Түбән Кама Үзәк китапханәсендә Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм Нурания Җамали белән очрашу булды
Үзәк китапханәдә һәрдаим «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында әдәби кичәләр булып тора.
Әлеге язмам яңа гына узган очрашу хакында. Кунакларыбыз — мәркәзебез Казаннан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Россиянең иң шәп аш-су остасы», «Иң шәп гаилә бизнесын оештыручы», «Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре» Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм Татарстананның атказанган сәнгать эшлеклесе, телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы Нурания Җамали.
Әдәбият-сәнгать сөюче дусларыбыз тарафыннан күптән көтелгән очрашуга халык күп килде. Әдәбият мәйданына яшьли аяк атлап, иҗат җимешләрен китап укучыларга бераз соңрак, тыйнак һәм сак кына тәкъдим итсә дә, Равилә ханымның «Ялантауга ай кунган» (рус телендә «Ялантау»), «Карт шомырт хатирәсе» кебек китапларын шәһәрдәшләребез чират торып укый.
Үз тормышын, әби-бабайларының тормышын чагылдырып, реаль вакыйгаларга корылган әсәрләрен укып яратырга өлгергән язучыны тамашачылар тын да алмый тыңлады. Гадилеге, тыйнаклыгы, ихласлыгы белән Равилә ханымның һәр сүзе күңелләргә үтеп керде. Аның әсәрләрендәге кебек үк, тормышы да гап-гади, әмма шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия. Ул — үзе бер тарих, үзе бер легенда. Аның күзләрендәге моң, йөзендәге нур күңелләрне җылытты.
Нурания Җамалиның чыгышы да тамашачыны битараф калдырмады. Аның һәрбер фильмы, һәрбер спектакле — безнең халыкның рухи дөньясы, аның хыяллары һәм өметләре белән сугарылган. Аның иҗаты — халыкны берләштерүче, рухландыручы көч. Аның сүзләрендәге ялкын, йөрәгендәге мәхәббәт һәркемгә күчте.
Ике талантлы шәхеснең очрашуы — күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Аларның һәр сүзе, һәр фикере безгә тормышның кадерен белергә, якыннарыбызны яратырга, үз тарихыбызны хөрмәт итәргә өйрәтте. Әлеге очрашу — безнең өчен рухи азык, күңел җылысы булды. Залда утыручы һәрбер кеше бу мизгелләрдә үзенең иң җылы хатирәләрен искә төшерде. Күзләрдә яшьләр күренде, йөрәкләрдә горурлык хисе уянды. Чөнки без — Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм Нурания Җамали кебек шәхесләр белән горурлана алабыз! Алар — безнең рухи байлыгыбыз! Рәхмәт аларга шундый җылы очрашу өчен! Киләчәктә дә безне үзләренең иҗат җимешләре белән сөендереп торырсыннар!
Мусина Гөлфия, Г. Тукай исемендәге китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев