Туган як

Түбән Камада җәйгә 1,3 мең мәктәп укучысын эшкә урнаштырачаклар

Быел Түбән Камада 14-17 яшьлек 1 392 баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова сөйләгән.

Балаларның күбесе үз мәктәпләрендә эшләячәк.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин муниципаль һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләрен яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда катнашуларын сораган.

“Балаларның акча эшли алсын өчен, “Муп”лар, башка предприятиеләр аша мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Мин җитәкчеләрдән бу мәсьәләгә игътибар итүләрен сорар идем. Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен өстәмә түләү өлешендә мәшгульлек үзәге аша ярдәм бар. Балаларны эшкә бәя бирергә өйрәтергә кирәк. Авылларда да мәктәп укучыларын төзекләндерүдә, территорияләрне җыештыруда, яшел хуҗалыкны карап тотуда, чәчәкләр утыртуда җәлеп итү мөмкинлеге бар. Балаларыбыз хезмәткә өйрәнсен өчен бар нәрсәдән дә файдаланырга кирәк. Бу киләчәк буынны тәрбияләүдә бик мөһим”, - дип билгеләгән Рамил Муллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: