Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Үзләрен җитлеккән белгечләр буларак күрсәтә

Шәһәребездә «Абилимпикс» конкурсының төбәкара этабы узды. Исегезгә төшерәбез, бу бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле булган 14-65 яшьлек кешеләр катнаша ала.

Бу юлы егетләр һәм кызлар «Автомобильләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү» һәм «Массаж ясаучы» компетенцияләрендә көч сынашканнар.
Егор Кузнецов агросәнәгать көллиятенең икенче курсында укый. Егет фикеренчә, мондый ярышта, иң мөһиме – дулкынланмау һәм белемнәрне күрсәтә алу. Егор машина двигателен сүтәргә, андагы төзексезлек сәбәбен ачыкларга тиеш. Үзе белдергәнчә, ярышларга ике атна дәвамында көн саен әзерләнгән.
Студентлар эшен тикшереп, күзәтеп торучы Александр Кайманов «Нефтехим» автотранспорт идарәсенең техник бүлеге начальнигы булып хезмәт куя.
– Биредә җитлеккән белгечләр икәнлегенә күреп инандым. Егетләр елдан-ел яхшырак әзерләнә, аларны хәтта эшкә дә чакырырга әзербез, – диде күзәтүче.
Ә массаж ясау буенча сынаулар Түбән Кама медицина көллиятендә узды. Анда катнашучылар я начар күрә, я бөтенләй күрми. Быел көллиятне 12 шундый белгеч тәмамлаячак. Белгечләр һәм укытучылар фикеренчә, мондый конкурслар студентларга зур мөмкинлекләр бирә.
– Безнең студентларыбыз«Абилимпикс» порталында теркәлгән, анда алар резюме да урнаштырган. Димәк, илнең теләсә кайсы шәһәрендә яшь белгечләргә эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр, – ди «Медицина массажы» бүлеге мөдире Ләйлә Йосыпова.
Гомумән, «Абилимпикс»та югары профессиональлек таләп ителми, кеше белгәнен күрсәтергә тиеш. Конкурс максаты – инвалидларга эш табарга ярдәм итү. Әмма ул кешеләр эшләрен шулкадәр оста итеп башкара!
Республика ярышларында җиңүчеләр Татарстан данын милли этапта яклаячак. Анысы инде онлайн-режимда узачак. Ярышучылар артыннан вебкамералар аша белгечләр күзәтәчәк. Оештыручылар фикеренчә, гадәттә, Татарстан ярышчылары үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтә.
Җиңүчеләргә килгәндә, «Автомобильләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясендә – Түбән Кама агросәнәгать көллияте, «Массаж ясаучы» компетенциясендә (студентлар арасында) – Түбән Кама медицина көллияте беренчелеккә лаек булды.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев