Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

«Мультик»лар яратасызмы?

Әйе, нәниләр генә түгел, өлкәннәрнең дә күбесе мультфильмнар ярата.

Алар һәркемне балачак дөньясына, могҗизалар иленә алып кайта, мультикларда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә! 

«Ну, куян, эләгерсең әле! — Ну, погоди!», күбебезнең яраткан мультфильмы. Әле күптән түгел генә узган чарада балалар нәкъ менә шушы «мультик» геройлары белән очрашты. Чара «КитапЛаб» проекты кысаларында узды һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителде! Бу матур, күңелле чарага килгән сабыйлар бераз аптырашта калдылар, чөнки аларны Бүре һәм бер түгел, өч куян белән очрашу көтә иде! 

Без бергәләп яраткан мультфильмнарыбызны һәм җырларыбызны искә төшердек, китап буенча сорауларга җавап бирдек, күңелле флешмоб биедек. Балалар үзләрен чын мультипликаторлар итеп хис иттеләр һәм «Ну погоди» мультфильмындагы яраткан геройларын сурәтләделәр. Соңрак, күмәк көч белән, «Бүре һәм куянның диңгез сәяхәте» дигән китап-блокнот ясадык. 

Күңел ачу урамда эстафета уеннары белән дәвам итте. Балалар геройлар белән бергә «Боулинг», «Капчыкларда йөгерү», «Лимпопо» уеннарын уйнап, җилдәй җитез һәм өлгер булганнарын күрсәттеләр. 

Чарабыз балаларга онытылмаслык шатлыклы хисләр бүләк итте.

Лилия Гатауллина, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев