Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Түбән Кама мэры «Шәфкатьлелек» үзәгенең 20 тәрбияләнүчесенә газеталарга язылу бүләк итте

«Нижнекамская правда» һәм «Туган як» газеталарына арзан бәядән язылу кампаниясе башланды.

Быел ул Өлкәннәр көненә багышлана. Ункөнлек 2-12 октябрьдә узачак.

«Сезнең өчен, туганнар» хәйрия марафоны кысаларында теләгән һәркем газеталарга халыкның социаль якланмаган катламнарын: ветераннарны, пенсионерларны, аз керемле гражданнарны яздыра ала. Бу чорда ташламалы бәяләр гамәлдә булачак: «Нижнекамская правда» — 741 сум, «Туган як» — 665 сум.

Дүшәмбе көнне Түбән Кама мэры Рамил Муллин хезмәттәшләрен язылу кампаниясендә катнашырга чакырды. Чакыруга 18 җитәкче теләктәшлек белдерде. Шәһәр башлыгы үзе «Шәфкатьлелек» үзәгенең 20 тәрбияләнүчесенә ике газетага язылу бүләк итте.

Газеталарга язылган һәркемгә редакция хезмәткәрләре алма бүләк итте.

Газеталарга теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яки Химиклар проспекты, 64А адресы буенча газета редакциясендә язылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев