшыруның иң оператив ысулы буларак, «Туган як» та электрон мөмкинлекләрдән киң файдалана. Безнең бүгенге көндә интернетта рәсми сайтыбыз бар, «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә төркемнәребез уңышлы гына эшләп килә, шуларга өстәп, һәрбер хезмәткәребезнең шул ук челтәрләрдә үз «бит»ләре дә бар.
Тагын бер нәрсәне искәртү урынлы булыр: газетаны яңача компьютер технологиясе белән чыгаруның өстенлекләре соңгы вакытта аеручы ачык чагылыш тапты. Үзизоляция шартларында, газетаның бер-ике санын «дистанцион» рәвештә ягъни һәрберебез өйләребездәге компьютерларыбыз артында утырып чыгардык. Әгәр 90нчы еллар технологиясе белән эшләсәк, мондый шартларда газета чыгаруны өзәргә туры килер иде...
Язмамның башын фоторәсемнән башлаганмын икән, шуның белән тәмамлыйм да. Әлеге фотода, басканнар (сулдан уңга): Ф.Имамов, Г.Вәлиева, Р.Әхмәдуллова, Г.Шәрифуллина, Ф.Ермаков, К.Хәмидуллина; утырганнар сулдан уңга): В.Шадрин, Ф.Моратова, Ф.Туктарова, Фәргат (фамилиясен онытканмын), З.Дәүләтшина. Фотода ул чакта эшләгән бер кеше – фотоның авторы, редакциянең штаттагы фотохәбәрчесе Назиф Ханнанов кына кермәгән. Ул заманнарда үз үзеңне төшерү (селфи) дигән нәрсә юк иде шул әле...
30 ел, түгәрәк дата булса да, мәгълүм сәбәпләр аркасында, җыелып, бәйрәмнәр ясау мөмкин түгел әлегә. Шуңа күрә андый чараларны киләчәк көннәргә калдырыйк. Ә инде шушы юбилей уңаеннан, редакциядә элек эшләп киткән һәм анда хәзер хезмәт куючы «Туган як»лыларны һәм, әлбәттә, безгә тугрылыклы газета укучыларыбызны да, бәйрәм белән котлыйм!

Фотода: «Туган як» коллективы/ Назыйф Хан фотосы/ 1991ел, май.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: