Түбән Камада «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык иҗаты йортында «Студентлар язы-2022» фестиваленең йомгаклау гала-концерты булды. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң талантлы студентлары вокал һәм хореография өлкәсендә үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтте.
Быел фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелде.
Конкурс берничә этаптан торды, анда 500ләп студент катнашты. Йомгаклау гала-концертында төрле коллективлардан йөзгә якын кеше чыгыш ясады.
Фестиваль җиңүчеләрен котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин килде.
«Мин студент елларыма әйләнеп кайткандай булдым. Мин, сезнең кебек үк, төрле чараларда катнаштым. Шунысын билгеләп үтәсем килә, безнең яшьләр бик актив. Бүген дә бу сәхнәдә чыгыш ясаучыларның барысы да моны тагын бер кат исбатлады. Нәкъ менә алар - Түбән Каманың киләчәге. Барыгызга да иҗади уңышлар, һөнәри үсеш телим, шәһәр безне шундый яңа белгечләр белән сөендерсен».
Фестиваль нәтиҗәләре буенча гран-прига Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары лаек булды. Беренче урынны - педагогика көллияте укучылары, икенче урынны – агросәнәгать көллияте укучылары, өченче урынны Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 16:45«Гемонт» фирмасы эшчеләре, хезмәт хакы тоткарлану сәбәпле, забастовкага чыккан Түбән Камада Төркиянең «Гемонт» фирмасы эшчеләре янә забастовкага чыккан. Аларга өч ай хезмәт хакын түләмәгәннәр.5400
-
27 июнь 2022 - 13:46Гагарин урамындагы 4 нче йортта пенсионерны талаганнар 25 июнь көнне көндез Гагарин урамындагы 4 нче йортта талау очрагы булган.5700
-
27 июнь 2022 - 12:50Түбән Камада «Дюймовочка» инклюзив спектакленең премьерасы булды «Мирас» мәдәният йортында «Дюймовочка» инклюзив спектакленең премьерасы узды.4600
-
23 июнь 2022 - 09:54Заря лагерында мөселман балалары өчен смена башланды
-
16 июнь 2022 - 09:25Сабантуй мизгелләре
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә?Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?16200
-
23 июнь 2022 - 10:10Күбәләктәй очар чак...Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Әлеге мәсьәлә бигрәк тә педагогия көллиятләрендә булачак укытучы һәм тәрбиячеләр әзерләү процессында тирәнтен уйлап эш итүне таләп итә.22100
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә?Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?16200
-
24 июнь 2022 - 10:27Яңа айдан – яңача1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. hәм, әлбәттә, кимүгә таба түгел.32400
-
23 июнь 2022 - 14:15“Түбән Кама Нефтехим”ның генераль директоры һәм Башкарма комитет җитәкчесе “Сугышчан дан” музеенда булган“Нефтехимик” отряды эзтабарлары үз хезмәтләре белән “Түбән Кама Нефтехим” ның яңа генераль директоры Игорь Климов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм шәһәрнең башка җитәкчеләре белән уртаклашкан. Хәтер һәм кайгы көнендә кунаклар “Нефтехимик” эзләү отрядының “Сугышчан дан” музеенда булган.29400
-
17 июнь 2022 - 12:47Шәhәрдә олылар өчен поликлиника төзеләчәк Түбән Камада олылар өчен поликлиника төзү планлаштырыла.60400
-
22 июнь 2022 - 09:45Түбәнкамалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар 22 июньдә шәhәрдә Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы билгеләп үтелә.44700
-
20 июнь 2022 - 19:13Ульяновск шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда 400 дән артык түбәнкамалы чыгыш ясады 17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXll федераль Сабан туе узды.42800
-
17 июнь 2022 - 19:24Рамил Муллин “Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасында булган “Кама Артек” лагерында сменаның ябылу тантанасы узган. Бу уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килгән.39100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика