Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Түбән Кама медицина көллиятендә студентлар белән туган якны өйрәнү буенча әңгәмә узды

Чарада журналист, язучы Марсель Зариповның тормыш юлы, иҗаты, документаль китаплары белән таныштылар.

Медицина көллиятендә студентлар белән туган якны өйрәнү буенча әңгәмә узды. Чарада журналист, язучы Марсель Зариповның тормыш юлы, иҗаты, документаль китаплары белән таныштылар. 

Якты киләчәк турында — сәясәтчеләр, үткәннәр турында — тарихчылар, бүгенге көнебез турында журналистлар кайгырта, диләр. Ләкин яхшы журналист берьюлы өчесе турында да кайгырта. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә танылган журналист, язучы Марсель Зариповның «Город особого назначения» («Махсус билгеләнештәге шәһәр») дигән документаль-публицистик китабы, автор тарафыннан бик күптән, моннан берничә ел элек язылган. Ләкин ни кызганыч, үзе исән чагында дөнья күрмәгән.

Бу китап Түбән Кама шәһәре турында. Анда фәлсәфә дә, публицистика да, икътисад белән төзелешкә кагылышлы темалар да урын алган. Шәһәргә мәхәббәт, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар... 

Белгәнебезчә, 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Камага «шәһәр» статусы бирелә. Шул уңайдан, медицина көллиятендә туган якны өйрәнү әңгәмәсе узды. Чарада студентлар язучының тормыш юлы, иҗаты, документаль китаплары белән таныштылар. Түбән Кама — күпмилләтле, бай мәдәни мираслы шәһәр. Һәм бу китапны, шәһәребез мирасының бер өлеше буларак, без сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез! 

Резедә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев