Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Яңача форматта узды

Түбән Камада Яшьләр көне чараларында 25 мең кеше катнашкан.

Көндез «Велики» паркыннан велосипед лар парады кузгалды. Йөзләрчә түбәнкамалы «тимер ат»ларында шәһәр урамнары буйлап уздылар. Иң үзгә велосипедлар хуҗалары булып Наталья Дәүләтшина, Евгений Гоголев һәм Айдар Шайгарданов табылган. «Велогаилә» исеменә Шәрәповлар гаиләсе лаек булган. Барлык җиңүчеләргә физик культура идарәсе хезмәткәрләре дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Ә «Куркынычсыз йөрү» дигән махсус бүләк 6 нчы мәктәп укучысы Илья Ждановка бирелде.

Кызыл Чишмә бистәсенең Кама яр буенда «Гараж» ярминкәсе оештырылды. Кешеләр өйләреннән кирәкмәгән әйберләрне алып килеп, сатты яки башкасына алыштырды. Акчаны түбәнкамалылар хуҗасыз хайваннар тотучы приютларга тапшырдылар.

Бәйрәмдә шулай ук ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты. Алар шәһәрнең яшьләр оешмалары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырдылар. Бәйрәм мондый форматта беренче тапкыр уза. Кама яр буеның һәр урынында нәрсә дә булса оештырылды.

Яшьләр эшләре идарәсе күп кенә интерактив һәм спорт мәйданчыклары әзерләгән. Кама яр буенда спорт күнегүләре ясау өчен ике мәйданчык оештырылды. Спортчылар шулай ук ябыгырга теләүчеләргә киңәшләрен бирде, аннары Алина Спирчагова зумба биюен өйрәтте. Егетләр һәм кызлар шулай ук урам биюләрендә ярыштылар.

Шәһәр яшьләрен Түбән Кама авыл җирлекләре дә котлады. Алар Яшьләр Сабантуе оештырды. Соңрак яшьләр алдында барабанчылар чыгыш ясадылар.

Ганс дигән җырчы исә сәхнәдә чыгыш ясаганда төрле кызыклы уеннар да оештырды. Бәйрәмне су өстендә флайбордларда йөрүчеләр дәвам итте. Hensy дигән башкаручы җырларына б арлык яшьләр кушылды. Җырчы үзе дә бәйрәмнән бик канәгать калды. Бәйрәм искиткеч күңелле үтте һәм салют белән тәмамланды.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев