Туган як

Яшә һәм онытма!

Мин – XXI нче гасыр баласы. Кешелекнең туган йорты булган җир шарының матур бер почмагында яшим. Иң мөһиме: сугышларсыз илдә гомер кичерәм. Тынычлыкта яшәүнең ни дәрәҗәдә зур бәхет икәнлегенә, сугышлар турында укыгач, инанам.

Безнең илебез сугышларны күп күргән. Әби-бабаларыбыз сугышның авыр юлларын күп үткән, шул фаҗигале елларда корбан булганнары бихисап. Алар безнең бәхетле киләчәгебез, илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.
Бөек Ватан сугышы да беркайчан онытылмас. Бу сугыш турында без китаплар укып, кинофильмнар карап, ветераннарның сөйләүләреннән ишетеп кенә беләбез.
Күптән түгел зур кызыксыну белән Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле әсәрен укып чыктым. Китапта язылганнар мине тетрәндерде. Әсәрне укуы кыен, күңелгә авыр. Язучы һәм аның кебек миллионлаган кешеләр күргәннәрне, беркемгә дә күрергә язмасын. Фашизмның кешелеккә карата эшләнгән җинаяте онытылырга тиеш түгел. Ни өчен? Вәхшилек кабат кабатланмасын өчен.
«Фашизм эшләгән җинаятьләрне кеше күзеннән яшерергә мөмкинме соң? Җирдән канны юып буламы? Таш өеменә әйләнгән шәһәрләрне, кара таштан койган һәйкәл кебек морҗалары гына калган авылларны онытып буламы? Концентрацион лагерьларда, төрмәләрдә, газ камераларында үтерелгән миллионлаган кешеләр турындагы сагышларны истән чыгарып буламы? Ятим калган балаларның, ялгыз калган аналарның йөрәкләренә тирән яра булып салынган кайгыны онытып буламы?» – дип яза Нәби Дәүли.
Сугышларның кабатланмавын теләргә кирәклеген искәрткән мисалларны бик күп китерергә була. Менә шулар арасыннан тагын берсе турында әйтәсем килә. Бу турыда миңа әнием сөйләгән иде .
Мәктәптә укыган чакта, аны һәм тагын бер төркем укучыларны Белоруссиягә экскурсиягә алып барганнар. Әнинең күңеленә бик тирәнгә кереп урнашкан бу сәфәр. Аларны сугыш вакытында яндырылып, җир йөзеннән юкка чыгарылган бик күп авылларның берсенә – Хатыньга алып баралар. Әнинең ул авыл турында сөйләгәннәре әле дә хәтеремдә.
1943 елның 22 мартында немецларның карательләр отряды Хатынь авылын чолгап алган. Шаулап торган урман уртасындагы авылда, 26 йорт булган. Фашистлар барлык авыл халкын сарайга куып керткәннәр һәм ут төрткәннәр. Дөрләп янган сарайдан качарга теләгәннәрне пулеметтан атып үтергәннәр. 149 кешене (шуларның 76сы – балалар) мәңгелеккә шушы утлы тәмугъ «йоткан». Ниндидер могҗиза белән исән калган Иосиф исемле ир, бер улының көлгә әйләнгән гәүдәсен тапкан, 15 яшьлек икенче улы атасы кулында күзләрен мәңгегә йомган.
Әни сөйләгәннәрдән соң, Хатынь авылы турында үзем материаллар эзләдем. Аның урынында мемориаль комплекс төзелгән. Исән калган бердәнбер өлкән кешегә һәйкәл куелган. Бу һәйкәл кешелек трагедиясе турында сөйли.
Сугышка кадәр авылда дүрт кое булган. Хәзер алар урынына, шулай ук, мемориаль корылмалар куйганнар. Яндырылган йортларның һәрберсе урынында тимер һәм бетоннан эшләнгән капкалар – әйтерсең, алар хуҗаларын көтә.
Тын һәм мәгърур урман аланында чаң тавышы яңгырый. Кичен, фашистлар тарафыннан яндырылган авылларны хәтерләтеп, утлар яна.
Нигә? Ни өчен? Кешелек дөньясында болай булырга тиешмени? Җир шарында яшәүче һәр кеше үзенә шул сорауны бирсә, бәлки, сугышлар булмас иде. Тынычлык урнашып, туган йортыбыз гөл бакчасына әйләнер иде.
Бу сугыштан соң җиребезгә күп тапкыр ямьле язлар килгән, яшел үләннәр шыткан; алмагач, шомырт, чияләр ап-ак шау чәчәккә күмелгән; җылы яктан, сөенешеп, кошлар кайткан; сабыйлар әниләрен кочаклап елмайган. Мәңге шулай булсын иде. Туплар шартламасын, күк йөзен кара төтен капламасын, балалар һәм аналарның күз яше акмасын.
Гөлия ХӘКИМУЛЛИНА, Түбән Уратма авылы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: