Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Редакциягә килеп, яки почтада...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2024 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башланды.

«Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 755 сум 94 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. 

Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 400 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 450 сум.

Редакциягә килеп язылучыларга татарча китаплар һәм журналлар да бүләк итеп бирәбез. 

Бу язылу кампаниясе барышында да «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафоны үткәрелә. Якыннарыгызны, өлкән туганнарыгызны, әти-әниләрегезне "Туган як«ка яздырсагыз, алар өчен бу зур сөенеч, олы бүләк булыр иде. Әгәр шул игелекле эшне башкарырга теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз. 

Шулай ук, гадәттәгечә, эшмәкәрләрнең, оешма җитәкчеләренең әлеге акция кысаларында хәйриячелек ярдәме күрсәтүләрен һәм газетаны сатып алуда яки аңа язылуда матди кыенлык кичерүче социаль яктан якланмаган кешеләрне — ветераннарны, пенсионерларны, аз тәэмин ителгәннәрне, инвалидларны «Туган як»ка яздыруда ярдәм итүләренә өметләнәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев