Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

«Туган як» газетасы язылучылар арасында бүләк уйната

Редакция «Бүләкле чыршы» дигән акция игълан итә.

Газетага языл, чыршыдан уенчык ал һәм бүләкле бул. «Туган Як» газетасы редакциясендә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә.

Түбәнкамалылар ирләр өчен җыелма, төрле савыт-саба, башка кирәк-ярак ота ала. Болар барысы да көнкүрештә кирәкле һәм файдалы әйберләр.

«Туган як» газетасы — уникаль басма. Ул — Түбән Кама районы яңалыклары турында татар телендә сөйләүче бердәнбер басма.

Сүз уңаенда, декабрьдә газетага яхшы ташлама белән язылып була — нибары 613 сум 74 тиен. Газетага Химиклар проспектында НТР медиахолдингы бинасында язылырга мөмкин.

«Газетага язылучыларыбыз редакциягә килә һәм үзенә бүләк сайлый ала. Призлар редакциядә урнаштырылган Яңа ел чыршысына эленгән уенчыкларның артына язылган саннар буенча бирелә. Номерны чыршыга эленгән күпсанлы уенчыкларның кайсысыннан карарга икәнен газетага язылучы үзе күрсәтә.
Акция 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Без сезне көтәбез, килегез, «Туган як» газетасына язылыгыз», — дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга «Туган як» газетасының баш мөхәррире Фәрит Имамов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев