Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Табигатьне бергәләп саклыйк!

Кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.

М. Пришвин табигать турында болай дигән: «Без үзебезнең табигатьнең хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш байлыклары туплаган кояш хәзинә». 

Кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, сәгать тә, минут та яши алмый, аңа су, һава, азык, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә карата булган кебек, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. 

Балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тудыру максатыннан, шәһәребездә төрле чаралар уздырыла. Китапханәләр бу эшкә зур өлеш кертәләр. Шундый чараларның берсе — «Эко-логика, яки табигатьне ничек сакларга» исеме астында үтте. 

Чарага килгән балалар экология турында бик күп кызыклы мәгълүмат, табигатьне ничек сакларга икәнен белделәр, төрле-төрле уеннар уйнадылар, ташландык материалдан эшләнмәләр ясадылар. Алар өчен китапханәдә бүгенге байлыгыбыз, киләчәгебез — табигать турында китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Ә балаларның игътибарын аеруча кулдан эшләнгән «Табигатьне саклагыз!» исемле китап җәлеп итте. 

Табигатьне саклау — һәрберебезнең изге бурычы ул. Шуңа күрә аны күз карасы кебек бергәләп саклыйк! e Фотолар шәхси архивтан.

Ләйсән Әхмәтҗанова, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев