Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Уңышлары белән дәлилләп күрсәтәләр

Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәкара этабы үтте.

Катнашучылар үзләрен төр-ле өлкәләрдә сынап карады. Сәнәгать робототехникасы буенча ярышлар «Кванториум» технопаркында узды.
Ярослав Полунин үз роботы эшен игътибар белән күзәтә. Хаталар булса, штраф баллары куела. Егетнең моңа кадәр «Абилимпикс» ярышларында катнашканы булган, роботлар җыярга, программа «язарга» ярата. Ярослав начар ишетә, шуңа күрә биремне аңлауда башта кыенлыклар туса да, үтәлешендә хаталар табылмаган.
– Мондый ярышлар физик мөмкинлекләре чикле булган кешенең рухын ныгыта. Алар үзләренең кирәк булуларын аңлый. Бу кешеләр эшли белә һәм эшләргә тиеш, – дигән фи-кердә «Кванториум» директоры Марина Кирпичонок.
Конкурста катнашучылар өчен өч модуль әзерләгәннәр: беренче этапта робот ярдәме белән эретеп ябыштыру эш-ләре башкарыла, икенчесендә продукциягә рәсем төшерелә һәм өченчесендә сәнәгатьтә файдалана алырлык робот
уйлап табу каралган. Осталык-ларын мәктәп укучылары да, студентлар да күрсәтә алган.
Нәтиҗәдә, мәктәп укучылары арасында начар ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Баранова җиңүгә лаек булган, студентлар арасында иң яхшы күрсәткечләр – Агросәнәгать көллияте студенты Илназ Мөхәрләмовта. Техник иҗат һәм һөнәр сайлау (профориентация) үзәге хезмәткәре А.Герасимов белгечләр арасында
беренчелекне алган. Алар барысы да Татарстан данын ноябрь ахырында яклаячак.
Педагогия көллияте студентлары да сынатмаган. Алена Плаксина –«Игромастер», ә Диана Леушина «Мәктәпкәчә тәрбия бирү» компетенцияләрендә икенче урынга лаек булган.
Фотода vk.com/kvantnk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев