Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Яр Чаллыдан килеп укый

Түбән Камадагы янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отрядында шөгыльләнүче Милана Юртаева янгын сүндерү-коткару спорты дөнья чемпионатында катнашкан.

Саратовта узган чарада «Каланча» этабында ул баскыч буйлап икенче катка күтәрелгән, 100 метрга йөгергән, хәрби җәелдерүдә яхшы нәтиҗә күрсәткән. Нәтиҗәдә, Милана шәхси зачетта икенче урын алган, ә Россия җыелма командасы составында беренчелеккә лаек булган. Кыз Яр Чаллыда яши, 9 нчы сыйныфта укый һәм көн саен Түбән Камага килеп янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отрядында шөгыльләнә.
– Безнең укучылар ил һәм дөнья буенча беренчелекне яулый. Татарстан җыелма командасының 70 процентын Түбән Камада шөгыльләнүчеләр тәшкил итә, – ди ОФПС-1 начальнигы Алексей Шаповалов.

Фото М. Юртаеваның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев