Туган як

2 майда - Чәбия зиратында

1972 елдан бирлек ташландык хәлдә яткан Чәбия зиратын, ниһаять, узган елның җәендә өмә ясап чистартып, тәртипкә китергән идек. Ул чагында өмәгә 17-18 чәбияле килде. Үлгәннәрнең кадерен белгән ул авылдашларга рәхмәт. Чәбия зиратының шәһәр йортына (Вахитов урамындагы 2нче йортка) терәлеп үк торуы, җитмәсә, янәшәсендә машина юу урыны һәм зур кибет булуы...

1972 елдан бирлек ташландык хәлдә яткан Чәбия зиратын, ниһаять, узган елның җәендә өмә ясап чистартып, тәртипкә китергән идек. Ул чагында өмәгә 17-18 чәбияле килде. Үлгәннәрнең кадерен белгән ул авылдашларга рәхмәт.
Чәбия зиратының шәһәр йортына (Вахитов урамындагы 2нче йортка) терәлеп үк торуы, җитмәсә, янәшәсендә машина юу урыны һәм зур кибет булуы аның тагын да ныграк пычрануына китерә. Ул тирәдә чуалып йөрүчеләр зират эчен үзләренең «ял урыны»на әйләндереп, пычратып бетерәләр. Оятларын җуйган кешеләр узган ел да зират өстенә ни генә ташламаганнар иде...
Әйдәгез әле, быел да 2 майда җыелышыйк һәм Чәбия зиратын чистартып куйыйк. Без һәм балаларыбыз чистартмаса, Чәбия зиратын кем чистартыр?! Ул бит үзебезнең Чәбиядән калган бердәнбер тарихи урыныбыз!
Ирләр - балта һәм пычкы (зираттагы зур агачлар янәшәсендә үсеп чыккан чыбык-чабыкны кисү өчен), ә хатын-кыз тырма алып килсен иде. Чүп-чар тутырырга капчыклар да алып килергә кирәк булыр.
«Туган як» газетасында шушы язманы укучы чәбиялеләрнең башкаларга да шалтыратып әйтүләренә өметләнәбез. Һәм, әти-әнисе Чәбиядә туып-үскән һәркемне 2 майда Чәбия зиратына өмәгә көтәбез. Бер көн каян килеп, кая китмәгән, вакытыгызны жәлләмәгез, килергә тырышыгыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: