Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Түбән Каманың 2 нче гимназиясендә «Рухи мирас энҗеләре» дигән иҗат сәгате узды

Чара барышында китапханәче, укучыларга китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады.

Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары өчен «Рухи мирас энҗеләре» дигән иҗат сәгате узды. 

Чара барышында китапханәче, укучыларга китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады һәм катнашучыларга әлеге программаның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балалар татар милли мәдәниятенә хас булган кыйммәтләр, буыннанбуынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр, сәнгать дөньясындагы бөек кешеләр һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр. 

Татарстан — күпмилләтле төбәк, ул үз мәдәни катламын булдыра, анда халыклар үзара хезмәттәшлек итә, шул ук вакытта милли үзенчәлекне һәм милли колоритын саклый. Без ата-бабаларыбызның эшләре, аларның ватан һәм дөнья мәдәнияте хәзинәсенә керткән өлешләре белән горурланырга тиешбез. Балалар белән әңгәмә вакытында әнә шулар ассызыкланды. 

Чара ахырында китапханәче, орнаментларны куллану үзенчәлекләре, халык мотивларының төрләре турында сөйләгәннән соң, һәркем үзе өчен татар орнаменты — тюльпан рәсемен ясый алды. Катнашучылар орнаментларның төрләре, ясау техникасы белән таныштылар, төрле материалларны берләштерергә өйрәнделәр.

Резедә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев