Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Язылучы почмагы

«Туган як»ка язылу дәвам итә

2026 елның беренче яртысына матбугат чараларына, шул исәптән «Туган як» газетасына да, язылу кампаниясе дәвам итә.

Киләсе яртыеллыкка «Туган як»ны өегезгә алдыру 1080 сум икәнен газетаның узган саннарында язган идек инде. Газетаны почта аша өй адресыгызга китертү өчен элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. 

Ә альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга, коллективтан кимендә бер дистә кеше язылган очракта) 750 сумнан, редакциянең үзенә килеп алучылар 700 сумнан языла ала. Бу очракта редакциянең үзенә килеп, яисә акча күчерү юлы белән генә язылып була. 

Булышырга теләсәгез... 
Кабат шунысын да искәртәбез: инвалидларны, пенсионерларны «Туган як» газетасына яздыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бу эш һәр елдагыча дәвам итә — язылу кампаниясе барышында, милли җанлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән, мохтаҗларны газетага яздыра алалар. Ветераннар йорты, «Без бергә» хәйрия оешмасы, «Шәфкатьлелек» үзәге, «Веста» гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге һ.б. оешмалар әгъзалары нәкъ менә шундый мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән «Туган як»ны өйләренә алдыра һәм ярты ел дәвамында, ел ахырына кадәр, шәһәребездә, районыбызда, республикада булган яңалыкларны укый ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев