Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Бу сезонда яңалыклар күп

9 сентябрьдә Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) үзенең 29 нчы театраль сезонын ачты.

«Зур реконструкциядән соң театрда башлап җибәргән беренче сезон — безнең өчен бик мөһим вакыйга!» — дип куаныштылар хезмәткәрләр.

Бу көнне театрга керү урынына кызыл келәм җәелгән иде. Үзеңне зур йолдыз кебек хис итеп, дулкынланып үтүе ни тора! Театрда яңа локацияләр барлыкка килде: кызыклы фотозоналар, артистлар һәм административ персоналның фотогалереясы тамашачыларда һәм килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. 

Стенада эленеп торган «Театраль сәгать» һәм «Театрга барырга вакыт» дигән язу янында хәтта чират барлыкка килде. Фойеның бер өлешендә урнашкан «Театр ярминкәсе» сәхнә арты серләре белән таныштырды, анда сәхнә макеты, костюмнар һәм аларның эскизлары, бутафория, грим цехы эше тәкъдим ителде. 

Корней Чуковский әкиятенә нигезләнгән «Мухацокотуха» спектакленең премьерасын тамашачылар (балалар гына түгел, өлкәннәр дә) «Афәрин!» дип, алкышларга күмделәр. Бу — артистлар өчен бик мөһим! Спектакльне башкаладан килгән талантлы режиссер, «Татар мәдәниятенең иң яхшы 25 яңа йолдызы» исемлегенә керүче Камил Гатауллин куйды. Октябрь аенда булачак «Ромео һәм Джульетта» премьерасын да ул сәхнәләштерә. 

Театрда тагын бер зур куаныч бар — артистлар сафына яшь буын килгән. Барнаул, Тверь, Пермь, Казан шәһәрләреннән килгән яшьләр җиң сызганып яңа премьера өстендә эшли. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин шәкерте Гөлшат Әбделмәнова үзенең Түбән Камадагы Яшь тамашачылар театрын сайлавын, балаларга булган мәхәббәте белән аңлата. Яшь артистлар Павел Матвеев, Ксения Ценева үзләрен мәктәп театры җитәкчеләре буларак та сынап карарга булганнар. 

Театрда яңа сезоннан, күп кенә башка студияләр дә эшли башлаячак. Кечкенәләр өчен татар телендә (7яшьтән алып 10 яшькә кадәр); уртанчы төркем өчен рус телендә (14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр); зурлар өчен рус телендә (18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр) шөгыльләнергә теләүчеләр килеп, үзләренең артистлык сәләтләрен сынап карый алалар. 

Яңа сезонда яңа проектлар да көтеләчәк. Барлык серләрне дә ачып бетерү килешмәс, театрны үзең барып карау мөһим! 

Роза Аникина 
Нонна Самошкина фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев