Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Яңа концерты булачак

Шәһәрдәшебез, музыкант Тимур Мөстәкыймов 2011 елдан бирле Америка Кушма Штатларында яшәп, эшли. Көзен ул туган ягына кайтып зур концерт та куеп киткән иде.

Түбән Камада ул 1 нче балалар музыка мәктәбендә укыган, аннары Татарстан башкаласында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 2011 елда Америкага күченгәч, Нью-Йоркта укуын дәвам итеп, магистр дәрәҗәсенә ирешкән, хәзер Филадельфиядә доктор исемен алырга җыена.
Тимур Мөстәкыймов күп кенә конкурслар җиңүчесе, шулай ук, Америкада еш кына концертлар бирә. Быел исә, ул Кытайның берничә шәһәрендә чыгыш ясаган, һәм «Рус сонаталары» дигән беренче альбомын чыгарган.
Музыкант туган шәһәрен дә онытмый. Тимур Мөстәкыймов «Түбән Кама шәһәренең иҗади-концерт үзәге»нә хезмәттәшлек турында тәкъдим ясаган. 20 декабрьдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә зур концерт узачак. Киләчәктә мондый проектларны даими кертү планлаштырыла. (+16).

Фото Т.Мөстәкыймовның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев