Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язылучы почмагы

Бакчада — күңелле бәйрәм

Шәһәребезнең «Умырзая» 83 нче балалар бакчасында ата-аналар белән берлектә Алмалы Спас бәйрәме үткәрелде.

Бу көнне 7.30-8.00 сәгатьтә бакча гөрләп торды. 

Шунда ук өстәлләр корып, остаханәләр оештырдылар: халык бәйрәме йолаларына ата-аналарны да җәлеп итү өчен бәйрәм открыткалары ясалды. 

Талгын гына агылган милли көйләр балаларны да, атааналарны да иҗатка рухландырды: 3-4 яшьлек балалар кызыл, сары, яшел пластилиннардан курчакларга алмалар ясадылар һәм аларны тиешле төсләргә буяп та куйдылар, 2-3 яшьлекләр исә кәгазьдән кызыл алмалар ясап ябыштырдылар. Ә менә 4-6 яшьлекләргә иң җаваплы эш — алма турап компот пешерү, кунакларны милли киемнәр киеп каршылау һәм сыйлау бурычы йөкләнде. 

Үзләре дә көтмәгәндә бәйрәмгә кушылып киткән атааналар, алма турында татарча сөйләп, белемнәрен күрсәттеләр; алмалы кәрзингә, кайнатма ясау рецептларына, Алмалы Спас бәйрәме турындагы белешмәлеккә ия булдылар. 

Күмәк чараның ахыры чәй өстәлендәге сый-нигъмәтләрне татып карау белән тәмамланды. Компот, как, повидло, пюре, кайнатма, пироглар — бәйрәм табынына барысы да алмадан ясалган тәм-томнар куелды. Бакча җимешләрен дөрес файдалана белгәндә, гади алмадан да татлы ризыклар әзерләргә була икән ләбаса. Бу көнне балалар әнә шуны күңелләренә ныклап сеңдерделәр.

Илсөяр Зарипова, 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев